Логотип Идель
Бу – тема!

БДИ: НИЧЕК АППЕЛЯЦИЯ БИРЕРГӘ?

БДИ яки ТДИны үзең көткән нәтиҗәләргә бирмәдең, ди. Нишләргә? Хафага бирелергә ашыкма! Имтихан нәтиҗәләренә апелляция бирү мөмкинлеге турында искә төшер. Кайберәүләр аны бирергә курка, янәсе, балларны тагын да киметергә мөмкиннәр. Тик монда нечкәлекләрне белеп эш итәргә кирәк. Һәм барысы да яхшы булачак.

13 июньдә БДИның төп дулкыны тәмамланды, дияргә була. Хәзер, 1 июльгә кадәр бөтен предметлар буенча да резерв көннәр дәвам итә. Алар вакытында ике имтиханы бер көнгә туры килгәннәр яки минималь баскычны уза алмаган укучылар имтихан тапшыра. Шуның белән беррәттән, БДИ нәтиҗәләре белән килешмәүчеләр аңа апелляция дә бирә ала.

Кайчан бирергә?


Апелляция ике төрле була. Беренчесе – БДИ үткәрүдәге кагыйдәләр бозылу белән килешмәү. Ул имтихан вакытында ук тапшырыла. Махсус комиссия караганнан соң гына карар чыгарыла. Әгәр апелляциясе уңай якка хәл ителсә, укучы имтиханын тагын бер кат тапшыра ала.

Икенче төр апелляция – БДИның баллары белән килешмәү. Чыгарылыш сыйныф укучылары еш кына шушы төр апелляцияне бирә дә инде.

Апелляциягә ничек әзерләнергә?


Укучы апелляцияне БДИ нәтиҗәләре рәсми рәвештә игълан ителгәч, ике көн дәвамында апелляция тапшыра ала. Моның өчен иң яхшысы – укытучылга һәм репетиторга мөрәҗәгать итү. Бәяләүнең кайсы критерийлары белән килешмәвең турында фикерләшеп, үз позицияңнең төгәл аргументын формалаштыр. Тик шунысын да истә тотарга кирәк: биремнәрнең эчтәлеге һәм структурасы, кыска җавап таләп ителгән җавапларга да апелляция бирергә ярамый.

Апелляция ничек уза?


Махсус комиссия апелляция үткәрү вакыты һәм урынын билгели. Анда укучы үзе генә яки әти-әнисе (яки законлы вәкилләре) белән бергә килә. Әгәр алдан әзерләнеп куйсаң, ышаныч кәгазен укытучыга да ясатырга мөмкин. Андый очракта ул да мәктәп укучысы белән бергә апелляция була торган урынга керә алачак.

Әгәр комиссия керә-керешкә үк эшнең тикшерелүе, баллар өстәлмәве турында хәбәр итә икән, куркырга кирәкми. Ни өчен мондый карар кабул ителүе турында аңлатуларын сорарга кирәк. Әгәр әлеге бәхәс хәл ителмичә кала икән, бу очракта федераль дәрәҗәдәге апелляция уздырылуы турында сорарга кирәк. Ләкин бу очракта үз балларыңның югары булуына һәм эшеңнең, чыннан да, шундый лаеклы дәрәҗәдә икәнлегенә тулысынча ышанырга кирәк.

Укучы үзе апелляция үткәрелү урынында булмаска да мөмкин. Бу очракта карар комиссия утырышыннан соң чыгарыла.

БДИ балларын ничек арттырырга?


Укучы комиссия белән бергә тулы җавап таләп ителгән, бәхәскә китергән җавапларны карый. Ике як та үз позициясен белдерә. Һәм монда укучының төгәл һәм аргументлар китереп сөйли белүе дә күп роль уйный. Әгәр син ояла һәм борчыла торган кеше икәнсең, апелляция процедурасына әти-әниең белән килергә курыкма. Югалып калсаң, алар сиңа ярдәмгә килер.

Тыныч кына сөйләш, тавышыңны күтәрмә. Апелляция дусларча мөнәсәбәтле атмосферада узарга тиеш. Әгәр эш, чыннан да, баллны арттыруга лаеклы икән, бу шулай булачак.

Әгәр баллны киметергә теләсәләр?


Комиссия баллны арттырырга да, киметергә дә мөмкин. Биредә бер киңәшне истә тотарга кирәк: әгәр син апелляция белән килешмисең икән, бернинди документка да кул куйма. Апелляциядә катнашсаң, синең имзаңнан башка аның нәтиҗәләре гамәлдә саналмаячак.
! 2019 елда БДИ тапшырыр өчен 750 мең кеше теркәлгән. Шуларның 662 меңе – 2019 ел чыгарылыш укучылары.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде


Чыганак: “Аргументы и факты” газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев