Логотип Идель
Бу – тема!

БДИга ӘЗЕРЛЕК: МӘГЪЛҮМАТНЫ ИСТӘ КАЛДЫРУ ЫСУЛЛАРЫ

Имтиханнарга санаулы көннәр генә калып килә. Димәк, чыгарылыш сыйныф укучыларына берничә тапкырга күбрәк әзерләнергә кирәк була башлаячак. БДИга әзерлек вакытында укучы күп мәгълүматны кыска вакыт эчендә исендә калдырырга тиеш. Моның өчен махсус ысуллар бар. Бәлки алар арасында нәкъ менә сиңа туры килгәне булыр. 

Кабатлау

Ятлаган материалны кабатлап, аның вакытын һәрвакыт арттырып тору. Мәсәлән, ниндидер бирем буенча теманы үзләштергәннән соң, беренче тапкыр кабатлау 1 сәгатьтән, икенче – 8, өченче – 1 тәүлектән, аннан 1, 3 атнадан булачак.

Мнемотехника

Ассоциацияләр куллану. Ачкыч сүзләр ярдәмендә кирәкле гыйбарәне искә төшерергә мөмкин. Шулай ук рифмалаштыру да саннарны яки сүзләрне хәтердә калдырырга яхшы булыша. Тагын бер ысул: хәрефләр комбинациясе астында истә калдырырга тиешле мәгълүмат яисә мөһим дата яшерелгән була ала. Мәсәлән, Беренче бөтендөнья сугышы башланган ел – 1914, ягъни МТЙУД (мең тугыз йөз ундүрт)

Эббингауз эффекты

Психолог сүзләренчә, без текст башында яисә ахырындагы мәгълүматны төгәлрәк истә калдырабыз. Шуңа күрә текстны өйрәнгәндә, аның катлаулы өлешләрен иң беренче яки иң соңгы итеп ятларга кирәк.

Көчле истә калдыру алымы

Моның өчен кулдан конспект эшләргә, аннан төп тезисларны язып алырга, аларны аңлаешлы тел белән җиңеләйтергә һәм мөһим мәгълүматны маркер белән билгеләп куярга киңәш ителә. Бу ысулның нәтиҗәсе булсын өчен, барлык сизү органнарын да җәлеп итәргә кирәк, ягъни материалны кычкырып уку һәм тыңлау мөһим.

Карточкалар системасы

Бу ысул БДИны тапшырырга, ким дигәндә, бер атна кала ярдәм итә ала. Мәгълүмат язылган карточкаларны өч өлешкә бүләргә кирәк: беренче өлеш –  материалның өйрәнелмәгән өлеше, икенчесендә – хаталар җибәргән темалар, өченчесендә – материалның иң яхшы итеп үзләштерелгән өлеше. Карточкалар белән эшләүнең алгоритмы мондый:

1. Баш миенең эшчәнлеген киметмәс өчен, карточкаларның беренче өлеше көнгә бер тапкыр гына кулланыла.

2. Икенче өлештәге мәгълүматны еш кабатлап тору кирәкми.

3. Алдагы ике этаптагы карточкалар белән уңышлы эшләгән очракта гына, аларны өченче өлешкә кертергә мөмкин.

4. Әгәр өченче өлештәге мәгълүмат онытылса, аны кире икенчесенә күчерергә һәм яңадан кабатларга кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев