Логотип Идель
Бу – тема!

ЭЛЕКТРОМАГНИТ ДУЛКЫННАР КУРКЫНЫЧМЫ?

Бүген без физика фәне курсыннан күбебезгә яхшы таныш булган электромагнит дулкыннар турында сөйләшербез. Беренчедән, нәрсә соң ул дулкын? Әйдәгез, башта шуны искә төшерик. Дулкынны билгеле бер урында хасил булган тибрәнешнең киңлек буенча таралуы дип аңларга була. Мәгълүм ки, табигатьтә бик күп төрле дулкыннарны очратырга мөмкин. Ә алар ничек хасил була соң?

Көн яңгырлы иде... Берсен-берсе
Этә-төртә кургаш болытлар
Иелделәр җиргә...  
(Муса Җәлил)


Муса Җәлил шигырендәге болытларның “этешүен” дә дулкын таралуының бер мисалы дип санарга була. Моннан аңлашыла ки, дулкыннар суда гына түгел, ә һава буенча да тарала ала. Тавышның таралуы да бу күренешнең ап-ачык мисалы. Ләкин бүген безне электромагнит тибрәнешләр һәм дулкыннар кызыксындыра.

Электромагнит тибрәнешләр ул - тирә-ягыбыздагы киңлек аша гына түгел, ә безнең тәнебез аркылы да үтәргә сәләтле дулкыннар. Электромагнит дулкыннар ярдәмендә без өйләребезне җылыта, ашарга пешерә һәм дөньяның теләсә кайсы почмагы белән элемтәгә керә алабыз. Ә менә аларның кешегә ничек тәэсир итүе турында сораулар зур бәхәс тудыра. Швециядә, мәсәлән, хәтта электромагнит аллергиясе дигән төшенчә дә яши, әмма БСО (Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы) аны шик астына куя. Әлеге авыруның тышкы чагылышлары, ягъни симптомнары – баш авыртуы, хроник хәлсезлек, хәтернең зәгыйфьләнүе.

Электромагнит дулкыннар ничек тәэсир итә соң?


Көнкүрештә кулланылган барлык электр җиһазларының (һәм электр чыбыкларының) әйләнә-тирәсендә электромагнитлы кыр барлыкка килә, һәм   ул корылмалы кисәкчәләрне (электроннар, протоннар, ионнар яки молекул диполь) хәрәкәткә китерә. Тере организмнарның күзәнәкләре дә корылмалы молекулалардан тора – аксым, фосфолипид (күзәнәкле мембрана молекулалары), су ионы, аларның да шулай ук электромагнит кыры бар. Корылмаларга ия булган молекулалар көчле электромагнит кыры тәэсире астында тибрәнү хәрәкәте ясый башлыйлар. Бу күренеш төрледән-төрле процесслар башлануына сәбәпче була. Алар арасында уңай (күзәнәкләрнең метаболизмы яхшыруы), шулай ук тискәре (мәсәлән, күзәнәкләрнең структурасы бозылуы) нәтиҗәләргә китерә торганнары булырга мөмкин. Электромагнит нурланышы физиотерапиядә күп кенә авыруларны дәвалау өчен кулланыла: ул тукымаларның тернәкләнүен тизәйтергә сәләтле һәм шулай ук ялкынсынуларга каршы чара булып тора.



Көнкүрештә кулланыла торган җиһазлар безгә ничек йогынты ясый соң, һәм аларның зыяны ни дәрәҗәдә була ала микән?  Бу сорау һаман да булса ачык кала бирә һәм иң кайнар бәхәсләр тудыра, шуңа күрә иң отышлы ысул булып электромагнит нурланышның чыганакларын экранлаштыру һәм аның йогынтысын булдыра алганча киметү булып тора.

Димәк, барлык көнкүреш җиһазларын да электромагнит дулкыннарның чыганагы дип саный алабыз. Билгеле ки, егәрлек күбрәк булган саен, кыр көчлерәк. Иң көчлесе, әлбәттә, микродулкынлы мичләрдә, бәсләнми торган суыткычларда, электр плитәсендә һәм кәрәзле телефоннарда. Чагыштырмача зыяны иң аз булган чыганаклар дип өйдәге электр челтәре буенча таралучы түбән ешлыклы нурланыш санала.

Кыр электр чыбыгы буенча, хәтта чылбыр йомык булган һәм электрга тоташмаган очракта да, тарала ала. Әмма аның да күбесе җир белән тоташкан үткәрүче материаллар белән экранлаша (тотылып кала). Электромагнитның магнитлы өлешен экранлаштыру бераз авыррак, аның каравы, ул электр приборы сүнгән вакытта юкка чыга.  Иң куркыныч электромагнит нурланыш - югары ешлыктагы нурланыш. Аларның чыганаклары рәтенә радио- һәм телетапшыргычларны, шулай ук радарны кертергә  була.

Электромагнит дулкыннардан өйдә ничек сакланырга?


Өебездә электромагнит дулкыннарның начар тәэсиреннән сакланыр өчен җиһазларны дөрес итеп урнаштыру да җитә. Мәсәлән, ятак, эш, ашау өстәле, диван һәм башка иң еш кулланыла торган җиһазларны электромагнит дулкыннардан мөмкин кадәр ераграк урнаштырырга кирәк. Розеткаларның да бил югарылыгында түгел, ә идәнгә якын урнашуы электромагнит дулкыннардан сакланырга ярдәм итә. Өстәвенә, дулкыннарның   чагылу үзенчәлеге бар икәнен дә исәпкә алырга кирәк - нәкъ менә шуның өчен дә инде ятакны диварга 10 сантиметрдан да якынрак куярга ярамый.  Соңгы елларда җиһаз җитештерүчеләр үзләренең товарларының никадәр көчле магнит кырлары барлыкка китерә алуына җитдирәк карый башладылар. Шуңа күрә индукцион һәм микродулкынлы мичләр сайлаганда, куркынычсызракларын сайлау мөмкинлеге бар.

Кәрәзле телефон


Тагын бер бик мөһим нәрсәне истә тотарга кирәк, ул да булса -  кәрәзле телефонның һәрдаим электромагнит дулкыннар таратып торуы. Гомумән алганда, без көненә уртача 15-20 минут сөйләшәбез, ә кайвакыт сөйләшү хәтта бер сәгатьтән дә артып китәргә мөмкин. Табиблар киңәш итүе буенча, бер сөйләшү 15 минуттан да артыграк дәвам итәргә тиеш түгел. Моның сәбәбе -  сөйләшкән вакытта телефон бик күп нурланыш тарата, һәм, нәтиҗәдә, телефонның бу вакытта колак янында булуы баш авыртуына, хәлсезлеккә, шулай ук хәтернең начараюына да китерергә мөмкин. Телефон никадәр начар тотса – нурланышы да шулкадәр көчле дигән сүз. Шуңа күрә сөйләшкәндә телефонны кул белән каплап бетермәскә, ә киресенчә, астыннан гына тотып сөйләшергә киңәш ителә. Ә телефоннан озак итеп сөйләшергә яратучыларга кимендә HandsFree җайланмаларын (колакча) куллану зарур. Транспортта барганда телефоннан сөйләшүче кеше шулай ук бик күп зыян алырга мөмкин, чөнки машиналарның корпусы экран функциясен башкара, ә телефон, үз чиратында, элемтәне югалтмау максаты белән, нурланышын көчәйтә.  Йоклаганда да телефонны 2-3 метр ераклыкка куеп йоклау сәламәтлегебезне саклап кала ала.


Ачык һавадагы ЭМ дулкыннар


Билгеле булганча, көчәнеш (U) күбрәк булган саен, ЭМ дулкыннар да көчәя. Ә бу инде электр тапшыру линияләре, подстанцияләр янында көчле ЭМ дулкыннар бар дигән сүз.  Мондый объектларга якын яшәүчеләрнең яки шул өлкәләрдә эшләүчеләрнең еш кына баш авыртуларына, кан басымы уйнавына, хәлсезлеккә зарланулары гаҗәп түгел. Шуңа күрә электромагнит дулкыннары көчле булган объектлар, гадәттә, кешеләр яши торган урыннардан ерактарак урнашкан булырга тиеш.

Дәвалаучы дулкыннар


Медицинаның бер юнәлеше булып торган физиотерапиядә  электромагнит нурланышы  кулланыла (без моны югарыда әйтеп киткән идек  инде). Организмдагы күп кенә эре молекулалар поляр, шуңа күрә даими булмаган магнит кыры тәэсире нәтиҗәсендә матдәләр алмашынуы активлаша, фермент процесслары, күзәнәк метаболизмы яхшыра.  Бу инде шешенүләр вакытында магнитотерапия кулланырга ярдәм итә, буыннарны дәваларга, кан сауган урыннардагы канны таратырга мөмкинлек бирә.

Шулай ук бик киң таралган УВЧ (ультраюгары ешлык) терапия дигән дәвалау ысулы турында да ишеткәнегез бардыр. Әлеге дәвалау кыска дулкынлы, әмма югары ешлыктагы җайланма ярдәмендә башкарыла. Тәнебезнең тукымалары бу дулкыннарны йоталар һәм аларны җылылык энергиясенә әверелдерәләр.   Нәтиҗәдә, кан йөреше тизәя, тукымалар сыеклыкның тотрыклылыгыннан азат ителәләр. Бу җиһаз мускулларның спазмын бетерергә, ашказанын, нерв тукымаларын дәваларга да ярдәм итә.

P.S. Галимнәр кайчандыр Альберт Эйнштейн бар дип фаразлаган гравитацион дулкыннарның барлыгын исбатлады. Бу, әлбәттә, бик зур ачыш. Бу хакта сез Гыйлем сайтында укып, күбрәк белә алачаксыз.



Азат Миргаязов,
Эльза Гыйздәтова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев