Логотип Идель
Бу – тема!

«Э-МОЦИЯ»дә КУНАКТА – ПРЕЗИДЕНТ!

«Мин үзем турында нәрсә хәтерлим». «Э-моция» иҗади инклюзив театраль студиясенең шулай дип исемләнгән спектаклен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та карады. «Мин үзем турында нәрсә хәтерлим» спектакле – студиянең чираттагы иҗат җимеше.

Исегезгә төшерәбез, студиянең җитәкчесе Инесса Клюкина былтыр «Россиянең елның ирекле булышчысы–2019» конкурсының Гран-Присына (бу турыда язма) лаек булды. Ә студия үзе 2018 елда Инклюзив практикалар халыкара фестиваленең «Иң яхшы иҗади инклюзив коллектив» номинациясендә, «Казанның кече театрлары» телевидение конкурсында җиңү яулады. «Мин үзем турында нәрсә хәтерлим» спектакле – «Таврида-2018» Бөтенроссия яшьләр форумы җиңүчесе.

Спектакльне караганда, тамашачы «Күңелең белән гармониядә яшәр өчен нәрсәне истә тотарга кирәк?» дигән сорауга җавап эзли. Тамашачыларга ике киңлек – уңышлы эше, хатыны белән күңелне эретерлек мөнәсәбәтләре булган төп геройның гадәти тормышын һәм ерактагы Ватаны образлары сурәтләнгән төш киңлеге күрсәтелә.

Сюжет буенча төп герой – уңышка ирешкән яшь кеше, аңа төшләрендә еш кына балачагы керә. Спектакль, тормыш ыгы-зыгысы, карьера артыннан чапканда, күңелдә калган фикерләр турында уйланырга мәҗбүр итә. Постановкада татарча музыка, татар телендәге шигырь, җырларны ишетеп була. Бию, пластик композицияләр барысы да төп геройларның рус телендәге диалоглары белән бергә үрелеп бара.

Спектакльне караганнан соң, Рөстәм Миңнеханов актерларның сәхнә осталыгын югары бәяләде. «Кыска вакыт эчендә «Э-моция» Россия дәрәҗәсендә үзен көчле профессиональ коллектив икәнлеген күрсәтте. Без моңа бүген инандык. Спектакль барышында бик мөһим тема күтәрелә, аны артистлар бик яхшы итеп күрсәтә алды», – диде ул. Президент фикеренчә, теләге булган һәркем, нинди тормыш ситуациясендә булуга караматсан, уңышка ирешә ала.

Әлеге студиягә Президент җәмгыятьтә инклюзив мәдәниятне үстерүгә өлеш кертүе өчен үзенең Рәхмәт хатын тапшырды. Шулай ук ул актив инвалид коляскаларын сатып алу өчен сертификатлар да бүләк итте.

Фото Татарстан Республикасы Президенты сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев