Логотип Идель
Бу – тема!

«CIRCLE» – АҢЛЫ ЯШЬЛӘР БЕРЛӘШМӘСЕ

2018-2019 елларда үзүсеш трендка әйләнгән иде, һәм ике кешенең берсе инстаграмда иртәнге йөгерүләрен төшереп, сториска кертә, дөрес туклану рецептлары белән бүлешә, 5.30 торып социаль челтәрләрдә: «Хәерле иртәләр» тели башлаган иде. Кыскасы, барысын да «уңышлы уңыш» чире баскан иде. Ә 2021 елның тренды исә аңлылык. Менталь сәламәтлегеңә игътибар итү, «хәзер һәм монда» принцибы буенча яшәү. Блогерлар әлеге темаларга багышлап марафоннар уздыра, кешеләр медитацияләр, аффирмацияләр темасы белән кызыксына. Ә менә Казаннан Кәрим һәм Данис хәтта «аңлы яшьләр клубын» оештырган!

Кем соң ул – аңлы яшьләр? Һәм «Circle» клубы нинди эшләнлек алып бара? 

«Circle»

Нәрсә: аңлы яшьләр клубы.

Барлыкка килү вакыты: май, 2021 ел.

Нишли: аңлылык (осознанность) темасын кузгаткан, үзүсеш белән бәйле чаралар уздыра, максатчан һәм алгарышка гашыйк булган комьюнити (шундый заманча сүз, шундый ошый ул миңаJ) булдырырга омтыла. 

«Circle»ның  төп эше – төрле темаларга багышланган чаралар уздыру. Темалар диапазоны киң: маркетингтан алып, психологиягә кадәр. Шәхси брендны булдыру, психологик битлек, әйләнә-тирәнең йогынтысы, тайм-менеджмент, минимализм, гадәтләр, финанс грамоталык һәм башка темаларны колачлый алар.

Кайда: чаралар гадәттә Милли китапханәдә уздырыла, билет бәясе – 240-290 сум (беренче килү бушлай).

Чаралардан тыш: клубның үз телеграм-чаты бар, анда фикердәшләр үз идеяләре, хис-кичерешләре белән бүлешә, оештыручылар булачак чараларның анонсларын урнаштыра, фидбэк туплый. 

Кем оештыра? клуб белән таныша башлагач, әйдәгез, аларның нигез салучылары белән дә танышып китик!

Данис Валитов «Circle»ның йөрәге:

– Бер ел элек мин ничек максатлар куярга һәм аларны «step by step» (адым арты адым – авт.) рәвешендә тормышка ашырырга белми идем. Гомумән, миңа бу тема кызыклы тоелмый иде, мин гейминг белән шөгыльләндем, зарарлы ризык ашадым... Киләчәк турында уйламадым…

Ләкин бер мизгелдә тормыш үзгәрде. Мин үзем өчен мөһим карар кылдым – «Болай яшәргә ярамый, камилләшергә кирәк!» Бар энергиямне үзүсешкә юнәлттем. Әлеге яңарышка аерылышу зур этәргеч бирде. Яраткан кызым ташлагач, үземә урын таба алмадым. Бар көчне һәм буш вакытымны спорт белән шөгыльләнүгә, китапларга багышладым. 

Моңа кадәр мин үземнең комфорт зонасыннан чыкмыйча яшәдем, ә изоляция вакытында яңа максатлар куеп, төрле челленджлар үтеп, үземә яңа вызовлар максатлар куйдым. Хәзер тормыш 180 градуска үзгәрде, «тынычлык һәм тотрыклылык» югалды. 

Эчтәге бар негативны һәм ялкаулыкны нәрсәгәдер омтылуга алмаштырдым. Үземнең иң яхшы версиямә таба барырга теләдем. Изоляция эчендә мин 15 килограммга ябыгып, фикерләү рәвешен үзгәрттем. Һәм мин мөһим әйберне аңладым: «Мин барысын да үзгәртергә сәләтле!»

Бу яңарышлардан соң, аңлы яшьләр клубын булдыру идеясе туды. Яңа тормыш белән яшәр өчен яңа тирәлек, әйләнә-тирә кирәк. Янымда минем мәнфәгатьләрем белән уртаклашкан, үзүсеш белән кызыксынган кешеләр булуын теләдем.

Кәрим Алиев – «Circle»ның  баш мие:

– Миңа әйләнә-тирәдә аңлы кешеләр җитми иде – дусларым уеннар уйный, көн саен күңел ача, тәмәке тарта – тормышны бушка сарыф итә иде. Мин дә алардан артта калмадым: көн саен 10 сәгать компьютерда уен уйнадым, киләчәк турында борчылмадым.  

15 яшь тулгач, үзем өчен бер бик мөһим әйбер аңладым: «Минем тормышым минем кулда!».  Әйләнә-тирәмдәге элемтәләрне тулысынча өздем. Беренче тапкырдан һәм мәңгелеккә.

Уендагы персонажны түгел, ә үземне үзгәртергә һәм камилләштергә булдым. Китаплар укый, курслар үза, акча эшли башладым, спорт белән мавыктым. Башта бик авыр булды: дусларсыз, фикердәшләрсез яшәү, буш вакытыңны файдалы әйберләргә багышлау... Мин моңа күнекмәгән идем. Әмма бу тәҗрибә тормышыма бик зур йогынты ясады: мин үземне таптым, бизнес һәм инвестицияләр белән кызыксындым, «Кәримне» яңа яктан ачтым. 

Хәзерге вакытта товар бизнесы белән шөгыльләнәм һәм өч проект алып барам. Моңа кадәр тормышымны начар йогынты аркасында бушка сарыф иткәнлегемне аңладым, бу чын тормыш булмаган икән. Әлеге сынауларның мөһим нәтиҗәсе: «мин — ул минем әйләнә-тирәм».

Данис белән танышкач, ул аңлы яшьләр клубын булдыру идеясе белән бүлеште. Без аның бу турыда бергә бик тирәнтен уйладык һәм идеяне тормышка ашырырга булдык. 

К-команда

Без Данис белән бер-беребезне бик яхшы тулыландырып торабыз, шуңа күрә бурычларны/вазифаларны үзара бик яхшы бүләбез. Чараны әзерләгәндә, беренчедән, максат куябыз (мәсәлән, чарада 30+кеше катнашсын), аннан соң максатны кечкенә адымнарга таркатабыз.

Спикерларны без элемтәләр аша табабыз, шулай ук, безнең чараларга килүчеләр дә безгә мөрәҗәгать итә, телеграм-чаттагы катнашучылар да идеяләре белән бүлешә. Теманы сайлаганда, без кешеләрнең ихтыяҗына таянабыз, Инстаграмыбызда сораштырулар уздырабыз. 

Оештырганда иң мөһиме – кешеләрне кызыксындыру, чараның кыйммәтен, әһәмиятен күрсәтү.

Нигә нәкъ менә «Circle»?

Без клуб исемен 5 минут эчендә уйлап таптык, чөнки клубның төп максаты – көчле әйләнә-тирәне табу һәм үзүсеш белән илһамлану. Ә «circle», инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә – әйләнеш.

«Сircle»ны эчтән тоеп карыйк!

Әлеге клубның эшчәнлеге белән кызыксынгач, үзем дә аларның чарасына барырга булдым. «Эчке дошманнарга» багышланган лекциягә Инстаграм аша язылдым, билгеләнгән көнне Милли китапханәгә килдем. Спикер – Неля Кадырова, практик психолог һәм тренинг программалары авторы.

Чараны психологик уеннан башладык, аннан соң нетворкинг иде. Төп өлештә – теория. Десертка – фидбэк (кире элемтә) алу һәм шәхси очракларны чишү. Беренче минутларда миңа барысы да бик сәер тоелды, чөнки, беренчедән, спикер – яшь кыз. Стереотиплар йогынтысы аркасында, мин яшь спикерлар чыгыш ясаганда, шикләнәм, алар ничектер миндә ышаныч уятмый. Тик бу бит стереотип кына. Чараның төп өлешендә Неляның компитентлыгы сизелде, тәкъдим ителгән мәгълүмат һәм ул мәгълүматны ничек итеп бирүе кызыклы булып тоелды.

Ахырда спикер белән үземнең проблемаларым турында да сөйләшергә мөмкинлек булды.

Оештыру  10/10, барысы да детальле уйланылган.

Гомуми тәэсир 7/10 (теманы ачу форматы, тамашачылар белән эшләүне бераз үзгәртер идем, әмма бу минем субъектив караш, «Circle» эчтән тоеп карар өчен, үзеңә барып карарга кирәкJ 

п.с. сөйкемле бонус чара ахырында матур ак беләзекләр бирәләр.

Катнашучының фикере

Артур Бабкин, 16 яшь:

Клуб турында миңа сыйныфташым сөйләде. Мин биредә инде уннан артык чарада катнаштым, телеграм-чатның да актив кулланучысы булып торам. Чаралары нык ошый. Һәр лекциядән соң үзем өчен файдалы мәгълүмат туплыйм, кызыклы шәхесләр белән танышам, хәтта яңа дуслар да таптым. Һәрбер лекция минем өчен яңа ел фасылы төсле, һәр лекция мине үземне яңача тоярга, үз-үзүмә юл табарга булыша, аеруча психология темасына багышланган чаралар ошый. «Circle»га мин бик рәхмәтлемен, алар мине сискәнеп, яңача керфек ачарга, тормыш белән идарә итәргә өйрәтә, үз-үземә ышаныч уята. Бу клубта булганда, үзгәрешләр кичерми калып булмый да!

Анна Мостякова, 17 яшь:

«Circle» турында күптән түгел белдем. Беренче лекциядә миңа спикерның энергетикасы ошады, тема да бик әһәмиятле иде – «ресурс халәтен тоя белү». Клуб миңа кызыклы чаралары белән ошый. Кәрим белән Данис синең киңәшләреңне тыңлый һәм һәр катнашучыны хөрмәт итә белә, шунысы аерым игътибарга лаек. Миңа калса. «Circle» белән танышкач, үземдә икенче сулыш ачтым сыман.

Клубның оештыручыларына, катнашучыларына сокланып карыйм. Чыннан да, барысы да безнең кулда һәм үзгәрешләр – кешегә су кебек кирәк!  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев