Логотип Идель
Бу – тема!

АВТОМАТ ҖЫЯ КЫЗЛАР...

Кулга автомат тотып карау – бер хәл, ә менә сүтеп җыя белү һәркемнең кулыннан килми. Егетләргә бу эшне “ә”, дигәнче башкарып чыгарга кирәк булса да, кызларга андый таләп юк-югын. Тик, Балык Бистәсе кызлары Калашников автоматын берничә секундта күзне йомып та җыярга өйрәнгән!

Балык Бистәсенең 2нче урта мәктәбендәге автомат сүтеп карау ярышларында укучылар да, хәтта укытучылар да көч сынашкан. 23нче февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйгедә һәр теләгән кеше автомат сүтеп-җыеп караган. Тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Рөстәм Камилович Гобәйдуллин тәкъдим иткән бәйгедә егетләр генә түгел, кызлар да, ялт иткәнче, автомат җыйган. Авыр дип тормаганнар, үзләрен күзне бәйләп тә сынаганнар.

Әлеге бәйгенең инициаторы булган Рөстәм Камилович исә мәктәптә мондый бәйгеләрнең еш булуын искәртә. Тик бу юлы укытучылар һәм укучылар арасында узган ярышны берләштерергә булганнар. “Бәйгедә 45 кеше катнашты. Анда катнашып, хатын-кыз укытучылар үзләре үк кызларга шәхси үрнәк күрсәтә. Аларга карап, башкаларның да автоматны сүтеп җыю теләге уяна.  Мондый чаралар ярдәмендә укытучыларга карата хөрмәт ныгый, бердәмлек хисе тәрбияләнә. Автоматны җыю өчен, беренче чиратта, теләк кенә кирәк”, – дип сөйли ул.

Физкультура укытучысы Зилә Низамова үз мисалында укучыларга шәп үрнәк күрсәткән: Калашников автоматын күз ачык килеш тә, бәйләнгән килеш тә җыйган. Укытучылар һәм балалар арасында автоматны нәкъ менә ул тизрәк – барлыгы 22 секунд 31 миллисекундта җыйган. Мәктәп укучысы Айзилә Бәдретдинова дә аннан калышмаган: аңа Калашниковны “егып салырга” 24 секунд кирәк булган.

[embed]https://youtu.be/jBniLjnCyKE[/embed]

“Ялкын” журналы Балык Бистәсенең 2нче урта мәктәбенең физкультура укытучысы Зилә Низамова белән элемтәгә керде.

 - Зилә Зөлфәтовна, күз бәйләнгән килеш автомат җыю авырмы?

- Бу бер дә читен түгел икән. Моңа махсус өйрәнмәдем. Мәктәптә укыганда, Рөстәм Камилович биргән белемнәр бик ярдәм итте.

 - Йомык күз белән автомат җыю озакка сузыладыр инде?

- Әйе, вакыт күбрәк таләп ителә. Гадәттә, үземнең шәхси рекордым 21 секунд 09 миллисекунд булса, күзне бәйләгән килеш автоматны 49 секундта сүтеп җыйдым.

 - Беренче тапкыр Калашников автоматын кайчан сүтеп карадыгыз?

- 10нчы сыйныфта. Ул вакытта, малайлар белән чагыштырганда, кызлар автомат белән күбрәк кызыксына иде (елмая). Калашников автоматын тотып карау кына түгел, үзара ярышып җыю безгә рәхәтлек бирә иде. “Аҗаган” уеннарында да актив катнаша идек.

 - Автоматны сүтеп җыя белер өчен, нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?

- Тизлек һәм кайсы деталь артыннан нәрсә барганын гына истә калдыру мөһим.

 - Әгәр кызларга армиягә барырга дигән хәбәр чыкса, барыр идегезме?

- Мин аны күп тапкыр әйткәнем бар. Һичшиксез, барыр идем. Миңа хәрби юнәлеш ошый. Заманында Казанның юридик институтына керәсе идем. Бөтен медицина тикшеренүен узгач, мине үлчәүгә бастырдылар. Ул вакытта авырлыгым 38 килограмм, буем да кечкенә иде. Авырлыкны арттырырга бер атна вакыт бирделәр. Мине әни ул атна эчендә ничек ашатканны белсәгез! Алай булса да авырлыгым 200 граммга артты. Шуңа мин анда керә алмадым. Әмма үземнең яраткан спорт юнәлешен сайладым. Моңа бер дә үкенмим.



Хәер, Балык Бистәсенең 2нче урта мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаралар моның белән генә тәмамланмаган. Бәйрәм уңаеннан, укучылар строй җырын башкаруда, стройда йөрүдә, рәсем ясау, шигырь сөйләүдә ярышкан. Балык Бистәсе 2нче урта мәктәбе коллективы мондый идеяләрне тормышка ашырырга, төрле чаралар уздырырга ярдәм иткәне өчен директорлары Мөнирә Робертовна Талалаевага, шулай ук тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Чулпан Ваниловна Нәбиуллинага һәм Рөстәм Камилович Гобәйдуллинга рәхмәтле.



Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Фотолар язма геройларының шәхси архивларыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев