Логотип Идель
Бу – тема!

АНОМАЛЬ ЭССЕ ҺАВА: НИЧЕК САКЛАНЫРГА?

Казан. Июнь азагы. Коточкыч эсселек... Беләсегез килсә, хәзерге вакытта республикабызда һава торышы нормадан тугыз градуска югарырак икән! Ял көннәрендә һәм икенче атнада да аномаль эсселек саклана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте.

Без исә шәһәрдә яшәүче аудиториябез өчен күпмедер дәрәҗәдә эсселектән качу серләрен таптык. Әлеге мәгълүмат белән, әлбәттә, бүлешергә әзербез! Дизайнер Светлана Серова «Мәскәү сөйли» радиостанциясендә фатирны кондиционерсыз да суыту ысулларын атады.

Эксперт, беренче чиратта, тәрәзәләрне ябучы пәрдәләргә игътибар итәргә тәкъдим итә:

«Тәрәзәләрне төрле ысуллар белән капларга була. Мәсәлән, кара пленка – очсыз, уңай һәм тиз. Пәрдәләрдән исә, гомумән, баш тартырга кирәк. Кояш нурларын чагылдырган һәм тиз кыза торган синтетик тукымалардан арынырга киңәш итәм. Ак төстәге натураль лен тукыма булса, күпкә яхшы», – дип аңлатты Серова.

Белгеч шулай ук биналарны мөмкин кадәр күбрәк дымландырырга кирәклеген дә билгеләп үтте:

«Беренче эш итеп, идәндәге барлык келәмнәрне җыеп алабыз! Дымлы җыештыру шунда ук фатирны суытып җибәрә икәнен онытмыйбыз! Йортта һава дымландыргыч җайланма (увлажнитель воздуха) булмаса, кечкенә генә су бакчасы эшләргә була: без өйдәге үсемлекләрне, мәсәлән, турыдан-туры суга утырта башладык. Йортка аквариум, киң яфраклы өй үсемлекләре, әйтик, фикус куярга киңәш итәләр, чөнки болар барысы да бинаны дымлы тотарга ярдәм итә», – дип дәвам итте Светлана Серова.

Дизайнер шулай ук йокы алдыннан урын-җирне суыткычка куеп торырга мөмкин, дип белдерде. Дымланмасын өчен башта аны пакет эченә салып, әлбәттә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев