Логотип Идель
Бу – тема!

БӘЙГЕ: ИҢ-ИҢ ШӘП УКЫТУЧЫ АБЫЙ /НӘТИҖӘ/

Бөтен кеше бәйрәм алды дип куанып йөргәндә, бабайларга, әтиләргә, абыйларга, дусларга бүләк эзләгәндә, без башка нәрсә турында уйлыйбыз.

Бер атна дәвамында «Ялкын» укучылары Татарстанның иң-иң шәп укытучы абыйсын сайлады. Кызык өчен генә үзебезнең укытучы абыйларыбызны барлыйсы килеп китте. Уйлаштык, «Ялкын» версиясе буенча «Иң-иң шәп укытучы абый» дигән фотобәйге уздырырга булдык.

Берничә генә укытучы фотосы булыр инде, дигән идек. Ялгыштык. Шөкер! Почтабызга 24 укытучының фотосы һәм һәрберсе турында чын күңелдән язылган иншалар килде. Бәхет бит бу!

Тавыш бирүгә нибары бер генә атна бирелсә дә, 6664 кеше үз фикерен белдереп өлгерде. Бүген исә нәтиҗәләр ясыйбыз!

Уйлаштык та 3 урын билгеләргә булдык. Һәрберсенең җиңүләре лаеклы.

1нче урын: Равил Фирдәвес улы Йосыпов – Азнакай шәһәре гимназиясенең укытучысы (1225 тавыш)


2нче урын: Әнәс Абдулла улы Иксанов – Казан шәһәре Идел буе районының 129нчы рус-татар мәктәбе укытучысы (1136 тавыш)


3нче урын: Гөлүс Әхәт улы Габдуллин – Сарман урта мәктәбе укытучысы (1114 тавыш)


Ә бүләккә нәрсә соң?

Җиңүче дипломы, истәлекле бүләкләр һәм «Ялкын» журналының 95 яшьлек туган көнен бәйрәм итү чарасына чакыру көтегез!


Кадерле җиңүче абыйларыбыз, без, һичшиксез, Сезнең белән элемтәгә керербез. Чаткы Ялкынлыдан шалтырату көтегез.

Кечкенә генә бәйгебездә катнашкан һәркемгә зур РӘХМӘТ! ❤?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев