Логотип Идель
Бу – тема!

БДИга ӘЗЕРЛЕК ТУЙДЫРСА, НИШЛӘРГӘ?

Чыгарылыш сыйныф укучыларын алда имтиханнар көтә. Бу - бик борчый һәм арыта торган процесс. Быел укучыларга бигрәк тә кыенга туры килде: имтихан тапшыру вакыты әллә ничә мәртәбә күчерелде, киеренкелек артты... Имтихан, аңа әзерләнү һәм аның турында уйлау тәмам туйдырса, нәрсә эшләргә? Бездән берничә киңәш. Алар арсыннан үзегезгә туры килгәнен сайлап алырга да була.

1. Ял көне игълан итәбез. Әлеге көнне үзеңә багышла. Син бик озак өйрәндең, әзерләндең. Хәзер инде ял итеп алсаң да начар булмас. Әлеге көнне дуслар белән күрешергә, кино карарга, һава сулап, йөреп кайтырга була.

2. БДИны бирә алмау - ул әле тормыш бетте, дигән сүз түгел. Аны бит кабаттан бирергә була. Әйе, ул имтихан җиңел түгел. Аны тормышның бер кечкенә генә сынавы итеп кабул итәргә мөмкин, әмма аннан да күбрәк түгел.

3. Эмоцияләрне чыгарабыз. Бик каты елыйсы киләме? Утыр да, елап ал. Начар хисләр, эмоцияләрең чыгар. Аннан кире әзерлеккә дә әйләнеп кайтырга була. Ашыйсың киләме? Берәр тәмле әйбер ашап ал. Аннан тыныч күңел белән эшкә тотынырга мөмкин.

4. Эш арасында ял итеп алырга онытмыйбыз. Күп материал үзләштергәндә баш мие бик нык арый. Шуңа күрә аңа 5-10 минут ял биреп алырга кирәк. Бу вакыт аралыгында күнегүләр эшләп алырга, музыка тыңларга, биеп алырга, йә булмаса тәрәзәдән урамга карар торырга мөмкин.

5. Визуальләштерәбез. Имтиханга керүне, биремнәрне кулга алган моментны, андагы сорауларга җавапны белүеңне күз алдына китер. Тыныч, яхшы атмосферага көйләнергә тырыш. Һәм нәкъ шулай булыр да!

Уңышлар сиңа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев