Логотип Идель
Бу – тема!

ДӨРЕС ТУКЛАНЫРГА ӨЙРӘТҮЧЕ КУШЫМТАЛАР

Язмада файдалы итеп тукланырга өйрәтүче кушымталар исемлеге җыелды. Алар сиңа тиз арада ябыгырга һәм организмны һәрчак тонуста тотарга ярдәм итәчәк. Смартфоныңа аларның кайберләрен хәзер үк йөкләп куй!    

MyFitnessPal

Дөньядагы иң популяр кушымта дип санала. Базада 6 миллионнан артык азык-төлек бирелә. Кушымта файдалы функцияләргә бай. Ул калорияләрне аксым, майлар һәм углеводларга бүлә. Шулай ук биредә үзең теләгән физик күнегүләрне дә теркәп була. Үзең теләгәнчә көндәлек, статистика һәм исәп-хисапларны алып бару мөмкинлеге дә тудырылган.

FatSecret

Бу кушымта төрле күрсәткечләрне санау өчен уңайлы система булып тора. Биредә тән массасы индексыннан көндәлек нормага һәм аксым, майлар, углеводларның реаль куллану саны нормасына кадәр барысы да аңлатып бирелә. Шулай ук монда тупланган һәм тотылган калорияләрнең чагыштырмасын санап та, физик активлыкның энергия чыгымын теркәп тә, туклану көндәлеген алып барып та була. Моннан тыш, кушымтада иң яхшы рестораннар һәм пешекчеләрнең рецептлары да тәкъдим ителә.

СИТ30

Кушымта анимацияле геройлары белән популяр. Үзеңә ошаганын сайлыйсың да, аның белән тәнеңдәге үзгәрешләрне күзәтәсең. Кушымта барысын да белә: статистиканы, калорияләр санын, кирәкле рецептларны. Кыскасы, аның ярдәмендә син барысын да үз кулларыңа алып, киләчәктә нинди үзгәрешләр кичерергә мөмкин икәнлегеңне белә алачаксың. Бу кызыклы кушымтаны тизрәк йөклә!

EasyFit

Монысында да ябыгу өчен кирәкле бөтен функцияләр дә бар: калорияләрне, тренировкаларның төрен һәм дәвамлылыгын исәпләү, бил нечкәлеген һәм су куллануны контрольдә тоту. Монда уңайлы рецептлар, нинди дә булса ризык турында мәгълүмат белән таныша аласың.

Chlow

Әлеге кушымта бик тә кызыклы: ул кешеләргә чәйнәп ябыгуны тәкъдим итә. Диетологлар ашаган вакытта акрын һәм озак итеп чәйнәргә киңәш итә. Шул очракта гына кулланган ризыкның файдасы булачак һәм ул тәнгә май булып ятмаячак икән. Кыскасы, бу кушымта сине вакытында туктатачак һәм һәрбер азыкны җентекләп чәйнәргә ярдәм итәчәк. Бердәнбер минус: кушымтаны  IOS кулланучылары гына йөкли ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев