Логотип Идель
Бу – тема!

"БУЕМ КЫСКА. НИШЛӘРГӘ?"

Кыска буйлы кешеләрнең буен үстерүгә ярдәм итә торган бу күнегүләр махсус гимнастика һәм эскәмия булган залда эшләнә.

  1. Уң аяк белән гимнастика стенасының дүртенче баскычына басыгыз. Җилкә биеклегендә кулларыгыз белән шул ук баскычка тотыныгыз. Уң аягыгызга чүгәләгез дә бер үк вакытта сул аягыгызны булдыра алганча артка-югарыга таба этәрергә тырышыгыз. Күнегүне уң һәм сул аякларны чиратлаштырып эшләргә кирәк (уртача тизлектә һәр аяк белән 6 шар тапкыр).

  2. Гимнастика стенасына таба йөзегез белән басыгыз, кулларны аска төшерегез. Аяк очларына баскан хәлдә кулларны як-якка күтәрегез дә, баш өстендә арка ягы белән бер-берсенә тоташтырыгыз. Шул килеш мөмкин кадәр өскә тартылып, күтәрелегез, эчкә таба сулыш алыгыз. Кулларны әкрен генә ян-якка төшереп, баштагы торышка кире кайтыгыз, сулышны чыгарыгыз (3-4 тапкыр).

  3. Ике аяк белән дә стенаның дүртенче баскычына басыгыз. Ә башыгыз турысындагы баскычка ике куллап тотынгач, аякларның икесен дә ычкындырып җибәрегез. Шул килеш 15 секундан 1 минутка кадәр асылынып торыгыз.

  4. Икенче күнегүне кабатлагыз.

  5. Эскәмиянең бер башы стенаның өченче яисә дүртенче баскычында торырга тиеш. Аннан соң шуның өстенә шома одеял яисә җәймә җәегез дә, корсак белән сузылып ятыгыз. Ике куллап эскәмия беркетелгән баскычка тотыныгыз. Кулларны терсәктән һәм җилкәдән бөгеп, гәүдәгез белән мөмкин кадәр өскә табарак шуып менәргә тырышыгыз. (Бу күнегүне дүрттән егерме тапкырга кадәр ясау яхшы).

  6. Икенче күнегүне кабатлагыз.

  7. Кулларны гәүдә янәшәсенә куеп, корсак белән эскәмиягә сузылып ятыгыз.

  8. Иң элек 5 нче күнегүдәгечә тактага ятып, киерелегез. Икенче тапкыр бер, ә өченче тапкырында тагын бер баскычка югарырак тотынырга тырышырга кирәк (2-3 тапкыр).

  9. Беренче җиде күнегүне кабатлагыз.


Зилә САБИТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев