Логотип Идель
Бу – тема!

АВЫР ЧОР ҺӘМ ҮЗБӘЯ: ЯШҮСМЕРЛӘРГӘ КИҢӘШЛӘР

Баласының максатчан, кыю, үз-үзенә ышанган булуын кайсы әти-әни генә теләми икән? Бу сыйфатлардан башка олы тормышта үз урыныңны табу шактый кыен, һәм шуңа күрә әлеге сыйфатларны үзеңдә тәрбияләргә кирәк. Тик ничек? Бу турыда сиңа “Син үзең уйлаганнан да көчлерәк” китабы сөйләр, ә без синең өчен әлеге китаптагы кызыклы киңәшләрне билгеләп үтәрбез.

Үзеңнең уңышларың турында язып бар

Үзеңнең яхшы якларың турында онытмас өчен, уңышларың турында язып бара башла. Менә хәзер үк бүген сине үзең белән горурланырга мәҗбүр иткән 5 әйбер турында яз. Ниндидер зур әйберләр хакында гына язу турында сүз бармый, әлеге исемлектә төрледән-төрле әйберләр булырга мөмкин, мисал өчен:

1. Кемдер кушканга түгел, ә үзем белеп бүлмәмне җыештырдым.

2. Мәктәпкә соңга калмадым.

3. Дустыма яңа теманы аңларга ярдәм иттем (өй эшен эшләргә булыштым).

4. Киләсе атнада математикадан булачак контроль эшкә яхшылап әзерләндем.

5. Иптәшем кәефсез чакта, аңа мәзәкләр сөйләдем һ.б.

Мондый исемлекне көн саен алып бару мөһим. Уку көннәрендә дә, ялларда да, каникулларда да. Көн саен үзең белән горурланырдай биш гамәл.

Эчке әңгәмәң позитив булсын

Күңелеңдә тискәре, күңелсез уйлар туа башласа, аларны позитив, якты уйлар белән алыштырырга тырыш. Күңел тавышың сиңа начар сүзләр сөйли башлый икән, җавап бир! Тискәре халәт, хәл турында озак, кайта-кайта уйланып утырганчы, бүген синең кәефеңне күтәргән, елмаерга мәҗбүр иткән әйберләрне исеңә төшер.

Менә бу җөмләләр урынына:

«...мин бернәрсәне дә җиренә җиткереп эшли белмим»;

«...минем белән беркем дә дуслашырга теләми»;

«...кайвакыт шундый дивана инде мин!»;

менә боларын куллан:

«...мин яхшы итеп учак тергезә (йомырка тәбәсе пешерә, җырлый, чигә һ.б.) беләм»;

«...мин үзем кем белән дә булса дуслашырга тырышып карый алам»;

«...мин хайваннар (гөлләр, футболчылар, йолдызлар һ.б.), аеруча этләр турында күп беләм»

Үзеңне башкалар белән чагыштырма

Бу гадәттән котылу, чыннан да бик авыр. Кешеләрне бер-берсе белән чагыштыру безнең канга сеңгән: әти-әниләр балаларын башка кеше балалары белән чагыштыра, укытучылар – укучыларны. Бу – мәгънәсезлек. Бары шуны онытма: син – берәү генә, син – уникаль, дөньяда бүтән нәкъ синең сыман бер генә кеше дә юк. Моны күңелеңнән генә кабатларга онытма.

Үзең турында ни уйларлар дип борчылма

Яңа кешеләр белән күрешкәндә, нидер эшләгәндә без гел борчылабыз: минем турыда ни уйларлар, ошармынмы мин аларга, юкмы? Мондый уйлар кирәксез борчу, стресска китерә. Шуңа күрә, уйларыңны бераз башка якка борып җибәрергә кирәк: минем яңа танышларым нинди кешеләр булыр икән, алар миңа ошарлармы, юкмы?

Үзеңә кызыклы шөгыль тап

Буш вакытыңны кирәкмәгән эшләр, уйлар белән үткәрмәс өчен, үзеңә кызыклы, җаныңа якын шөгыль тап. Күңелең нинди өлкәгә тарта? Уйлап карасаң, син әллә ниләр эшли аласың: комикслар яз, баскетбол уйна, сайтлар ясарга өйрән, гитарада уйна... Син барысын да булдырачаксың, бары бераз үҗәтлек кенә кирәк!

Сәламәтлегеңне кайгырт

Көндәлек тормышыңда хәрәкәт күп булсын. Җәяү, сәпидтә йөр, кышын чаңгыга бас. Бу сиңа сәламәтлегеңне ныгытырга гына түгел, ә үз-үзеңә ышанычны арттырыга, дөньяга позитив карарга да ярдәм итәр. Сәламәт тәндә сәламәт акыл дип белми әйтмәгәннәр бит!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев