Логотип Идель
Бу – тема!

«БИК МАТУР»: ЗАМАНЧА ТРЕНДЛАР ҺӘМ БАШКОРТ МИЛЛИ КОЛОРИТЫ

«БИК МАТУР» проектына әле генә старт биргән идек, инде шул арада дүрт ай узып киткән. Без проектыбызның бишенче, һәм бу ел өчен соңгы тукталышына килеп җиттек. Бишенче тукталыш, ә димәк – 5 халык, 20 образ һәм дистәләгән бизәнү әйберләре! Никадәр чибәрлек һәм зәвык тупланган бу берничә айга сузылган хезмәттә – кыскасы, «БИК МАТУР!». Моны саубуллашу дип кабул итмә берүк. Бу проектыбызга без киләсе елда да кайтачакбыз, әмма бераз үзгә форматта, сиңа ошаячак! Ә хәзергә, әйдә, «БИК МАТУР» исемле сәяхәтебезнең бүгенге чибәрләре – башкорт халкын сәламлик!

Төрки дөньяда башкорт һәм татар халкы ике бертуган кебек – телләр бер-берсенә бик якын, уртак даһиларыбыз да җитәрлек. Уртаклыкның еш кына «ул – башкорт!» я «ул – татар!» ише бәхәсләргә китерә торган гадәте бар-барын, әмма безнеңчә, уртак шагыйрь, җырчылар булуы ике халыкны тагын да якынайтырга сәләтле фактор. Менә, мәсәлән, татар-башкорт шагыйре – Мәҗит Гафури. Ике халык өчен дә менә дигән горурланырлык шәхес!

Биредә бераз «башкорт» сүзенең ни аңлатканы турында да сөйләшеп аласы килә. Монда вариантлар шактый, әмма иң популяр икесенә тукталыйк. Беренче гипотезага ышансак, «башкорт» сүзе ике сүзгә аерыла: баш (төп, өлкән дигән мәгънәдә) һәм корт (бүре мәгънәсендә). Күп төрки халыкларның тотем җан иясе булган бүре – башкорт риваятьләрендә дә зур урын алып тора, шуңа бу гипотеза юктан килеп чыкмаган. Икенче гипотеза буенча да «башкорт» шул ук ике сүзгә бүленә, әмма биредә «корт» сүзе бал корты дигәнне аңлата. Башкорт этнографиясен өйрәнгән галимнәр бу халыкның элек-электән умартачылык белән шөгыльләнгәнен дәлилли. Шуңа күрә бу гипотеза да урынсыз түгел. Моннан тыш, «башкорт» этнонимының килеп чыгышы турында дистәләгән вариантлар бар, бу искиткеч кызыклы тема – вакыт табып укы син аны – «Google» яки «Яндекс» – сиңа ярдәмгә. 

Ә хәзер, әйдә, мода һәм милли бизәнү әйберләре дөньясына күчик!

Беренче образ аксыл төстәге кыска итәк, ак топ һәм беж төсендәге пиджактан гыйбарәт. Аякта – тупас ботинка. Образның үзенчәлеге – алтынсу, кызыл төсләр белән бизәлгән хәситә.

Икенче образның нигезендә – ачык яшел төстәге костюм, ак топ һәм тупас кара ботинка. Аксессуар буларак костюм төсе белән тәңгәл яшел ташлы милли алка алдык.

Өченче образда – зәңгәрсу-графит төстәге күлмәк һәм кара казаки. Образны зәңгәр ташлы чулпы һәм милли орнаментлы изү белән тулыландырдык.

Дүртенче образда – беж төсендәге джемпер, карго чалбар һәм ак җылы кепка. Аякта – тупас ботинка. Образның үзенчәлеге – тәңкәләр һәм ташлар белән бизәлгән хәситә.

Модель: Амелия Шәмсетдинова

Стилист: Галия Сафина

Фотограф: Фирүзә Закирҗанова

Партнёр: «Залесный» мәдәният йорты

Кием кибете: «Gamma»

Инде белүеңчә, милли кием – аерым халыкның яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре, кыскасы, бар тормышының чагылышы. Кешелек элек-электән киеме ярдәмендә үзе турында мәгълүмат җиткергән, эчке дөньясын ачып бирергә омтылган. Без хәзер дә шулай итәбез бит, килешәсеңме: кәеф яхшы булганда, тышкы кыяфәтебезне, шул исәптән, киемебезне яхшылабрак кайгыртабыз – ачыграк төсләр сайлыйбыз, төрле бизәнү әйберләре тагабыз – кыскасы, бар рәвешебез белән «менә мин, һәм бүген минем кәефем бик яхшы!» дип әйтәбез. Кәефсезлек, күңел төшенкелеге дә еш кына тышкы кыяфәтебездә чагылмый калмый, андый чакта көзге каршында озаклап басып торасы килми шул. Я ярый, бераз читкә киттек бугай, башкорт милли бизәнү әйберләренә кайтыйк.

Башкорт милли киеме – искиткеч бай, күз явын алырдай! Бигрәк тә башкорт хатын-кызының киемнәре. Бала итәкле күлмәкләр өстеннән башкорт хатын-кызы көмеш тәңкәләр, мәрҗәннәр белән бизәлгән чулпы, алка, хәситә, беләзекләр кия. Ә төсләргә килгәндә, башкорт киемнәре һәм бизәнү әйберләрендә ешрак – ак, кара, кызыл, сары, сирәгрәк – яшел, күк төсен очратып була.

Башкорт хатын-кызының баш киеме дә аерым игътибарга лаек. Шулар арасында иң аерылып торганы – қамшау. Ул – көмеш тәңкәләр, мәрҗәннәр белән бизәлгән, баш түбәсе ачык кала торган кызыл төстәге баш киеме. Шуңа өстәп, башкорт хатын-кызы гардеробында тәңкәләр, вак диңгез кабырчыклары белән бизәлгән күкрәкне каплап киелә торган һақал да зур урын алып торган.

Ә үзебезнең образларыбызда без милли бизәкле алкалар, хәситә һәм изү, ягъни һақал кулландык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев