Логотип Идель
Бу – тема!

БЫЕЛ ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЛАРЫНА ДОКУМЕНТЛАРНЫ НИЧЕК ТАПШЫРАСЫ БУЛАЧАК?

Быел югары уку йортларына документлар нинди тәртиптә тапшырыла? Студентлар укырга ничек кабул ителә? Өстәмә имтиханнар ничек уза? Әлеге сорауларга җаваплар безнең язмада.

Быел югары уку йортына документларны абитуриентлар дистанцион рәвештә тапшырачак. Бу эш университетларның информацион системалары яки «Югары уку йортына онлайн кер» («Поступи в вуз онлайн») сервисы аша оештырылачак. Документларны узган еллардагы кебек үк 5 «вуз»га һәм алардагы 3 әр белгечлеккә тапшырырга мөмкин

«Югары уку йортына онлайн кер» – документлар тапшыру өчен үзәкләштерелгән сервис. Аны быел беренче тапкыр 53 университет кулланып караячак. Абитуриентка моның өчен «Госуслуги» порталына керерегә, әлеге сервисны сайларга кирәк. Аннан ул исемлектәге 53 университетның өчесенә документларын тапшыра алачак.

Ә университет сервислары аша документларны ничек тапшырып булуы турында мәгълүматны уку йортларының сайтларыннан белеп була.

Документларны уку йортына оффлайн (барып) тапшырып булачакмы?

Документларны уку йортының үзенә барып тапшыру COVID-19 таралу куркынычы булу сәбәпле кертелгән тыюлар  беткән өлкәләрдә генә оештырылырга мөмкин. Барлык үзгәреш, яңалыклар турында «вуз»лар хәбәр итеп барачак.

Өстәмә имтиханнар ничек уза?

Укырга керү өчен тапшырыла торган өстәмә имтиханнарның барысы да дистанцион форматта үткәреләчәк.

Укырга керү турында боерыклар (приказ) кайчан чыгачак?

Кабул итү турында боерыклар бары тик бөтен укучылар да БДИны тапшырып бетергәннән соң гына игълан ителәчәк. БДИ 29 июньнән башланып китәчәк. Димәк, абитуриентлар июль ахырына кадәр имтихан тапшырачак. Җитди сәбәпләр аркасында бу чорда имтиханны тапшыра алмасалар, август аенда махсус көннәр билгеләнәчәк. Боерыклар шушы эшләр тәмамланганнан соң гына игълан ителә.

Фото ProKazan сайтыннан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев