Логотип Идель
Бу – тема!

«БЕР "2"ле ДӘ АЛМАГАЧ, КЫЗЫКМЫНИ ИНДЕ УЛ!»: КАРИЕВ ТЕАТРЫ АРТИСТЛАРЫ МӘКТӘП ЕЛЛАРЫН ИСКӘ ТӨШЕРӘ

Сәхнәдә алар төрле: шаян, тәртипсез, әдәпле, тыйнак, усал да була беләләр. Ә менә мәктәптә укыганда нинди булдылар икән? Беренче «2»ле тарихы, чиксез тапкыр директор кабинетына керүләре, иң шәп «шпора»лары хакында бүген безгә Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары сөйли. 

1. Мәктәптә эшләгән иң зур «этлегең»?

2. Иң яратмаган дәресең? 45 минут буе ничек түзә идең?

3. «2» алганың бар идеме?

4. Шпаргалка куллана идеңме? «Тотканнары» булдымы?

Илназ Хәбибуллин, Азнакай районы Урманай авылы гомуми урта белем бирү мәктәбен тәмамлаган:

1. «Этлек»ләр бик күп булды инде ул. Дүшәмбе саен мәктәп күләмендә уза торган линейкада минем исем ишетелми калган атна сирәк була торган иде. Иң зур «этлегем»не сыйныфташ малай белән бергә эшләдем. Һәр кабинетта огнетушитель тора бит. Безнең күз биология кабинетындагысына төште. Башта шуны шкаф эченә сиптереп карадык. «Ничегрәк икән»  дип. Аннары тәрәзәдән сиптереп карадык. Аннары инде бөтен сыйныф бүлмәсенә сипкән идек шуны. Ой, каты эләккән иде безгә! Атна буе юдык без аны.   

2. Барлык укытучыларыбыз әйбәт иде. Әмма математика белән дуслашып булмады. cos, sin, tg, ctg турында искә төшерсәм, әле хәзер дә тәннәр чымырдап китә. Бр-р-р! Кулымдагы сәгатькә 5 минут саен карап, дәрес бетүен көтә идем. Кайбер дәресләрдә укытучылар шулкадәр тәмләп сөйлиләр, аларның тавышын тыңлап, йоклап алган чаклар да булды. Мәктәпкә киткәнче иртүк торып, маллар каравым да тәэсир иткәндер инде. 

3. «2» алган булды инде, ничек булмасын? Күп ала идек инде.

4. Шпаргалкалар кулланганым булмады. Эшләсәм, үзем эшли идем, эшләмәсәм, юк. Ялкауланмасам, гел «5»легә укыйсы малай идем инде мин, башлы бала идем.

Муса Камалов, Яр Чаллы шәһәренең 52 нче урта гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаган:

1. Физика фәне авыр бирелә иде миңа. Түбән билгеләр күбәеп киткәч, укытучы чыгып киткән чакларда, тиз генә журналга үземә берничә «4»ле, берничә «5»ле өстәп куя идем.

2. Физика. Күңелсез дәресләрне «морской бой» уйнап уздыра идек. Җырларга яраткач, концертка, КВНга әзерләнәсе бар, дигән булып, дәресне «тозлаган» чаклар да еш булды.

3. Башлангычта укыганда көн саен тәртип өчен билге кую бар иде бездә. Көз көне малайлар белән бик каты сугыштык. Өр яңа костюм-чалбарым ертылып бетте. Өстәвенә укытучы да тәртипкә «2»ле куеп кайтарды. Әнидән бик каты эләккән иде. «2»ле өчен дә, ертык костюм өчен дә. Укыганда алган «2»ләр күп булды инде ул, барысы  истә дә калмаган, әмма шушы тәртип өчен алганын онытасым юк.

4. Шпаргалкаларның барлык төрләрен дә үз итә идем. Кулга да язган чаклар булды. Кечкенә генә кәгазьгә язып, кесәгә тыккан чаклар да. Җәмгыять белеменнән БДИ бирәсе көнне иртән автобуста барганда сыйыфташлар «Әзер җаваплар чыккан», – дип сөйләшәләр. «Миңа да бирегез әле» – дип, бер вариантның җавапларын күчереп алдым. БДИга кереп утырдым, үз вариантымны эшлим шулай, берзаман җавапларымны каядыр күргәнем барлыгын аңлап алдым. Иртән күчереп алган җаваплар бит бу дим! Шуның белән чагыштырып, тикшереп чыктым. Тормышта кайчак шулай уңыш елмая икән ул!         

Энҗе Яруллина, Арча районы Сикертән урта мәктәбен тәмамлаган:

1. 5 нче сыйныфта укыган чак. Сыйныфташ малайлар кайтып киткәндә икенче аяк киемнәрен тотып атып кына китәләр: берсе бер тарафка оча, икенчесе – бөтенләй башка якка... Минем ачу килә бу хәлгә. Ник дигәндә, дежур торучыга шуларның барысын тәртипләп тезеп йөрергә туры килә. Ә мин, өебез мәктәп янәшәсендә булгач, көн саен дежур торучыга булышырга калам, өйгә дә кайтасы килмәгәндер инде. Берсендә шулай төрле якка очкан кедаларны җыйдым да бауларын кушып, нык итеп бәйләп куйдым. Икенче көнне малайлар тырыша-тырыша бауларын сүттеләр. Бер малай сүтә генә алмый бит. Беренче дәрес – директорныкы, яланаяк кереп китте бу дәрескә. Директор моны, әлбәттә, күрде, кем эшләгәнен сорады, ә минем гаебемне танырга батырлыгым җитмәде. Начар ният белән дә эшләмәдем бит югыйсә, малайларны бераз акылга утыртасы килү теләге белән генә...   

2. Геометрия. Сызымнар авыр бирелә иде миңа.

3. 5 нче сыйныфка күчкәч, рус әдәбиятыннан чиреккә «3»ле чыгардылар! Ни өчен диген әле? Уку тизлегем әкрен булганга! Югыйсә эчтәлекне бик әйбәт итеп сөйләп бирәм, ә менә минутка укытканда сүзләр саны тиешле нормага тулмый. «3»ле хакында әти белсә, башым бетәчәк бит», – дим укытучыга. Ул «Мин аны журналга куйдым инде, хәзер төзәтеп булмый», – ди. Күзләремә яшь тулды да үксеп елап җибәрдем. Илсүрә апа жәлләгәндер инде, иртәгә тиз укырга өйрәнеп кил, дип, Тургеневның «Муму» әсәрен биреп җибәрде. Төне буе укыдым «Муму»ны! Икенче көнне ул журналга куйган «3»не лезвия белән кырып, «4»гә төзәтте. 

4. Шпаргалкаларны бик күп яза идем, әмма укый алмый идем шуларны. Язуым ямьсез иде, өстәвенә кечкенә итеп язгач, хәрефләрне бөтенләй танып булмый. Үз-үземә шулкадәр ачуым килә иде инде... Шулай да бер тапкыр рус теленнән хәтер диктантны язганда шпаргалка кулландым: өйдә язмый торган ручка белән шигырь юлларын каты итеп басып, караламага язып чыктым да, мәктәпкә килгәч өстеннән яза торган каләм белән йөртеп чыгып, дәфтәргә күчердем.

Рузанна Хәбибуллина, Свердловск өлкәсенең Әртә районы Әҗегол гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаган:

1. Үр һәм түбән оч кызлары сугышкан идек берсендә. Мәктәптә чакта нидәндер сүз чыкты да кайтып барганда сугыша башладык. Бик каты сугышканбыз инде, тракторист абый туктап аерган иде безне хәтта! Бу хәбәр мәктәпкә дә барып җиткән, икенче көнне барыбызны да директорга чакырып керттеләр. Бөтен кызлардан ни булганын сорыйлар, миннән беркем берни сорамый, тыныч кына басып торам шулай. Берзаман завуч Зәйнәп апа: «Ә хәзер сүзне банданың җитәкчесе Рузаннага бирәбез. Ну, Рузанна, сөйлә!», – димәсенме?!

2. Укырга бик ярата идем, дип ялганлый алмыйм инде. Ә менә география дәресенә бөтенләй теләп йөрмәдем. Дөресен генә әйткәндә, әлеге фәнне юньләп укытмадылар. Шуңа бу өлкәдә хәзер бик сай йөзәм.    

3. «2» алганымны бер дә хәтерләмим. Алган булсам, истә калыр иде мөгаен.

4. 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, татар теленнән имтихан тапшырдык. Мин әрсезләнеп, кагыйдәләр язылган дәфтәрне сыйныф бүлмәсенә алып кердем һәм тез өстенә куеп, рәхәтләнеп күчердем. Инде эшләп бетердем дигәндә генә, сыйныфка комиссия әгъзалары керде. Шул чакта тезләремдә яткан дәфтәр идәнгә килеп төште! Моны бер укытучы күреп алды, тик мине сатмады, чөнки ул безнең туганыбыз Роза Минниевна иде (көлә). Рәхмәт аңа!

Рамил Вафин, Казанның 70 нче номерлы мәктәбен тәмамлаган:

1. Минем гаеп белән әздән генә мәктәпнең склады янмый калган иде. Көз көне булды бу хәл. Иптәш малайлар белән склад бинасына питарда атып уйнадык. Бер питарда бинаның читенә эләкте һәм җирдә яткан яфраклар яна башлады. Каравылчы чыгып, огнетушитель белән сүндермәсә, ни булып бетәр иде... Бу хәлдән соң 1 ел учётта тордым.

2. Химия! 45 минут эчендә 3-4 тапкыр бәдрәфкә  чыгып керә идем.  

3. 1 нче сыйныфта билгеләр урынына көндәлеккә төрле төстәге йолдызлар куялар иде. Минем көндәлектә 2-3 кызыл йолдыз «балкып яна башлады». Кызыл икән, димәк «2»ле дигән сүз. Ә мин әниемне аларның «5»ле булуына ышандырдым.

4. Шпаргалкалар язып интекмәдем, бик озак эш бит. Ә менә ОГЭга шоколад эченә яшереп, телефон алып керә алдым. Беркем берни сизмәде!  

Альбина Гайзуллина, Биектау районы Дөбьяз урта мәктәбен тәмамлаган:

1. Физкультура дәресендә таудан чаңгы белән төшәргә әзерләнеп торганда сыйныфташ малай мине этеп җибәрде дә егылып төшеп киттем. Үрмәләп кире мендем һәм чаңгы таягы белән башына суктым мин моның. Бик каты эләккән иде миңа. Безнең үпкәләшүләр бу хәлләр белән генә бетмәде әле. Тик зуррак сыйныфларда дуслаштык без аның белән. Дәрескә соңарсак, ул – мине, мин аны яклап кала идек. Ясалма чәчәкләр дә бүләк иткән иде әле ул миңа.  

2. Геометрия һәм алгебра.

3. Алгебра фәненнән алдым. Башта нокта куелды. Теманы өйдә өйрәнеп килергә куштылар. Катлаулы тема булгач, үзлектән ничек өйрәнәсең инде аны? Алгебра бит ул! Икенче көнне теге нокта зур «2»гә әверелде. Көндәлектә алгебра строфасына гына түгел, башка фәннәрнең строфаларына кадәр җәелде ул. Әтинең көндәлекне карый торган гадәте бар иде. «И, гел «5»ле генә аласың, бер «2»ле дә алмагач, кызыкмени инде ул?» – дия иде гел. Бу көнне әтигә көндәлекне мәктәптә онытып калдырдым дип ялганладым һәм ул билгемне лезвия белән кырып бетердем. Урынында кызыллы-шәмәхәле тап кына калды.

4. Алгебрадан контроль эш көнне капрон колготки һәм, гомер булмаганны, озын итәк киеп килдем. Колготки эченә шпагалкаларны тутырдым. Итәкне күтәрәм дә күчерәм, күтәрәм дә күчерәм. Моны укытучы сизде дә, мине куып чыгарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев