Логотип Идель
Бу – тема!

ЭЛИНА КАСИМОВА: «ИСКЕ, ТАРИХЫ БУЛГАН ӘЙБЕРЛӘРНЕ ЯРАТАМ»

Исеме: Элина Касимова

Туган көне: 28.01.94

Туган җире: Удмуртия, Глазов шәһәре

Белеме: Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты, режиссер белгечлеге

Инстаграмы: @tartmada

Әлеге язманың герое – танышып аралашкач, иң җылы тәэсирләр калдыручы гаҗәеп кыз Элина. Ул гүя башка планетадан. Элина үзенең фикер йөртүе, гадәти булмаган шөгыле белән аерылып, күпләрне үзенә җәлеп итә.

Элина, савыт-саба кыйпылчыкларыннан бизәнгечләр ясау идеясе башыңа ничек килде?

 Ой, бу локдаунда ятканда башланып китте. Ул вакытта мин авылда идем.  Бакчада казыганда, мин гел савыт-саба кыйпылчыклары табыштыргаладым. Шуннан аларны җыя башладым. Ә аннары алар белән нәрсә дә булса эшли башларга кирәк дигән карар кылдым. Шулай итеп, бизәнү әйберләре килеп чыга башлады.

Синең бизәнгечләр ясавың бер шөгыль генә булып торамы?

Баштарак шулай иде. Тик акрынлап мин инстаграмда үз аккаунтымны ачтым. Кешеләр миңа яза, заказлар бирә башлады. Минем өчен бу бик гаҗәеп хәл булып тоелды. Соңрак миңа @ecologickzn / ЭкоЛогично Казань аккаунты язылды һәм хезмәттәшлек тәкъдим итте. Без савыт-саба җыю игълан иттек һәм әкренләп кешеләр ватык савытлар китерә башлады.

Нигә синең инстаграмдагы эш аккаунтың @tartmada дип атала?

Минем гаиләм татар, тик Удмуртиядә без татарча сөйләшеп өйрәнмәгән. Өйдә һәрбер әйбернең русча атамасы бар, ә тартма сүзе һәрвакыт тартма булды. Тартмада гел кирәкмәгән, урын табалмаган әйберләр ята иде. Минем шөгылем дә шуңа охшаган кебек. Миңа бу сүз бик ошый, яңгырашы да матур кебек.

Бизәнгечләр ясау нинди этапларга бүленә? Эшеңнең иң яраткан һәм яратмаган өлеше нинди?

Иң беренче этап: савыт-сабалар ватылмаган булса, аларны вату. Гадәттә, мин аларның формасын үзгәртмим, ягъни ничек ватылган, шулай калдырам. Икенче этапта мин кыйпылчыкны махсус станокта үткенлим. Әгәр керамика каты булса, мин аның почмакларын шомартам. Ә инде йомшак булса, берәр форма бирә алам. Шомарткач, нигезен эпоксидлы сумалага беркетәм. Өченче этапта инде бизәнгечләрне лак белән каплыйм. Иң авыр этап – эшләрне инстаграмда урнаштыру. Миңа калса, мин матур итеп фотога төшерә алмыйм. Иң яраткан этабым – савыт-саба кыйпылчыкларын табу. Аларны җыярга бик яратам, бигрәк тә башка шәһәрләрдә, башка илләрдә табу ошый.

Бизәнгечләрнең бәясе ничек оеша?

Чыгым материалыннан, ватык савыт-сабаларны алып кайтудан, әйберләрне ясауга, интернетка фотолар куюга сарыф ителгән вакытымнан...

Сине нәрсә илһамландыра, идеяләр каян килә?

Мин иске-москы әйберләрне бик яратам. Удмурт рәссамы, тегүче һәм оста Зоя Лебедеваның бер цитатасы бар: «Әгәр әйберләр яши ала икән, ни өчен аларга яшәтмәскә?» Миңа калса, иске әйберләрнең үз тормышы, кабатланмас тарихы бар. Мин аларга яңа тормыш бирергә тырышам, ләкин, шул ук вакытта, мине аларның моңа кадәр булган тормышлары да сокландыра. Тагын Pinterest, совет чоры китаплары, төрле төсләр белән илһамланам.

Даими рәвештә сатып алучыларың бармы?

– Әйе! Мин моңа һәрвакыт гаҗәпләнәм. Күлмәккә дә, бизәнгечләргә дә заказ бирүче кызлар бар.

Синеңчә, нәрсә модадан беркайчан да чыкмаячак?

Миңа калса, «модный» булу – үзеңә ничек ошый, шулай киенү. Трендларда нәрсә булуга, журналлар киңәшенә карамастан... Үзең ничек телисең, шулай киенү – акылсызлык түгел. Шулай итеп син үзеңнең эчке дөньяңны, холкыңны күрсәтәсең.

– Элина, сиңа эшләнмәләреңне ошата торган кызлар нинди холыклы булып тоела?

Еш кына сатып алучыларым табигатькә карата сак карашлы. Алар шундый күңелле, ачык, әдәпле һәм, бәлки, иҗадидыр да. Өстәвенә, алар мине гел хуплап торалар. Ул сүзләрдән миңа шулкадәр рәхәт!

– Бизәнү әйберләреннән тыш, син кием дә тегәсең. Элина, синең хәзер тегү машинасы белән мөнәсәбәтләрең нинди стадиядә?

Тегү белән дә мин күптән түгел генә шөгыльләнә башладым. Җәй көне мин тегү машинасын сатып алдым. Бөтенләй тегә белми идем. Башта шопперлар тектем, кышын үземә беренче күлмәкне тегеп, башкалар өчен дә тегә башларга була дигән карарга килдем. Аннары ир-ат күлмәкләрен тегә башладым, юрганнан тегелгән күлмәгем дә бар иде.

Иҗат һәм кул эшләреннән тыш син тагын нәрсә белән шөгыльләнәсең, вакытыңны нәрсәгә сарыф итү кызганыч түгел?

Мин – документаль кино режиссёры, һәм заказлар булганда, мин алардан баш тартмыйм. Скейтта шуарга яратам, бераз проза язам. Фотога төшерәм, иске китаплар, открыткалар, совет журналларын җыярга яратам...

Хенд мейд белән профессиональ рәвештә шөгыльләнергә теләүчеләргә нәрсә киңәш итәсең? Үзеңне ничек камилләштерергә?

Мин моны акча өчен эшли башламадым. Миңа әйтелгән җылы сүзләр кемнеңдер сатып алуына караганда мөһимрәк иде. Миңа бу эш, ничектер... үз булып тоелды. Барысы да шулай үзеннән-үзе килеп чыга башлады. Ә режиссура белән барып чыкмады, барысы да көч аша бирелә, канәгатьләнү юк иде. Кыскасы, мин бирешмәскә, кулларны төшермәскә һәм күңелең теләгән эш белән шөгыльләнергә киңәш итәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев