Логотип Идель
Бу – тема!

БЕЛЕМ АЛУ ӨЧЕН ИНСТАГРАМДА ФАЙДАЛЫ АККАУНТЛАР

Без инде сиңа сәяхәт, матурлык һәм спорт белән бәйле кызыклы Инстаграм аккаунтларны тәкъдим иткән идек. Бүгенге язмада исә мәктәп укучыларына файдалы булган битләрнең исемлеген төзергә булдык. Язылырга онытма, яме?

@bbclearningenglish

BBC инглиз телен өйрәнү буенча иң абруйлы аккаунт булып санала. Монда видео һәм фотосурәтләр ярдәмендә кызыклы биремнәр чыгаралар. Аларны эшләп, укучылар һәр язма астында үз җавапларын калдыра ала. Шулай ук укучылар пост темасы белән бәйле сораулар бирә алалар. Әлеге аккаунт комментарийларда аралашып, инглиз телен яхшыртырга мөмкинлек бирә.

@artur.math

Математика – иң авыр фәннәрнең берсе. Артур инде 9 ел дәвамында чыгарылыш сыйныф укучыларын математика буенча БДИга әзерли. Шулар арасында 13 йөз балл җыючы да бар. Кыскасы, кер, кара, языл. Бәлки, син дә 100 балл җыючылар рәтендә булырсың әле.

 

@exam.chemistry

Таня – химия фәненнән имтихан тапшыручы чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бик файдалы булачак. Ул үзе химиядән БДИны 100 баллга тапшырган һәм калганнарга да шундый ук нәтиҗәгә ирешергә ярдәм итәчәк. Таня еш кына әлеге катлаулы фәнне гади сүзләр белән аңлата.

@lazy_english

Бу аккаунт ялкаулар өчен. Инглиз телен җиңел генә өйрәнергә телисеңме? Биредә син һәркөн яңа сүзләр өйрәнә алачаксың. Көн саен монда бер исем, бер сыйфат һәм бер фигыль куялар.

@metodikarki

Ә бу – тулы бер уку үзәгенең бите. Монда язылучылар рус теле буенча кагыйдәләр белән таныша алачак. Биредә укучыларга кыска язмаларда гади итеп кенә авыр кагыйдәләр җиткерелә.

@uchim_rus

Бу бит тә рус телен үзләштерергә ярдәм итәчәк. Блогны рус теле укытучысы Юлия алып бара. Өстәвенә, ул YouTubeта видео-дәресләр дә чыгара.

@egefizika.sergeeva

Мария физика фәненнән БДИда очрарга мөмкин булган барлык биремнәрне синең белән караячак, тикшерәчәк һәм 100 баллга язу өчен әзерлек алып барачак.

@ege_hack_literature

Әдәбият белән кызыксынасыңмы? Ә бәлки, рус әдәбиятыннан имтиханнар тапшырырга җыенасыңдыр? Ирина Дудченконың инстаграмына керсәң, чын әдәбият дөньясына эләгәсең. Монда язучылар турында кызыклы фактлар, файдалы лайфхаклар, БДИ биремнәре һәм теория табып була. Тизрәк языл!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев