Логотип Идель
Бу – тема!

«ЧӘЧӘК БАЛАЛАРЫ»: ХИППИ АГЫМЫНЫҢ АСЫЛЫ ҺӘМ ЗАМАНЧА ЙӨЗЕ

Дөнья бик күп гадәти булмаган, әмма шул ук вакытта гаҗәеп тәэсир калдыручы кешеләргә бай. Бу исемлеккә «хиппи» дип аталган агым кешеләре дә керә. Хиппи сүзен ишетүгә, озын буталчык чәчләр, иркен күлмәк, материаль кыйммәтләрдән баш тарту кебек сыйфатлама бирәсе килә. Бу агым турында сезгә әле күп нәрсә билгеле түгелдер. Кайчан, кайда һәм башка сорауларга җавапларны язмада табарсыз.

Хиппи агымының фәлсәфәсе нинди?

Hippy яки hippie инглиз теленнән «аңлау, белү» дип тәрҗемә ителә. Бу хәрәкәтнең башы Америкага, узган гасырның 50 елларына барып тоташа. Әмма популярлык аңа 60 еллар ахырында гына килә. Ул чорда материаль кыйммәтләрне өстен кую, сугышны яклап чыгу кебек күренешләр киң таралган була. Моңа каршы төшкән яшь буын исә өеннән качып, берләшеп,  тынычлык, иреклек һәм мәхәббәтне пропагандаларга тотына. Алар – вегетарианнар, рухи байлыкны өстен күрә һәм карьера урынына үзләрен камилләштерүне сайлый. Боларга өстәп, хиппилар музыка белән актив кызыксына.

«Мәхәббәт бу дөньяны саклап калачак!»

Хиппи бөтен җиргә, кешегә, шул исәптән табигатькә дә мәхәббәт уяту яклы. Электән хиппилар җәмгыятькә дөньяны башка яктан ачкан, аның күпкырлылыгын, соры һәм усал булмавын күрсәткән.  

«Чәчәк балалары» яки «гүзәл кешеләр»

Хиппилар үзләрен беркайчан да хиппи дип атамаган. Алар үзләрен «чәчәк балалары» яки «гүзәл кешеләр» дип йөртә. Ни өченме? Дөнья гүзәл, һәм хиппилар шушы гүзәллек белән гармониядә яшәргә кирәклек идеясен алга куя. Алар да әлеге гүзәл табигатькә, әйләнә-тирәгә карый. Хиппи мәхәббәтен башкаларга да өләшергә тиеш. «Чәчәк балалары» электән чәчләренә чәчәкләр кыстырган, такыялар үргән, матур үсемлекләр үстергән. Алар табигатькә сыенган, аннан көч алган, һәрвакыт сәяхәт иткән, бер урында тукталып калмаган. Ниндидер бер романтика бар бу агымда, килешәсезме?

Хиппи агымының заманча йөзе

Хәзерге «чәчәк балалары» шәһәрләрдә яши, әмма барыбер табигать белән бердәм булудан туктамый. Заманча хиппи органик ризык белән туклана һәм әйләнә-тирә мохиткә зыян китермәгән табигый тукымаларны сайлый, медитация һәм йога белән актив шөгыльләнә. Дизайнерлар заманча хиппи стиле юнәлешен үстерергә тели. Бу агым кешеләренең образлары иң текә элементлар һәм детальләрдән тора. Хиппилар гардеробына матур иркен эшләпәләр, җәелеп киткән макси күлмәкләр, этник элементлар, югары билле итәкләр, заклепкалы, киң каешлы клеш һәм джинсылар хас. Хиппилар үкчәле аяк киеме яклы түгел, аларга җиңеллек һәм иркенлек мөһим. Шуңа күрә алар үкчәсез сандали, йомшак этник мокасин һәм уңайлы замша итекләр сайлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев