«ДӨНЬЯ КАТЛАУЛЫ ИКӘН...»: РАЗИЛ ВӘЛИЕВКА – 75!

«Ялкын» журналы турында сүз чыкса, аны укып үскән һәркем соңгы битендә басыла торган әкиятләрен искә ала. 40 елга якын төрле халыкларның иң матур, мәгънәле әкиятләренең тәрҗемәләре басыла журналда. Бу эшне бик яратып, төгәл итеп башкаручы, иң шәп әкиятләрне эзләп табучы – Разил абый Вәлиев. Шушы көннәрдә шагыйрь үзенең юбилеен билгеләп үтә. Котлыйбыз Сезне, Разил абый! Иҗат дәрте, сәламәтлек, озын гомер телибез!  

Бабай да хаклы, әткәй дә...

Яшүсмер чакта мин шактый романтик, тынгысыз, хәтта хулиган дәрәҗәсендәге бер малай идем. Бу тәртипсезлек тә түгел, кысаларга сыеп бетмәү булгандыр. Минем тәрбиям шундый иде. Гаиләдә мин һәрчак ике төрле фикер тыңлап, ике дөньяны күреп үстем. Әнием ягы – бик иҗади як. Әнкәйнең әтисе Нуретдин бабам алтын куллы кеше иде. Алар 5 бертуган егет булганнар. Су тегермәне корганнар, тары ярмасы тарта торган яргыч, иген киптерә торган җайланма эшләгәннәр, бик күп мал-туар тотканнар. Колхозлашу чоры башлангач, бабамны «кулак» дип, авылдан сөрергә җыенганнар, тик авыл халкы бабайны саклап кала алган, чөнки аннан башка якын-тирәдә су тегермәне белән эшли белүче булмаган. Әмма йортларыннан колак кагып, мунчада яшәргә мәҗбүр булган алар. Мал-туарларын да талап алганнар, урманга, болынга барып, печән чабарга, бәрәңге утыртырга да ярамаган аңа.Бабам барыбер колхозга кермәде, аның «Уртак малны эт ашамый» дигән сүзе әле дә хәтеремдә. Колхозларның киләчәге юк дия иде ул һәм балаларына да колхозга кермәүне васыять итеп әйтеп калдырды. Шунысы кызыклы: бу колхозның рәисе – минем әткәй иде. Ул һәрчак күмәк хуҗалыкны мактый, коммунизм идеяләре турында сөйли. Аның колхозы да иң алдынгыларның берсе иде. Бабай сөйләгәндә миңа бабай хаклы кебек тоела, әткәй сөйли башлагач, аныкы да дөрес сыман. Ә ике ут арасында – әнкәй. Кемне якларга да белми иде ул. Менә шул рәвешле ике төрле фикер тыңлап үстем мин. Шул чакта ук бу дөньяның шактый катлаулы икәнен чамалый башлаган идем инде. 

Альбина Сафина фотосы

Балачак ачышлары

Минем 4 сыйныфта укыган чак. Разилә апам әнкәйне 8 март бәйрәме белән котлар өчен ак кәгазьгә бик матур итеп чәчәк рәсеме ясаган. «Разил, рәсем белән генә булмый бит инде, әйдә, бер шигырь яз әле шунда», – ди. «Минем шигырь язганым юк бит» – дим. «Әйдә, әйдә, тырышсаң, язасың син аны. «Мокамай»ны яттан сөйлисең бит», – дип минем күңелемне үсендерә. 8 юллык шигырь яздым. И әнинең сөенгәннәрен күрсәгез сез ул чакта! Шунда мин үзем өчен бик зур ачыш ясадым: шигырь язып, кешене сөендереп була икән бит! 

6 сыйныфта укыганда авылыбызда мулла булып йөрүче, әмма яшьрәк чагында дөрес юлда йөрмәгән бер абзый хакында район газетасына «Хәтерлә, «изге» дигән мәкалә яздым. (Авылда аның турында әбиләр-апайлар әллә ниләр сөйли иде.)  Ул берничә көннән район газетасында басылып та чыкты. Мин инде газетада исемемне күреп, сөендем. Тик сөенеч озакка бармады. Клубтан кайтып барганда бу абзыйның уллары мине сагалап торып, тукмадылар. Шул вакытта мин тагын бер ачыш ясадым: тәнкыйтьләп язып, кыйналып та була икән... 

Комсомолга алмадылар...

7 сыйныфта укыган чакта туп белән уйнаганда мәктәп тәрәзәсен ваттым. Ул чакта пыяла шулкадәр дефецит! Әткәйне мәктәпкә чакырдылар, миңа бик каты эләкте инде. Җәзасы да шактый авыр булды – мине комсомолга алмадылар. Бик гарьләнгән идем шунда. Комсомолга алынмыйча калганга гына да түгел, башкаларны алып, мине аерып калдырганнарына рәнҗедем. Җәй көне исә колхозга эшкә кердем. Ә аның үзенең комсомол оешмасы бар иде. Мине шунда алуларын сорап, гариза яздым. Һәм, ниһаять,комсомол булдым! 

Илүсә Зәйнетдинова фотосы

Иң куркыныч төн

Әтием бик шәп оештыручы иде. Башта агроном, аннары колхоз рәисе булып эшләде ул. Каты куллы кеше иде, әмма беркайчан да ялгышып та сүгенгәнен ишеткәнем булмады. Ә ул чорда сүгенмәсәң, ат та йөрми иде. Мин дә әтигә охшаган, сүгенә белмим, әмма үсмер чакта дустым Алмаз (Алмаз Хәмзин – Авт.) белән кыланмаган   нәрсә калмады. Ширәмәт тавында чаңгы шуулар бер дә онытылмый. Җәй көне Сабантуйларда көрәшеп тә йөри идек. Мотоцикл яки велосипед белән урман артындагы күрше Иштирәк авылына кызлар янына йөрүләр, үзебез мылтык ясап, ауга чыгулар дисеңме... Яшүсмер чоры вакыйгаларга бик бай чор булып истә калган. 

Берсендә Иштирәккә үзем генә киттем. Кайтканда урманга җиткәч, коеп яңгыр ява башлады. Дөм караңгы. Мотоцикл бармый, тездән пычрак, саз. Имән төбендә ышыкланып басып торам шулай. Берзаман имән астына да яңгыр үтә башлады. Тәмам лычма юешләндем. Җитмәсә бертуктаусыз күк күкри, яшен яшенли. Ул төнне шул имән төбендә уздырырга туры килде миңа. Таң атканны көтә-көтә, бер гасыр узган кебек булды. Үз гомеремдә моннан да куркыныч төннең булганы юк әле.   

Урамда «Азатлык» сөйләсә...

Түбән Камада укыган чорда тагын бер гыйбрәтле хәлгә тарыдым. Мәктәптә радиоүзәк бар иде безнең. Миңа озын тәнәфесләрдә  тапшырулар эшләү вазыйфасы йөкләнде. Ул чакта мин баш-аягым белән әдәбиятка кереп чумган идем. Кайбер төннәрдә тулай торакка кайтып тормыйм, радиоүзәктә төн кунып, шигырьләр, хикәяләр язам. Анда төн кунуның тагын бер сәбәбе –  ул чакларда тыелган, тыңларга ярамый торган «Азатлык» радиосы. Радиоүзәктәге аппарат аша тыңлап була иде аны. Бу аппарат шәһәр урамындагы зур репродукторга тоташтырылган. Бәйрәмнәр, парадлар вакытында шуның аша урамга музыка яңгыраталар. Берсендә мин ялгыш төймәгә басып, «Азатлык» радиосын урамга «җибәргәнмен». Минем «ярдәм» белән урамда тыелган радио сөйли башлаган! Берзаман раидоүзәкнең ишеген дөбердәтәләр. Ачып җибәрсәм – директор. Килеп тә керде, яңагыма сугып та җибәрде. «Син нәрсә эшлисең, малай актыгы? Мине төрмәгә утыртуларын телисеңме?!» дип кычкырды ул. Ул чакта мин гаебемне аңлап та бетермәгәнмен, хәзер әлбәттә моның ул чор өчен нинди зур бәла булганын аңлыйм. Ул көнне Алмаз да минем белән иде. Бу хәлләрдән соң директор безне интернатта ашаудан мәхрүм итте һәм яшәр өчен башка урын эзли торырга кушты. Шуннан соң без Түбән Камадан 20-25 чакрым ераклыктагы Бигеш дигән авылның мәктәбенә бардык һәм директоры янына кереп, безне үзләренә укырга алуларын сорадык. Безне кабул иттеләр, үзебезгә парта да кертеп куйдык. Түбән Камага кире кайтып, башка мәктәпкә күчүебез турында әйттек, әмма директор безне җибәрмәде, «Әйе, сез хата эшләдегез, әмма мәктәптән китәргә тиеш түгел», – диде.

Киң күңелле Зәки Нури

Үсмер чакта Чаллының «Комунизм байрагы» дигән газетасында бик еш шигырьләрем, мәкаләләрем басыла иде. Бик яхшы әдәби берләшмә иде ул. Ай саен җыелышларга Казаннан шагыйрьләр килә иде. Зәки Нури аеруча еш килеп йөрде яныбызга. Ул шулкадәр ачык йөзле, киң күңелле кеше иде. Безне рестораннарга алып кереп ашата, үз итеп сөйләшә, шигырьләребезне Казанга алып китеп газеталарда бастыра. Шакката идек аның шундый булуына. 11 сыйныфны тәмамлагач, дустым Мөдәррис Әгъләметдинов (шагыйрь Мөдәррис Әгъләм – Авт.) белән Казанга,университетка укырга керергә, дип чыгып киттек. Чаллыда базарга кереп бер килограмм помидор белән бер буханка ипи алдык. Пароход белән Казанга киттек шулай. Юл буе шул ипи белән помидорны ашап килдек. Иртәнге 5-ләрдә пароход килеп җитте. Безнең башкалага беренче тапкыр килүебез. Кайда барырга кирәклеген дә белмибез. Елга вокзалыннан урамга чыктык. Якында гына трамвай йөри, әмма аңа ничек утырырга  икәнен дә белмибез, беренче күрүебез бит! Шуңа күрә җәяүләп киттек. Бара торгач, Бауман урамына килеп җиттек. Анысы безгә «таныш» урам иде. Чөнки бөтен газета-журналлар да Бауман урамы, 19-нчы йортта басыла. Матбугат йорты шунда урнашкан. Киттек 19-нчы йортны эзләп. Барып җиттек, берәр таныш кеше күренмәсме дип, ишеге янында таптанып торабыз. Шулвакыт горизонтта озын, мәһабәт гәүдәле кеше күренде. Яхшылабрак карасак, Зәки Нури үзе! Әй, сөендек инде, әй, сөендек. Ул да безне танып алып, әллә каян «О, Чаллы хулиганнары, нишләп йөрисез?», дип кычкырды. Безне җитәкләп Язучылар берлегенә, үзенең эш кабинетына алып кереп, өстәл янына утыртты. Кайда укырга керергә җыенуыбызны сорады. Мөдәррис – әдәбият, мин журналистика бүлегенә керергә җыенуыбызны әйттек. «Бик хуп, бик яхшы. Сез бик байдыр инде», – дип елмайды һәм икебезгә ике ак кәгазь бирде дә «Языгыз», – диде. «Нәрсә языйк?», – дидек аптырап. «Татарстан Язучылар берлеге сәркатибе Зәки Нурига яшь шагыйрь Вәлиев Разилдән, Әгъләметдинов Мөдәрристән гариза. Казан дәүләт университетына укырга керү сәбәпле, миңа матди ярдәм күрсәтүегезне сорыйм.» Яздык, ул 30 сум бирергә дип, кул куйды да хисапчы безгә ул акчаларны кертеп тә бирде. Шаккаттык инде. Ул 30 сум бүгенге 30 мең түгел, 30 миллион кебек иде инде безгә. Шуннан соң «Кайда торырга уйлыйсыз?» – дип сорады. «Әле белмибез», – дибез. «Менә монда якында гына «Казан» кунакханәсе бар, тулай торак бирелгәнче шунда яшәп торырсыз», – диде дә, кунакханәгә шалтыратып, безне урнаштыруларын сорап, килешеп тә куйды. 

Әле күптән түгел генә бер иске китап эченнән 1965 елда «Казан» кунакханәсендә яшәгән өчен түләү турындагы квитанция килеп чыкты. Без анда барлы-юклы берничә көн яшәп, бер көн өчен нибары 75 тиен түләп торган булганбыз икән...

«Габдрахман ага, сезгә үпкәм бар...»

Әнием матур әдәбиятка мөккиббән иде. Ул ашарга әзерләгәндә мин мич башына менеп утырып, аңа Габдрахман Әпсәләмовның романнарын кычкырып укый идем. Еллар узгач, «Ялкын»да эшләгән чорда, язучының үзе белән күрештем. Шул вакытта аңа «Габдрахман абый, мин сезнең иҗатны бик яратам, барлык әсәрләрегезне дә укып барам, тик сезгә бик зур үпкәм бар», – дидем. «Нәрсә булды?» – диде ул аптырап. Бөтен илгә танылган язучыга бер малай үпкәсен белдереп торсын әле! Шунда мин: «Кечкенә чакта лампа яктысында әнкәйгә сезнең романнарны кычкырып укый-укый чак кына сукыр калмадым!» – дидем. Ул шаркылдап көлеп җибәрде. 

Пушкин – уртакул шагыйрь?

Мәскәүнең әдәбият институтында укыганда булган бер вакыйга күңелгә кереп калган. Пушкин иҗаты буенча махсус курс үтәбез. Шунда укытучыбыз профессор Ерёмин лекция укырга килеп керде дә, «Хөрмәтле студентлар, сезнең янга килер алдыннан мин төне буе Пушкинны укып чыктым һәм кәефем бик нык төште. Пушкин уртакул шагыйрь икән. Тормышта да үзен ямьсез тоткан. Мин сезгә Пушкин турында сөйли алмыйм, кәефем юк», – диде дә чыгып китте. Без аптырап калдык. Бөек шагыйрьнең иҗаты буенча иң зур белгечләрнең берсе шулай дип әйтсен әле?! Барыбыз да китапханәгә йөгердек, Пушкинның китапларын тулай торакка алып кайттык та төне буе кычкырып укып чыктык. Чынлап та, Пушкиның иҗаты искитәрлек түгел, тормышта да шактый хулиганлыклар кылган икән дип, нәтиҗә чыгардык. Икенче көнне лекция укырга килгәндә профессорыбызның йөзе балкып тора иде. «Кадерле дусларым, мин бүген тагын төне буе Пушкинны укып чыктым! Ул даһи шагыйрь, искиткеч күпкырлы шәхес икән», – дип безгә аның иң шәп шигырьләрен укый башлады. Шул рәвешле шагыйрьнең иҗатына карата бездә мәхәббәт, кызыксыну тәрбияләде мөгаллим. Шуннан соң аның һәр шигырен укымас җиреңнән укыйсың инде!

Гөлнара Яруллина фотосы

Өйләнү – җаваплылык

Мәскәүдә әдәбият институтының 1 курсында укып йөргән чагым. Алия белән өйләнештек. Бер елдан кызыбыз Сөембикә туды. Бала белән тулай торакта торырга рөхсәт итмәделәр. Без Мәскәү читендә бер җимерек хәлдәге дача сыман йорт табып, аена 30 сум түләп, шунда яши башладык. Стипендия – 28 сум, кулга аның 26 сум 50 тиене кесәгә керә. Яшәргә дә кирәк бит әле. Мин автомобиль чыгару заводының тимерчелек цехына эшкә кердем. Укудан кайтам да төнгә эшкә китәм. Цехта эш авыр, җитмәсә көчле тавыш та әле. Шулай ярты еллап эшләдем, аннары макарон фабрикасына эшкә урнаштым. Анда инде күпкә җиңелрәк иде. Өстәвенә макарон ашаталар. Студент икәнемне белгәч, макаронны биреп тә җибәрә башладылар. Берничә айдан 7 катлы тулай торакның һәр аш бүлмәсе миңа эштән төреп җибәргән макарон белән тулды. Ул чакта шактый мул яшәдек. 

Иртә өйләнү ирекне чикли, җаваплылык хисе арта. Шул ук вакытта кысаларга керәсең, үзеңне кулда тотарга өйрәнәсең. Хәзер уйлыйм да, иртә өйләнүем мине шактый ялгышлардан саклап калгандыр, дим. Кем өчендер җаваплы булу зур тормыш тәҗрибәсе бирә ул. 

«Син бездә эшлисең түгелме?»

Мәскәүдән укуны тәмамлап кайттым. Эшкә урнашырга кирәк бит инде. Кая барырга белмичә, матбугат йортында аптырап йөрим. Шулвакыт каршыма «Ялкын»ның ул чактагы баш мөхәррире Роза Хафизова очрады һәм редакциягә эшкә чакырды. «Ниләр эшләргә кирәк була?» – дип соравыма каршы, «Мәкаләләр, очерклар язарсың», – диде. Миңа эш өстәлемне күрсәттеләр, Габделхәй Сабитов белән урыннарыбыз янәшә иде. Бер мәктәпкә барып, мәкалә язып бирдем дә, авылга кайтып киттем. Бер-ике атна авылда ял иткәннән соң, кире Казанга килдем. Коридорда тагын Роза Хафизова очрады. «Разил, синме бу? Син бездә эшлисең түгелме соң?» – ди. «Әйе, мин сез әйткән язманы әзерләдем», – дим. «Разил, бер мәкалә язып кына эш бетми, эшкә көн саен йөриләр бит», – димәсенме?! Мин әле ул чакта редакциядә утырып эшләү дигән төшенчәне белми идем. «Ялкын» мине эш рәтенә өйрәтте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
Иҗат
АШКЫН, КЕШЕМ! СИНЕ ҖИРДӘ ЕЛЛАР КӨТӘ, ЮЛЛАР КӨТӘ!
468
0
0
Иҗат
КӨТЕЛМӘГӘН БОРЫЛЫШ
1168
0
0
Иҗат
КЫЯР БЕЛӘН ПОМИДОР ТУРЫНДА ХИКӘЯТ
1705
0
2