Логотип Идель
Бу – тема!

ДӨРЕС ТУКЛАН ҺӘМ СӘЛАМӘТ БУЛ!

Сәлам, дустым! Әйе-әйе, нәкъ сиңа әйтәм. Хәлләрең ничек? Чынлап сорыйм. Авырмыйсыңмы? Вакытында ашыйсыңмы? Ни өчен мондый сораулар бирә бу дип аптырамагыз. Сәламәтлегебез турында сөйләшәсе килә синең белән. Яшүсмерләрнең сау-сәламәт булып үсүендә (әйе, без әле үсә торган организм) дөрес туклану зур роль уйный. Бөтен кеше белергә һәм башкарырга тиешле берничә кагыйдә белән таныштырыйм әле.

Яшүсмер көнгә 5 тапкыр ашарга тиеш:

– иртәнге аш;

– икенче иртәнге аш;

– төшке аш;

– тамак ялгап алу (полдник);

– кичке аш.

Иртәнге аш – организмны тукландыра торган иң төп өлеш. Юкка гына «иртәнге ашны үзең аша, төшке ашны иптәшең белән бүлеш, ә кичкесен дошманыңа бир дип» дип әйтмиләр бит.

Иртәнге ашны түбәндәгечә әзерли аласың: туралган алма кисәкләре яки җиләк-җимеш салынган солы боткасы (сөттә яки суда пешерелгән була ала) һәм чәй; сөттә пешерелгән карабодай боткасы һәм каһвә (әти-әниегез рөхсәт итсә); йомырка тәбәсе, икмәк, сыр һәм чәй; сырниклар һәм какао; сөттә пешерелгән дөге боткасы һәм чәй.

Икенче иртәнге ашны үзең белән алып бара аласың. Букчаңда җиләк-җимеш яки чикләвек йөртү – яхшы гадәт.

Төшке ашны без, гадәттә, мәктәптә ашыйбыз. Ул 1) аш; 2) ит яки балык белән гарнирдан торырга тиеш.

Полдник өчен ризыкны шулай ук үзең белән йөртергә була: йогурт, эремчек, файдалы бутербродлар (икмәк, май, яшелчә, ит кисәге), пешкән йомырка, эремчек яки җиләк-җимеш запеканкасы.

Кичке аш йоклар алдыннан, ким дигәндә, 4 сәгать алдан ашалырга тиеш. Әти-әниегез белән килешеп, мондыйрак ризыклар әзерләргә була:

– пешкән ит (парда әзерләнгән булса, бигрәк тә яхшы);

– йомырка;

– балык;

– яшелчәләр (парда әзерләргә мөмкин);

– ботка;

– йоклар алдыннан бер стакан кефир яисә сөт эчәргә мөмкин.

Саулык – зур байлык, диелә татар халык мәкалендә. Димәк, безнең саулыгыбыз – бәхет чыганагы. Һәм ул безнең үз кулыбызда.

Алинә Нямаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев