Логотип Идель
Бу – тема!

«ӘБИ МИНЕ ЯМЬСЕЗ ДИП ӘЙТӘ ИДЕ»: БАЛАЧАКНЫҢ ЯКТЫ ҺӘМ МОҢСУ МИЗГЕЛЛӘРЕНӘ СӘЯХӘТ

Сәлам, дуслар! Миңа әле 24 яшь кенә, әмма соңгы арада балачакны сагына башладым. Алай зур кеше дип тә әйтә алмыйм үземне, нишләптер кечкенә чактагы ваемсызлык, ул вакытка гына хас булган «мәңгелек җәй» кылт итеп искә килә дә төшә. Тик шулай ук әти-әнинең әрләгән чагы да баш миенең хатирәләр бүлегендә саклана. Башкалардан да балачакның нинди якты мизгелләрен гел искә төшереп торулары һәм әти-әни тәрбиясенең күңелгә тиеп калган очраклары турында сораштырдым әле. Рәхәтләнеп хәтер сандыкларында казынсыннар.

Алсу Вәлиуллина (20 яшь):

Мин дустым белән үзем яшәгән урамда велосипедта узышканымны бик еш искә төшерәм. Зур тизлектә кулларны рульдән ычкындырып йөрергә ярата идем.

Нәрсәне яратып бетерми идемме? Әти-әниләр минем нинди дә булса казанышларымны бик сирәк мактыйлар, берәр нәрсәне дөрес эшләмәсәм, ялгышсам, шунда ук тавыш күтәрәләр иде. Шуңа күрәдер дә, мин хәзер үземә ял итәргә рөхсәт итә, кайчак укуга кул селти алмыйм. Билгеләр өчен гел борчылып торам.

Лира Дәрҗеманова (55 яшь):

Бәләкәй чактагы иң истә калган вакыйга – гаилә белән Ташкенттагы циркка һәм зоопаркка бару. Шулай ук дуслар белән койма аша күрше алмаларын урлау, ишәккә утырырга дип капка аша сикерү, урам балалары белән жыелып, клубка кино карарга чабу, күлдә коену искә төшә. Балачакны сагынам, чөнки ул бик яхшы жирдә һәм рәхәт кешеләр белән узды. Тәрбиягә килгәндә, әти-әнием миңа беркайчан да бүтәннәрнеке кебек урамда озак йөрергә, клубка барырга, бизәнергә рөхсәт итмиләр иде. Бу бер яктан яхшы, чөнки мин начар компанияләр белән бәйләнмичә үстем, тәртипне белә идем, ә икенче яктан, миңа башкаларда булган ирек житеп бетмәде.

Любовь Пóлина (60 яшь):

Балалар бакчасындагы коймакларны, гөрләвекләр йөгерүен, кышкы фонарь, кар бөртекләре яуганын искә төшерәм. Әти-әнинең музыка мәктәбен тәмамларга мәҗбүр итмәве өчен үкенәм. Әбинең миңа карата мөнәсәбәте дә кайчагында искә төшә. Ул мине, ямьсез, дип әйтә иде. Башкалар киресен әйтсә, ул гаҗәпләнә иде.

Юлия Пóлина (24 яшь):

Мин гаиләбез белән гөмбә җыю һәм пикниклар үткәрү өчен урманга баруны еш искә төшерәм. Әти белән көзге урманга йөрүне аеруча сагынам. Тәрбиягә килгәндә, әтинең шундый теориясе бар иде: биш яшькә кадәр балага бернәрсәне дә тыймаска, ә аннан инде әкренләп «кыса» башларга кирәк. Бу исә мине бик нервылана торганга әверелдерде, мин «юк» дигән сүзне кабул итә алмыйм. Балага бөтен әйбер дә рөхсәт ителергә тиеш түгел. Бертөрле генә булырга тиеш, ягъни баланы башта пьедесталга менгереп, аннан аска төшерү дөрес түгел.

Фәрит Закирҗанов (61 яшь):

1 сыйныфка кергәнче, әбинең тагарагына утырып, елга буенча йөзеп, туганнарга килгәнемне хәтерлим. Дер-дер калтырап: «Мин корабль белән килдем», – дип әйтә идем. Әти-әнисез үстек дисәм дә була, алар гел эштә иде, шуңа күрә безне күбрәк әбекәй тәрбияләде. Берәр этлек эшләсәк, безне, дүрт баланы, әби, җыеп, сәкегә утыртып, артыш таягы белән тукмый иде. 

Эльза Гыйләҗева (33 яшь):

Авылда яшәдек, һәрбер өйдәге бала белән җыелып уйный идек. Караңгы төшкәч, күрше апабыз чыга иде дә, болытлар арасына күрсәтеп: «Аждаһа чыккан, өйгә керергә вакыт», – дип куркыта иде. Мин моңа ышанып, курка-курка өйгә кайта идем. 

10-11 яшьләрдер, уку елы башланган гына вакыт. Бу уку елында яхшы укыйм дип илһамланып өй эше эшләп утыра идем. Шунда әнкәй килеп керде дә: «Һаман дәрес эшләп утырасың, барыбер 3легә укыячаксың», – дип әрләп чыгып китте. Шуннан кулларым төште, дәреслекләрне алып куеп, эшләргә чыгып киттем. Ул сүзләр күңелемә тиеп калды. Балага беркайчан да булдыра алмыйсың диеп әйтергә ярамый. Хәзер үземнең балаларым бар, аларга һәрвакыт мотивация биреп торырга тырышам.

Ләйлә Хөснетдинова ( 21 яшь) :

Әти белән бергә КамАЗга утырып печәнгә баруларны аеруча нык сагынам.
Үзе белән мине дә машина ремонтларга алып чыкканнын әле дә хәтерлим, ул вакытта үземне ир-егет итеп тоя идем. Әтинең КамАЗында һәрвакыт шешәдә чәй йөри, нигәдер ул миңа шундый тәмле булып тоела иде. Әни әтигә аны иртән ясап җибәрә дә, кич, кайткач, чәең калдымы, әйдә эчәбез, дип әйтә идем. Әтиле балачакны искә төшереп сөйләргә яратам.

Мин әби-бабай белән үстем, соңрак – апа белән абый тәрбиясендә, чөнки әниләр – һәрвакыт эштә. Абый белән апа мине гел югалталар иде, шуңа адашып калудан, өйгә юлны таба алмаудан курка идем. Ә болай мине бик иркәләп үстерделәр.

Рәзилә Әхмәдиева (16 яшь):

Миңа 6-7 яшь тирәсе булганда, гаиләм белән беренче тапкыр Казан шәһәрендә булып кайттым. Казанда без зоопаркка бардык, анда күргән олы бегемот, ак аюлар, шаян маймыллар һаман да исемдә әле. Хәзер инде Казанга еш барырга туры килә, ләкин бу шәһәр белән бәйле тәүге хатирәләр мәңге онытылмас.

Балачагымның иң ошамаган мизгеле – авылга кайту. «Авылда саф һава, табигать», – дип әйтә иде әти-әни, ләкин шәһәр баласына кирәкме соң ул табигать? Шуңа карамастан, без ел саен җәй буе авылда идек. Анда дуслар да, интернет та юк, телефон тотмый, ә аклы-каралы телевизорда бер канал гына эшли иде. Бәхетемә, мин үсә башлагач, әти-әни авылга озакка алып кайтмый башлады. Хәзер инде авылны әзме-күпме яратам дип әйтә алам, ләкин бер атнадан да озакка кайтмас идем. Кечкенәдән авыл минем өчен зур проблема булды. Әгәр әти-әни анда кайтырга мәҗбүр итмәсә, авылга карата мәхәббәтем, бәлки, зуррак булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев