Логотип Идель
Бу – тема!

ӘДӘБИ МАРАФОН

Күптәнге хыялым бар иде: көн саен китап укырга. Әмма үземне җиңеп кенә булмый бит. Бер көн укысам, икенче көнне өлгерә алмый калам, өченче көнгә онытыла. Интернетка биш кенә минутка керәм дә вакыт узганын да сизмим. Аннары инде дәресләргә әзерләнәсе, өй эшләре, спортзалга барып кайтасы...

Беркөн ВКонтактедагы аккаунтымда яңалык күреп алдым: “Әдәби марафон” оештырыла икән. 21 көн буе үзеңә ошаган китап яки журналларны укыйсың да иң әйбәт өзекләрне социаль челтәрдәге үз «бит»еңә урнаштырасың. Шәп мөмкинлек!

Өй китапханәсендә китаплар күп дип уйлый идем, «Әдәби марафон» башлангач, фикерем үзгәрде. Беренчедән, мин татар телендәгеләрне генә укырга тиеш. Икенчедән, кайбер китапларга яшем туры килми: алар йә кече яшьтәгеләргә, яки бөтенләй өлкәннәр өчен. Беренче көнне миңа «Ялкын»ның декабрь cаны ярдәмгә килде. Моңа кадәр әле минем журналны бер көн эчендә укып чыга алганым юк иде. Сканвордны да чишеп куйдым. Икенче көнне Алмаз Гыймадиевның «Телефонлы кәҗә» китабын йотлыгып укыдым. Аннары, китапханәгә барып, китаплар алып кайттым. Айгөл апа Әхмәтгалиеваның «Мин гашыйк булдым» китабын ачып укый башлау белән дөньямны оныттым...

Әсәрнең эченә кереп китәсең дә сине генә түгел, башкаларны да тәрбияли, кызыктыра торган өзеген табып, күчереп куясың. Баштагы көннәрдә өзек күчереп утыру бер дә ошамый иде, тора-бара анысы да җиңел була башлады.

Кайбер китапларны укып рәхәтләнеп көлдем, кайсыларын көне буе оныта алмыйча уйланып йөрдем. Китап уку бик тә файдалы икән! Телебездәге күпме матур сүзләрнең мәгънәсенә төшендем. Бик күп темаларга кызыклы мәгълүматлар алдым. Геройлар ясаган хаталарны күреп, аларның

ялгышларын кабатламаска кирәклегенә төшендем. Уку тизлегем шомарды. Гомумән, тормышка башкача карый башладым, күп нәрсәгә күзем ачылды. Әсәрләрнең язылу тарихын да яхшырак аңлый башладым кебек.

Дөньякүләм марафонда катнашу социаль челтәрдә язуга карашымны үзгәртте. Элек татар шрифтына игътибар итеп тормый идем, телгә мәхәббәт хәрефләрдән башлана икән бит! Текстны күчереп язганда, хата китмәсен дип, кат-кат тикшерәсең. Шул рәвешле грамотага өйрәнәсең.

Ни өчен китапны 21 көн укыйбыз соң? Артык та, ким дә түгел. Психологиядә күптән расланган факт бар: 21 көн буе рәттән бер үк төрле эш башкарсаң, әлеге шөгыль гадәткә әйләнә икән!

Яхшы гадәтнең дәвамлы булуы әйбәт. Дөнья күләмендә үткәрелә торган VI #әдәбимарафонга ияреп, бездә I мәктәпкүләм марафонга старт бирелде. Аерма бары шунда: һәр укыган әсәр турындагы фикерен укучылар дәфтәрләрендә язып барачак.

Аяз Әһлиуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев