Логотип Идель
Бу – тема!

"ЕЛ КАЗАНЫШЫ": ИНСАФ НИЗАМИЕВ

Вуз студентларының “Ел студенты” премиясе булган кебек, көллият-техникумнарда укучыларның да үз бәйгесе бар. Ул – “Ел казанышы” (“Достижение года”) дигән исем йөртә. Профессиональ белем бирү оешмаларының студентлар үзадарәсе органнары арасында уздырылган республика премиясе быел өченче тапкыр узды. Быел бәйгенең Гран-При иясе Әлмәт студенты Инсаф Низамиев булды.

Ул Әлмәт политехника техникумының 4нче курсында белем ала. Тумышы белән Зәй районы Югары Шепкә авылы егете мондый уңышка ирешермен, дип уйладымы икән?! Юктыр, мөгаен. Инсаф мәктәптә укыганда, аларның мәктәбенә роботлар кайтаралар. Бу Югары Шепкә авылы өчен генә түгел, бөтен Зәй районына зур яңалык булган. Шушы роботларны башта җыярга, аннары программалаштырырга кирәк булган. Инсафка бу шөгыль ошап киткән. Мәктәпне тәмамлагач, озак уйлап тормый  ул, Әлмәт политехника техникумына аттестатының төп нөсхәсен тапшыра. Шулай итеп, мәктәпләренә кайткан роботлар киләчәк һөнәрен билгеләргә ярдәм итә аңа.

 - Инсаф, моңа кадәр “Ел казанышы” бәйгесендә катнашканыгыз бар идеме?

 - Әйе. Беренче курстан бирле, Гран-При номинациясенә әкрен генә атлап килдем. 3нче курста “Ел интеллекты” номинациясендә җиңү яуладым. Аннары “Ел студенты” Россия көллият, техникумнары арасында уздырылган бәйгедә Татарстан данын якладым. Әстерхан шәһәрендә уздырылган бу бәйгедә спорт, журналистика, иҗат юнәлешендә сынадылар. Хәтта БДИ да тапшырттылар. Биредә икенче урынны яуладым. Миңа анда “Борчылма, бәлки, сине алда тагын да зуррак җиңү көтәдер” дип әйттеләр. Шунда мин “Ел казанышы” конкурсының Гран-При номинациясенә гаризамны җибәрергә булдым.

 - “Ел казанышы” конкурсында нинди этаплар узарга туры килде?

 - Иң беренчесе, әлбәттә, портфолио. Аны Казанда экпертлар тикшерде, киләсе этапка 10-15 кешене сайлап алды. Икенче турда 5 минут эчендә үз чыгышың белән жюри әгъзаларын шаккаттырырга кирәк иде. Гран-При номинациясенә дәгъва кылучылар спорт, фән, иҗат, иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнергә тиеш. 5 минут эчендә барлык тормышыңны сөйләп бирү авыр булды.



 - Ә сез жюри әгъзаларын нәрсә белән шаккаттырдыгыз?

 - Мин Instagramда популяр булган, сүзләре тиз-тиз әйтелеп барган видео ясадым. Forbes журналлары сыман буклетлар эшләдем. Аларның беренче битендә – минем фото, аннары – уңышларым, соңгы битендә статистика – кайсы шәһәрләрдә нинди нәтиҗәләргә ирешкәнем – боларның барысы да бар иде. Бәя бирүчеләр буклетларымны үзләре белән дә алып китте хәтта.

 - Фән, спорт, иҗат, иҗтимагый эшчәнлек юнәлешендә нинди уңышларың бар?

 - “Моя страна – моя Россия” федераль конкурсында катнаштым. Ел саен анда 40 000 кеше гариза бирә. Анда җиңгән проектларга ярдәм күрсәтәләр. Мин дә үз проектымны җибәреп, 200 финалист арасына кердем. Санкт-Петербург шәһәрендә үз проектымны яклап, беренче урын яулап, Татарстанга алтын медаль алып кайттым.

Спортка килгәндә, ул – тормыш рәвешем, мин теннис белән шөгыльләнәм. Спорт чараларында актив катнашам, волонтер булам. Татарстан дәрәҗәсенә чыкканым булмаса да, Әлмәт районында алган беренче-икенче урыннарым шактый.

Иҗат турында әйтсәм, биергә бик яратам. 9 ел дәвамында бию мәктәбендә татар биюләрен өйрәндем. Бүгенге көндә дә бу юнәлешне дәвам итәм. Әле күптән түгел “Ягымлы яз” фестиваленә бию номинациясе буенча гариза җибәрдек.



 - “Ел казанышы”нда җиңү сезнең өчен нинди мәгънәгә ия?

 - Моңа кадәр башкарган эшләремнең юкка түгел икәнен аңлата ул. Проектлар ясаганда да, аны теге яки бәйгедә катнашыр өчен генә эшләмим. Чын күңелдән ясыйм, аларны тормышка ашырасым килә.

 - Шушы бәйгедә катнашканда, иң авыры нәрсә булды?

 - Портфолио папкасын ясау. Беренче чиратта, ул жюри өчен кызыклы булырга тиеш бит. Шуңа дизайны буенча шактый баш ватарга туры килде. Шулай ук харктеристикаларны туплау да җиңел булмады.

 - Җиңүчеләрне игълан иткәндә, дулкынлану хисе булдымы?

 - Башка елларны оештыручылар финалга узучыларны алдан әйтә иде. Быел алай булмады. Мине сәхнәгә чакырып алгач, каушап киттем, ышанмадым. Сәхнә артында торган, чәчәкләр-бүләкләр тапшыручы кызларга карыйм. Иң беренчесе чәчәк бәйләме тотып тора. Карадым да “Әй, чәчәк тотып торгач, беренче урынны берәр кыз алгандыр”, дип уйлап куйдым. Конвертны ачып, минем исемне яңгыраткач, бер мизгелдә бөтен дөнья туктап калган кебек булды. Залдагы фотограф, видеографлар миңа алга барырга кушкач кына, айнып киттем. Җиңүче икәнлегемне чын-чынлап икенче көнне иртән генә аңладым. Йокыдан торып, телефонымны алса-а-ам... Instagramда 50дән артык кеше мине билгеләгән, интернетта сайтлардагы мәкаләләрдә баш исемнәр минем турында иде. Бу рәхәт бер җиңү хисе иде.

 - Иң төп бүләк – Европада стажировка узу. Ул кайчанрак булачак?

 - Җиңүче үзенең теләгән илен, вакытын үзе сайлый. Мин июль аен сайладым. Ул вакытта 20 илдә ирекле стажировкалар бар. Алар Испания, Италия, Германия, Австриядә тәкъдим ителә. Анда программист профессиясе буенча гына түгел, башка һөнәрләр буенча да белем алып була. Мин үземне фестивальләр уздыру, бизнес, проектлар эшләү күнекмәләрен яхшыртасым килә. Стажировка азагында документ та тапшырыла. Мин бер айга китәргә уйлыйм.

 - Киләчәккә нинди максатлар куясыз?

 - Әлмәт политехника техникумын кызыл дипломга тәмамлап, КФУга укырга керәсем килә. Мине “бизнес һәм информатика” белгечлеге кызыксындыра. Казандагы “Студентлар лигасы”нда студентлар өчен проектлар эшлисем, алар тормышына үз өлешемне кертәсем килә.

 - Мондый конкурслар алга таба барырга ничек ярдәм итә?

 - Шушы бәйгедә җиңү аркылы синең турында күп кеше белә, ярдәм итәргә ашкынып тора. Миңа да проектларым белән кызыксынып, ярдәм тәкъдим итеп, күп кеше язды. Миңа калса, бу – иң мөһиме.



Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Фотолар Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев