Логотип Идель
Бу – тема!

«ӘДӘПСЕЗ ТАНЫШЫҢНЫ БАШКА ТЕМАГА АЛЫП КЕРЕП КИТ»: ТЕЛӘМӘГӘН СОРАУГА НИЧЕК ҖАВАП БИРЕРГӘ?

Кайвакыт уңайсыз сораулар биреп, тилмерткәннәре бармы?  Интервью, телешоуларда да кирәкмәгән 100 төрле сорау бирергә яраталар. Әгәр синең дә шундый хәлгә куя торган танышларың булса, бу язма синең өчен! Чөнки без сиңа кечкенә генә акыл өйрәтү дәресе тәкъдим итәбез.

УҢАЙСЫЗ СОРАУЛАРДАН НИЧЕК КАЧАРГА?

1) Тыңларга өйрән

Сөйләшкән вакытта уңайсыз хәлдә калмас өчен, әңгәмә барышында игътибарыңны читкә юнәлтмә. Бигрәк тә шундый әдәпсез кешеләр белән аралашканда, колакларыңны һәрвакыт торгызып тору кирәк.

2) Кирәк була калса дип, алдан ук җавапларыңны әзерләп куй.

Алдан ук син әз генә булса да кешенең ниндирәк темаларга кагыласын беләчәксең. Уңайсыз сораулар бирергә яратучылар янына запаска ике капчык җаваплар белән бар.

3) Теманы күчер

Бәреп әйтеп түгел, ә йомшак һәм оста итеп кенә сөйләшү темасын үзгәрт. Җайлаштырып әйтсәк, әдәпсез танышыңны шушы уңайсыз сораудан кызыклырак темага алып кереп китәргә кирәк.

4) Артык күп сөйләп ташлама

Күпме генә көрәшеп тә, темадан качып булмаганны аңласаң, әңгәмәдәшеңә үзеңә зыян китермәслек кенә итеп мәгълүмат бир. Кыска һәм төгәл итеп әйт тә, бетте!

5) Шаяру кыстыр

Үзеңне стендап-комик итеп күз алдына китер дә, уңайсыз сорауларга шаяру белән җавап кайтар. Ә чынмы, түгелме икәнен исбатлау инде синең эш түгел.

Ә инде юмор белән сезнең мөнәсәбәтләрегез бик үк яхшы булмаса, ахырда көлеп җибәрү сине коткарачак.

6) Нәкъ шул ук сорауны үзенә дә бир (туры килсә)

Мәсәлән, кайчан кияүгә чыгасың? Ә син кайчан чыгасың? Булды, хәзер ул проблема синеке түгел, ничек тели, шулай котылсын.

7) Игътибарын читкә юнәлт

Әлбәттә, ниндидер уңайсыз сорау биргәндә, әңгәмәдәшеңә борылып, анда чыпчык бар, дип әйтү ситкомларга гына килешә. Чын тормышта исә сиңа андый беркатлы кешеләрнең уңайсыз сораулар бирүе икеле. Шуңа күрә танышыңны берәр вакыйга белән яисә яныңда күзәтелгән хәл белән җәлеп ит.

Шуның белән бетте, дәрес тәмам! Хәзер син оста итеп уңайсыз сораулардан кача алачаксың. Тик үзең һичкайчан андый сорауларны кешегә бирмәскә тырыш, яме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев