Логотип Идель
Бу – тема!

АТ БЕЛӘН ЗЕБРА СУГЫША: UFC БЕР ЧИТТӘ ТОРСЫН!

Социаль челтәрләрдә Казан Кремле янында ат һәм зебра костюмына киенгән ике адәмнең тәпәләшеп торуы төшерелгән видео таралган. Бу видеода "зебра" һәм "ат" бер-берсенә тояклары белән суккалыйлар. Ә иң кызыгы, читтә бу вакыйгаларның шаһите - ишәк басып тора. Чын түгел инде, тегеләр кардәше, костюмнан!

Дөресен әйтик, бу ике "хайванның" төрткәләшүе чын сугышуга бик охшаман.  Ә бәлки, зур авыр киемнәрдән булулары гына комачаулагандыр. Чын тарткалашуга китә калса, кызык табып карап торучы йөзләгән (!) кеше ни дә булса эшләрләр иде. Видео астындагы коментарийларда "Болар булганда UFCларың бер читтә торсын" ише сүзләр дә күренгәли. "Өч баһадир" мультфильмыннан Юлий исемле ат белән "Мадагаскар"дан Мартин атлы зебра нәрсә бүлешә алмаганнар, дип кызыксынасыздыр. Соң бик гади бит инде, клиентлар өчен "көрәшә" алар. Кешеләрдән фото, ә кайвакыт хәтта кочакланышу өчен генә дә акча алып йөргән бу "акыллы" эшмәкәрләр күпләрнең җелегенә үтәргә җитешкәннәр иде инде. Аеруча Бауман урамыннан тыныч кына үтәм димә. Әллә кайдан гына килеп чыгып, өстеңә атланырга торалар. Фотога төшә калсаң, башың бетте, (ой, юк, акчаң бетте) дип уйла. Бу тояклыларның төгәл прайс-листлары юк: кемнәндер 200 сорасалар, икенче берәүдән 400 таләп итәргә мөмкиннәр.

Казанда хәлләр алай ук хөрти түгел икән әле. Санкт Петербург халкы бу акча талаучылардан шулкадәр гарык булганнар, аларның шул рәвешле акча эшләп йөрүләрен тыюны сорап петиция ачып җибәргәннәр! 4000 имза җыелырга өлгергән инде...

Бу ишәк, атларга төрле яктан карарга була, әлбәттә. Бер яктан, алар безнең кебек үк кешеләр, аларның да ашыйсы-эчәсе килә, аларга да акча кирәк. Икенче яктан, артык бәйләнчек булулары, артыңнан "тагылып" йөрүләре бера-аа-аз гына (бик каты) ачуны чыгара.

Ә теге Мартин белән Юлийның тәпәләшү тарихына кайтсак, бу тарткалашу 15 минуттан артык дәвам итмәгән, полициягә гариза бирүчеләр булмаган, мөгаен, клиентларны бүлешү буенча уртак фикергә килә алганнардыр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев