Логотип Идель
Бу – тема!

ЧӘЧӘКЛӘР ТУРЫНДА ИҢ ПОПУЛЯР СОРАУЛАР. ФЛОРИСТ ҖАВАП БИРӘ!

Бүген чәчкәләрнең нинди генә төре юк. Шуңа күрә бүләккә дип букет сайлаганда, ай-һай авырга туры килә кайчак. Бигрәк тә егетләр букет сайлый алмый интегә.  Әлеге язма исә нәкъ менә шундый очракларда ярдәмгә киләчәк! 

Чәчкәләр, чәчәк бәйләмнәре һәм, гомумән, флористика буенча кызыксындырган сорауларыбызга шәхси флорист Гафурова Ләйсән Рәшит кызы җавап бирер.

– Сөйгән ярларга нинди чәчкәләр бүләк итү дөрес? Мәсәлән, сары чәчәкләр – аерылышу билгесе,  диләр. Килешәсезме?

– Парлар, гадәттә, яратканнарына чәчкәләр ханбикәсе – розаны бүләк итәләр: туган көнгә, тәкъдим ясаганда, хатыннарын бала табу йортыннан каршылаганда... Әмма хәзер күпләр купшы, төрле чәчкәләрдән торган букетларга өстенлек бирә башлады. Мәсәлән, бер бәйләмдә пион, кыңгырау, хризантема, лилия, шулай ук яшеллек  булсын һәм болар барысы зур кәгазь белән дә төрелсен, дип сораучылар байтак. Бүген исә тагын бер яңа тенденция китте, ул да булса гипсофила бүләк итү. Әлеге төр чәчкәдән генә торган зур букетлар белән кияүгә чыгарга тәкъдим дә ясыйлар, хәтта! Сары чәчәкләргә килгәндә, безнең халык сары төстәге бәйләмнәрне яратмый. Бигрәк тә олы яшьтәге хатын-кызлар, әбиләр, әниләр сары төсне сагыш, кайгы төсе дип кабул итә...

– Әниләргә нинди букет сайларга киңәш итәсез?

– Әниләргә озак тора торган, чыдам чәчәк бәйләмнәрен бүләк итүне отышлы дип саныйм. Күңелләрен озаграк күтәреп торсын өчен. Әйтик, хризантемалар, альстромерияләр һәм диантуслар белән ясалган букетлар 3-4 атнага якын шиңми торырга мөмкин.

– Ир-атларга чәчәк бәйләме бүләк итү дөресме? Аларга нинди төр чәчкәләр бирү килешә?

– Гадәттә, югары дәрәҗәдәге ир-атларга букетлар тапшыру  урынлы санала. Бу чәчәк бәйләмнәре тыйнак һәм нәзакәтле булырга тиеш. Мәсәлән, кызыл розалар, озын амариллислар, канәферләр яки хризантемалар ир-ат букетында килешле булачак. Көчле затларыбызга сыр, казылык һәм алкоголь ише нәрсәләрдән торган букетлар тапшырганчы, шулай ук яңа трнед – флорариумнар бүләк итү күпкә отышлы дип уйлыйм! Беренчедән, хәләл, ә икенчедән, матур һәм чыдамлы!

– Нинди чәчәкләрне бер бәйләмгә кую хата санала?

– Бөтен төр чәчкәләр дә бер-берсе белән туры килә. Бары тик төс буенча килешле һәм матур итеп туры китерә белергә генә кирәк. Шулай ук иң мөһим әйбер  – чәчкәләрне дөрес саклау, чөнки букетта бер генә төр чәчкә дә шиңгән булырга тиеш түгел! Бу зур хата.

– Чәчәк бәйләмнәре озак шиңмәсен өчен ни эшләргә?

– Әлбәттә,  беренче чиратта, чәчәк бәйләме торган суны еш алыштырып торырга һәм аларны салкынча җирдә тотарга кирәк. Шулай ук суга төрле махсус порошоклар салу да комачау итми. Букетлар озак торсын өчен иң яхшы киңәш исә – сыйфатлы чәчкәләр алу! Очсыз дип кызыгу яхшыга илтми, бутоннар ныклыгына һәм сабак-яфракларның яшеллегенә барыбер игътибар итәргә кирәк.

– «Чәчкәләр төрле мәгънәгә ия», - диләр, килешәсезме?

– Бүген аерым чәчкәләргә яки букетларга алай мәгънәви төсмер салалардыр дип уйламыйм. Чәчәк бәйләменең төп максаты ул – кешедә шатлык, елмаю уяту! Аллаһ Тәгалә чәчкәләрне стресстан арыну, кешеләрне бәхетле итү өчен биргәндер, дип тә уйлап куям кайчак. Ә инде чәчәкләр бүләк итүче нидер әйтергә тели икән, ул аны открыткага язып бирә ала, минемчә...

Шулай ук иң популяр 10 чәчәк төрен дә белеп тору комачау итмәс, дип уйлыйм. Тормыш булгач, кирәге чыкмый калмас!

1. Роза — һәр чорның фавориты, аны мәхәббәт сыман  үлемсез, дисәк тә ялган булмас. Мөгаен, шуңа күрә дә әлеге чәчәкләр бу матур хисне гәүдәләндерәдер дә инде. Розаларны сөйгән ярларга гына түгел, туганнарга, хезмәттәшләргә, дусларга һәм эшлекле партнерларга да  бүләк итәләр. Кайбер очракларда якты бутоннарны хәтта ир-атка да бирү урынлы.

2.Тыйнак лалә чәчкәләре 8 март ыгы-зыгысы аркасында танылгандыр, мөгаен. Әлбәттә, бәйрәмнән соң аларга ихтыяҗ кими, әмма яз ахырына кадәр бу чәчкәләр актуаль булып кала бирә. Ә Голландиядә  хәтта көзен дә лаләләр тәкъдим ителә икән!

3. Кызык, хризантемаларны совет чорыннан бирле чыдамлылык өчен яраталар. Бүген шулай ук  чәчәкләр өчен бу сыйфат бик мөһим, ә ныклылык һәм чыдамлылык буенча хризантемаларга тиңнәр юк! Әлеге чәчкә 25-28 көн эчендә дә үз матурлыгын югалтмый.

4. Кытайда чалмабаш (пион) — милли символ. Россиядә исә алар бары тик җәй көне генә чәчәк атканга күрә, танылганлык буенча розалардан бераз гына калышалар. Әгәр инде ел әйләнәсендә чәчкә атуларын дәвам итсәләр, һичшиксез, алар беренче баскычта булырлар иде!

5. Альстромерия — дуслык чәчкәсе буларак  танылган. Аларны, гадәттә, розалар белән бүләк итәләр, шулай ук бу чәчәкләр  үзләре генә дә букетта нәфис һәм җиңел күренәләр.

6. Канәферләрне күбесенчә май бәйрәмнәрендә сатып алалар. Тик кибетләрдә бүген бу чәчкәләрнең кызыл төстәгеләрен  генә түгел, ә аксыл, ике төсле, ак яки куе шәмәхә сортларын да тәкъдим итәләр. Шунлыктан канәферләр хәзер хәрби тема белән генә ассоцияләшми, ә аларны туган көннәрдә һәм туйларда  да еш очратырга мөмкин.

7. Лилия теләсә-кайсы бәйрәм өчен урынлы һәм матур, аның популярлыгы шуның белән аңлатыла да инде. Искәртеп узарга кирәк, бу чәчкәләрне теләсә кайсы яшьтәге һәм дәрәҗәдәге ир-атларга һәм хатын-кызларга бүләк итәргә була!

8. Гербераларны чыдамлыклары һәм чуарлыклары өчен яраталар. Алар букетларда  ачык акцент булдыру өчен кулланыла.

9. Гладиолусларны, традиция буенча, укытучыларга беренче сентябрьдә бирәләр, әмма бу чәчәк һәркемгә бүләк өчен туры килә, шулай ук  ир-атларга да!

10. Ромашкалар —  гади, әмма матур чәчкәләр. Аларны, гадәттә, яшь кызларга тапшыралар. Хезмәттәшләргә, дусларга, яхшы танышларга бүләк итү шулай ук урынлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев