Логотип Идель
Бу – тема!

БАШ МИЕНӘ 9 БҮЛӘК ЯСЫЙБЫЗ

Бүләкне кем яратмый? Хәтта баш мие дә бүләкләрне бик ярата. Икән. Ул гына да түгел: баш мие аларга мохтаҗ. Әйдәгез, бердәнбер баш миебезне сөендереп алыйк. Бетмәс эшләр, стресс, авырлыклар... Болар барысы да безнең газиз башкаебызга тискәре йогынты ясый. Шушы шартларда да яхшы эшләсен өчен аңа бүләкләр ясарга кирәк. Моны ничек эшләргә?

1. Көн уртасында йоклап алабыз.

Көн уртасында йокап алуның файдалы булуы турында күпләрнең ишеткәне бардыр. Бу рәвешле ял итеп алу чыннан да тәнгә дә, җанга да көч бирә. Баш мие эшчәнлеге яхшыра, кәеф күтәрелә. Нибары 10-15 минут йокы сезнең гадәти көннәрегезгә зур үзгәрешләр алып киләчәк. Чөнки йоклап алганнан соң сез эшләргә, идеяләргә яңа көч белән тотыначаксыз.

2. Йокларга ятар алдыннан иҗат белән шөгыльләнәбез.

Бик авыр көн булдымы? Йокларга ятар алдыннан бераз рәсем ясап алыгыз. Әлеге ысул баш миен дә ял иттерер, тынычланырга да ярдәм итәр.

3. Берничә эшкә берьюлы алынмыйбыз.

Әгәр эшләгән эшебезнең нәтиҗәле булуын теләсәк, берничә эшкә берьюлы алынмыйбыз. Икенчесенә беренчесе беткәч тотынырга да була бит. Бары шул вакытта гына безнең баш мие эффектив итеп эшләргә сәләтле. Бу сезгә авыр бирелсә, эшлисе эшләр исемлеге төзегез. Нәтиҗәдә, гадәттәгедән күбрәк нәрсәгә өлгерәчәксез һәм азрак арыячаксыз.

4. Актив яшәү рәвеше алып барабыз.

Безнең баш мие кардиокүнегүләрне үлеп ярата. Йөрү, йөгерү, йөзү артык авырлыктан котылырга ярдәм итүдән тыш, әле баш миен чыныктырырга да булышачак. Көн саен 15-30 минут кардиокүнегүләр ясау (җәя йөрү дә керә) арган баш миенә хәл кертер.

5. Каләм белән кәгазьдән баш тартмыйбыз.

Компьютер, смартфон һәм башка гаджетлар безнең тормышыбздан кәгазь белән каләмне кысрыклап чыгарырга маташа. Тик без моны булдырмаска тиеш. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, кәгазь блокнот һәм каләм куллану (язу) баш мие эшчәнлеген яхшырта.

6. Витаминнар турында онытмыйбыз.

Баш миенә көн дә яңа бер эш йөкләү белән беррәттән, аңа витаминнар бирү турында да онытмасак иде. Рационыгызга төзәтәтмәләр кертегез. Анда В төркеме витаминнары, С, D, E, P витаминнары җитәрлек күләмдә булсын. Алар баш мие эшчәнлеген, хәтерне яхшыртырга булышачак.

7. Яңа тел өйрәнәбез.

Яңа тел өйрәнү - баш мие өчен менә дигән күнегү. Чөнки ул аңа бөтен яшерен сәләт һәм мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итә.

8. Медитация белән шөгыльләнеп алабыз.

Медитация – физик яктан да, рухи яктан да ял итеп алу менә дигән ысул. Ул тынычландыра, киеренкелекне бетерә һәм баш миенең барлык өлешләренә дә уңай йогынты ясый.

9. Оптимист булабыз.

Бары яхшы нәрсәләр турында гына уйлау да баш мие эшчәнлеген яхшырта. Яңа ачыш, идеяләргә китерә.

Уйлап карагыз: бу исемлектәге кайсы нәрсәләрне сез инде эшлсез? Ә кайсыларын эшли алачаксыз? Иң отышлыларын сайлап алабыз да, баш миебезне сөендерә башлыйбыз!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев