БУ КИРӘК, ТЕГЕ КИРӘК, МОНЫСЫН ДА АЛАМ: ГИПЕРКУЛЛАНУ СИНДРОМЫННАН КОТЫЛАБЫЗ
«Ого, бу блогерда шундый шәп крем, алыйм әле. Мондый фасон итәкләр трендта, димәк миңа да кирәк. Бөтенесе кофе эчә, мин дә эчәм». Таныш хәлме? Шулай булса, котлыйм, дустым, синдә гиперкуллану синдромы. Нәрсә соң ул? Ни өчен ул начар гадәт булып санала, һәм аны бетерер өчен нәрсә эшләргә кирәк? Бу язмада нәкъ менә моның турында сөйләшербез. Киттек!
Гиперкуллану синдромы, ягъни кирәк булганны артыгыннан күп алу – заманның яңа чире дип әйтсәк тә була. Ул акча букчасына гына түгел, ә табигатькә, икътисадка, безнең психик һәм физик сәламәтлегебезгә дә тискәре йогынты ясый.
Замана чире
Күбебезнең социаль челтәрләрдә иң еш карый торган видео төре – башка кешенең сатып алган әйберенә «обзор» ясавы. Шуларны караганнан соң, сиңа бу әйберләрнең барысы да кирәк дигән хис туа. Әмма чыннан да алар безгә шуның кадәр кирәк микән? Мисал өчен, минем 5-6 иннек бар. Сүз юк, алар барысы да матур, әмма бер үк функцияне үти, төсләре дә бөртөрлерәк. Мин аларны блогерлар рекламасы йогынтысында алдым. Моңсу. Беренчедән, күпме акча түгелгән. Икенчедән, алар барыбер срогы бетү сәбәпле яртылаш да кулланылмый чүп чиләгенә эләгә.
Ләкин борчылмагыз, гиперкуллануда сезнең гаебегез андый ук зур түгел. Боларның барысы да маркетологларның яхшы эше һәм сыйфатлы реклама нәтиҗәсе. Без күп нәрсәне матур, трендта, зәвыклы, башкаларда бар дип алабыз. Һәр җирдән реклама кычкырып торганда бу нормаль әйбер инде. Гиперкуллану безгә нинди йогынты ясый соң?
Вакыт
Бүгенге көннең иң кыйммәтле ресурсы нәкъ менә кирәкмәгән нәрсәләр алуга китә. Бертуктаусыз кибетләрдә йөрү, буш вакытта маркетплейсларны актару, әйбер турында башка кеше фикерен уку безнең шактый вакытны ала.
Акча
Күпчелек очракта без акчаны вакытлыча бәхет китерә торган нәрсәләргә тотабыз. Бу очракта белгечләр эксперимент уздырырга тәкъдим итә: ай саен рекламада күргән берәр нәрсә алу урынына, шул акчаны аерым урынга алып куеп, җыя башлагыз.
Экология
Гиперкуллануның иң төп һәм глобаль тискәре йогынтысы – экологиягә гаять зур зыян салуы. Үзегез уйлап карагыз, бер каһвә стаканын ясау өчен күпме ресурс китә, ә соңыннан ул стакан чүплеккә эләгеп, дистә еллар буена чери. Мондый стаканнар, киемнәр, уенчыклар, вак-төяк нәрсәләр миллион һәм миллиард бит. Әлбәттә, бер кешенең генә каһвә стаканнарыннан баш тартуыннан берни дә үзгәрмәячәк, әмма барыбыз да аңсыз куллануны аз булса да киметсәк, киләчәктә планетаның алай ук нык пычранмавына өмет бар.
Бу язмада мин «бер нәрсә дә сатып алма, минимализм принцибы белән яшә» дип түгел, ә «үзеңне һәм үз теләкләреңне ишетә һәм аңларга өйрән» дип әйтәсем килә. Бар нәрсәне аңлы рәвештә эшләп, дөньябыз да чистарак булыр, акчабыз да янда калыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев