Логотип Идель
Бу – тема!

БҮЛӘККӘ КӨЗГЕ ЕЛМАЮ, ЯИСӘ КӨЗГЕ ХАНДРАДАН ПРОФИЛАКТИК КИҢӘШЛӘР

Салкын җилле, моңсу озын октябрь дә узып бара. Аяк астындагы яфракларның кәефсез кыштырдавын тыңлап, шиңеп, сулып калган чәчәк-үләннәргә карап, көнозын укып, эшләп, көзге хандрага кереп китүең дә бик ихтимал.

Шыбырдап яуган яңгырга, соры яулыкка төренгән күккә, җелеккә үтүче көзге салкыннарга карамастан, кояшлы, татлы җәйдәге кебек актив, шук һәм шаян булып каласың киләме?

Җавабың «әйе» икән, димәк, әлеге язма нәкъ менә синең өчен.

Ялгызлыкка «юк» диген

Беренче киңәшем шул, озын көзге кичләрдә ялгыз калудан саклан. Авыр, томанлы атмосфера, моңсу уйлануларның тәэсире яхшы булмаячак, ышан.

Буш вакыт килеп чыга икән – дусларың белән ял итәргә тырыш.

Бергә-бергә өстәл әзерләп, музыка тыңлап утыруның әле беркемнең дә кәефен төшергәне юк.

Бер дә булмаса, үзеңә берәр шөгыль табарга тырыш. Ялгыз калганда борчый торган авыр уйлардан арыну өчен кызыклы, күңелле фильм карый аласың. Көлә-көлә популяр комедия карау югары иң авыр төшенкелекне дә юкка чыгарырга сәләтле, һичшиксез.

Иң мөһиме, проблемаларың белән бермә-бер калма. Дусларың белән табигатькә чык, кунакка йөр. Актив калырга тырыш. Моңсу көзге атмосферага әзрәк якты төсләр, шаян дусларың белән үткәргән онытылмас мизгелләр өстәсәң, искиткеч ассорти килеп чыга, минемчә.

Музыка – иң шәп профилактика чарасы

Көзге моңсулыкка батмас өчен, сиңа яхшы, яраткан җырларыңнан плейлист төзергә һәм көн дәвамында (теләгең булганда, ялгыз уйларга батып, моңсуланганда) тыңлап карарга тәкъдим итәм.

Ышануы кыендыр, әмма музыканың кешегә ясаган тәэсире бик көчле. Төрле жанрдагы музыка төрлечә йогынты ясарга сәләтле.

Классик, мәгънәле җырлар безгә көч-куәт бирергә мөмкин. Мондый җырлардан соң үз-үзеңә ышану, үзеңне хөрмәт итү хисе арта.

Ә кайбер җырлар, киресенчә, кәефне төшерә, моңсулык иңдерә. Күпчелек очракларда әлеге җырлар рәтенә җавапсыз мәхәббәт хакындагы романтик серенадалар керә. Мондый музыканы еш тыңларга (аеруча көздә) киңәш итмим.

Һәркемгә холкына, кәефенә карап төрле музыка тәкъдим итеп була. Сайлау мөмкинлеген тулысынча синең кулыңа тапшырам.

Шикләнмим дә, син үзеңә ошаган җырларны мең кабат тыңласаң да, мең кабат янәдән терелеп, тынычланып кала аласың. Иң мөһиме – тыңла. Буш вакытыңда, моңсу булганда, авыр уйларың белән бергә-бер калганда музыка тыңла. Бу сиңа, һичшиксез, ситуациягә башка күзлектән карарга һәм дөрес чишелешкә килергә булышачак.

Тылсымлы китап дөньясы

Өченче киңәшем, бәлки, сиңа бераз баналь тоелыр, әмма әлеге аның тәэсире бик көчле, үтәве дә авыр түгел.

Озын сүзнең кыскасы шул – китап укы.

«Фуу! Балачакта да әти-әни көчләтеп китап укудан туйдым. Кирәк икән, мин интернет челтәрендә теләгәнемне укый, тыңлый, хәтта карый да алам», – дияргә ашыкма. Китапларга көлемсерәп, нәфрәт белән карау – яшүсмерләрнең канына сеңгән стереотип. Әлеге стереотиптан арынуы җиңел булыр дип әйтә алмыйм, әмма, дустым, син китап дөньясына бер чумгач, аннан кире чыга алмаячаксың, монысы көн кебек ачык. Аеруча көзге моңсу, озын кичләрдә тылсымлы, төсле, яисә реалистик китап дөньясы сиңа ялгыз уйларыңнан арынырга, тәмләп ял итәргә булышачак.

Башлап җибәрү өчен Ауропа классикасын укырга киңәш итәм. Шикләнмим дә, әлеге китаплар сиңа көчле тәэсир итәчәк, һәм син дә китап дөньясына чумып, ләззәтләнә алачаксың.

Моңсу көздә дә шат калыр өчен:

1. Елмай. Эчкерсез елмаю башкаларның да кәефен күтәрә, авыз ерып баргач, үзеңә дә җиңел, рәхәт булуын сизмичә дә калачаксың.

2. Һава суларга чык. Иптәшләрең беләнме, эт беләнме, ялгызыңмы – мөһим түгел, кыскасы, йөреп кайт, саф һава сулап, хәрәкәтләнеп кал. Бу синең сәламәтлегеңә дә файдалы, кәефне дә күтәрә 🙂

3. Үзеңә максат куй. Аңа ирешү юлында син депрессияне дә, моңсулыкны да онытачаксың. Максатка ирешү өчен тырышып, көч куеп, кайгыларың, проблемаларыңнан да берьюлы арыначаксың.

Бусы кызыклы:

Психологлар фикеренчә, көзге хандрадан арыну (яисә аны китереп чыгармау) өчен иң эффектив һәм файдалы ысул – үзеңә берәр шөгыль табу.

Әлеге шөгыль сиңа тынычланырга, үз көчеңә ышанырга булышачак.

Төрле сфераларда көчеңне сына. Кем белгән, бәлки синдә гитарада уйнауга сәләт бардыр, ә бәлки син бисер белән чигүдә остадыр.

Мин шикләнмим дә, син үз җаныңа яткан шөгыль табып, аның ярдәмендә көзеңне шат, гел күтәренке кәеф белән үткәрә алачаксың!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев