Логотип Идель
Бу – тема!

АЙДАР ГАЛИМОВ: «ТӨШЛӘРЕМДӘ МИНЕ ӘЛЕ ДӘ БУЛСА АРМИЯГӘ АЛАЛАР...»

Сөйгәнеңә, якыннарыңа хат язу. Аларны озак күрми торып сагыну. Туган якны юксыну... Эх, ни генә дисәләр дә, армиянең үзенә генә хас романтикасы бар. Әмма моңа карамастан, «армия» төшенчәсе күпләрне шүрләтә, хәрби хезмәтне «бөтенләй кирәксез» дип табучылар да бар хәтта. Һәм, әйе, бәйрәм белән сезне, ир-егетләребез!

Бүгенге көндә армия сафларында хезмәт итү актуальме, гомумән, кирәкме ул? Кызык, әмма бу сорауга уңай һәм тискәре җавап кайтаручылар бертигез булып чыкты, ягъни, 50/50. Күпчелек хатын-кызлар: «Әлбәттә, кирәк! Биредән егетләр чын ир-ат, якыннарының горурлыгы булып кайта» һәм «Яшь, «юләр» вакытта һичшиксез барып калырга кирәк», –дигән фикер яклы. Кайбер егетләр исә, киресенчә, «Армия ул – вакытны бушка сарыф итү» дип саный... Бу сүзләрдән соң үзеннән-үзе «Армиягә бармаган егетләргә карашыгыз нинди?» дигән сорау туа. Барлык җавап кайтаручылар да бер авыздан «Качып калган булса – оят, сәбәпләре булган икән – сүз дә юк, яхшы карашта» диделәр. Килешми мөмкин түгел.

Алмаз Халиков, сатучы-кассир. Танк гаскәрләрендә хезмәт иткән (2019-2020 еллар):

– Теләсәң-теләмәсәң армиягә барырга кирәк, минемчә. Аннары качып йөрмәс өчен, тыныч күңел белән яшәү максатыннан бигрәк тә. Башта кыенрак инде, әлбәттә: белгән кешеләр бармак белән генә санарлык, телефон, интернет та юк дәрәҗәсендә. Әмма тора-бара армия шартларына ияләшәсең, дуслар да табасың. Ел ахырында алар иң якын кешеләргә әйләнә дә куя. Гармун, гитара астында офицерлар белән кушылып җырлаулар, табын хәстәрләп яңа ел каршылаулар, туган көн уздырулар мәңге истә калырлык хәтирәләрдер ул, минемчә... Армия сафларында хезмәт иткән кеше чын ир-егет булып кайта, дигән сүзләр белән, һичшиксез, килешәм!

Рүзәл Гиниятуллин, тимерче-штамповщик. Радиоцион, химик һәм биологик яклау гаскәрләрендә хезмәт иткән (2013-2014 еллар):

– Хәрби хезмәткә 18 яшемдә киттем. Армиягә шул «юләр» чакта барып калуың уңайлырактыр ул. Биредә моңарчы боевикларда гына күргән хәрби техниканы, автомат, гранаталарны үз кулың белән сүтеп-җыю – һәр егетнең хыялыдыр бу, минемчә. Хәрби хезмәттән куркасы юк, биредә яңа җирләр күреп кайтасың, дуслар табасың, тормышның кадерен белергә өйрәнәсең. Армия начар якка үзгәртә дип уйламыйм. Дисциплинаны үтәү, җаваплы булу, хәтта гәүдәне төз тоту – болар барысы да тормышта кирәк!

Илшат Нуриев, Арча муниципаль районы башлыгы. Хәрби-диңгез флотында хезмәт иткән (1985-1987 еллар):

– Мин армия сафларына Авыл хуҗалыгы институтында укыганда бардым, 2 курсның кышкы сессиясен тапшыргач. Ул вакытта хәзерге сыман укып бетергәнне көтеп тормыйлар иде. Ир-атлар гына җыелган җирдә, әлбәттә, идеаль тәртип булып бетә алмый, әмма мин хезмәт иткәндә «дедовщина» дигән әйбер юк дәрәҗәсендә булды. Совет армиясендәге дисциплина, физик әзерлек, яхшы ашату һәм хәрби кием бик ошый иде. Ул вакытта хәзерге кебек иркенлек юк, шуңа да рота командиры: «Кеше диңгезгә акча түләп тә килә алмый, ә сез шушында килеп су коенырга иренәсез», – дип сүгәргә ярата иде. Армиядән куркып йөрергә кирәкми! Бүгенге көндә бигрәк тә...

Айдар Галимов, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты. Һава-десанты гаскәрләрендә хезмәт иткән (1986-1988 еллар):

– Хәрби хезмәткә техникумны бетергәч тә киттем, хәтта дипломны да алып өлгермәдем. Һава-десанты гаскәрләренә эләгү ул – зур бәхет, хыял иде. Шуңа күрә 3 сыйныфта укыганда кулым сынуын яшердем хәтта, юкса алмаслар иде. Физик һәм мораль яктан чыныгып үстем. Беренчедән, һәрвакыт спортка мөнәсәбәтем яхшы булды. Икенчедән, мин дүрт ел тулай торакта яшәдәм, ә бу инде бер армияне үткән кебек, шуңа да мораль яктан нык идем.(көлә)Хәрби хезмәттән кайтуыма 33 ел була, ә төшләремдә мине әле дә булса армиягә алалар... Аллам сакласын, әмма илдә нидер булып, хәрби хезмәткә чакырсалар, Ватаныбызны, гаиләбезне сакларга һәрвакыт әзер! Мин Совет армиясендә хезмәт иткән кеше, хәзер исә дөньялар, мөнәсәбәтләр, ватанпәрварлык хисе, кыйммәтләр үзгә. Хәзер армиядә хезмәт итү озак түгел, 1 генә ел. Мөмкинлеге булган кешегә бирегә барып кайту – ул чыныгу гына. Шулай ук психологик, физик яктан, хәтта эшкә урнашканда да файдасы булмый калмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев