Логотип Идель
Бу – тема!

ҖӘЕН МӘҖБҮРИ ЭШЛӘРГӘ КИРӘКЛЕ 8 ӘЙБЕР

Килешәсездер: җәй – иң текә ел фасылы. Җиләк-җимеш, яшелчә, яшеллекне күбрәк ашыйбыз, кояшка карап сөенәбез, күбрәк хәрәкәтләнәбез, күп вакытны урамда уздырабыз. Нәтиҗәдә, әлеге айларда стресс та күпкә азрак була. Әмма бу рәхәт айлар сызгырып узып китә. Шуңа күрә җәен мөмкин кадәр күбрәк нәрсәгә өлгереп калырга кирәк. Шушы матур чорда нәрсәләрне мәҗбүри рәвештә эшләп өлгеререгә кирәк? Безнең киңәшләр әлеге язмада.

1. Пикник. Табигатьтә күбрәк ашарга тырышыгыз. Ноутбук яки телевизор каршында туклану юньлегә илтми. Ә кошлар сайравын тыңлап, кояш астында җылынып рәхәтләнеп ашаудан җәен ләззәтләнеп калыгыз.

2. Социаль челтәрләрдән ял итәбез. Җәй компьютерлар, телефоннар һәм башка гаджетлардан арыну чоры да әле. Әгәр бөтенләйгә арынып торып булмаса, мөмкин кадәр азрак кулланырга булса да тырышыгыз. Дусларыгыз белән дә офлайн тормышта аралашу яхшы булыр. Интернеттагы смайлларга караганда тормыштагы чын елмаюны күрү яхшырак бит.

3. Су янында ял итәбез. Вакытны сулык янында уздыру тынычландыра. Аңа карап кына торсаң да, үзеңне рәхәтрәк хис итә башлыйсың. Сулык дигәндә күл дә, елга да, диңгез дә була ала. Күпләрнең иң истәлекле хатирәләре дә йөзүгә, балык тотуга, сулык янында вакыт уздыруга бәйле бит.

4. Җәяү йөрибез. Автобус, машина урынына велосипедка утырырга яки җәяү йөрергә була. Берәр җиргә махсус бару мәҗбүри түгел, болай гына йөреп кайтып та була. 10 гына минут йөреп кайту да кәефне күтәрә ала.

5. Смузи эчәбез. Аны җәен әзерләү өчен мөмкинлекләр җитәрлек бит. Блендерга җиләк-җимеш, боз салабыз, сөт өстибез һәм болгатабыз. Витамин мыжгып торган эчемлек әзер!

6. Бүгенге белән яшибез. Без һәрчак каядыр ашыгыбыз, кабаланабыз. Шуңа күрә уйларны, тәртипләрне тәртипкә салырга, ял итәргә дә вакыт табарга кирәк. Бүгенге белән яшик. Табигать белән хозурланыйк, чирәмдә ауныйк, чәчәкләргә сокланыйк, саф һава сулыйк.

7. Берәр яңа спорт төре белән шөгыльләнеп карыйбыз. Комфорт зонасыннан чыгу – үсүгә, камилләшүгә бер адым.

8. Берәр нәрсә утыртабыз. Бу үсемлек тә, агач та була ала. Мондый эш тынычландыра, кәфене күтәрә.

Елга бер генә килә торган җәйнең кадерен, рәхәтен белик! Матур җәйләр сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев