Логотип Идель
Бу – тема!

АЛЬБИНА МАЛИКОВА: «ҺӘРКЕМ ҖЫРЛАРГА ӨЙРӘНӘ АЛА, ӘММА һәр КЕШЕ ДӘ ҖЫРЧЫ БУЛА АЛМЫЙ»

Безнең бүгенге кунагыбыз – тылсымлы музыка дөньясында яшәүче, Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә дирижёр-хор бүлеге студентлары педагогы, Казанның Совет районында урнашкан 4 нче санлы балалар сәнгать мәктәбендә хор һәм вокал укытучысы Альбина Маликова. Ул Казан музыка училищесында, ә аннары Казан дәүләт консерваториясендә белем алган. 3 курс студенты булганда ук, музыка мәктәбендә хор һәм вокал дәресләрен укыта башлаган.

– Сездә, сәнгать мәктәбендә шөгыльләнгән балалар һәм аларның иҗади үсеше турында ниләр диярсез?

Минем белән шөгыльләнүче балаларның барысы да диярлек шәһәр, халыкара, Россия бәйгеләрендә лауреат булалар, шәһәр күләмендәге чараларда актив катнашалар.

«DELIZIA» хор коллективы турында күпләрнең ишеткәне бар. Сез бу коллективның җитәкчесе дә бит әле?

Әйе, мин «DELIZIA» коллективын җитәклим. Бу коралчылар хор төркеме, анда 40тан артык бала катнаша. Коллективыбыз бик зур уңышларга ирешә, даими рәвештә концерт эшчәнлеген алып бара. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: безнең әлеге төркем Россия масштабындагы «Үрнәк коллектив» исеменә ия. Моннан кала, тагын ике хор коллективы, 2018 елда барлыкка килгән «Весёлые нотки» кечкенәләр хор төркеме һәм уртанчылар төркеме  – «Дольче» да бар. Алар шулкадәр бай һәм күңелле иҗади тормыш алып бара, белсәгез!  

Альбина Ягкуповна, бу коллективларның репертуарында татар теле нинди урынны алып тора? Гомумән, балалар татарча җырларны башкарырга омтылалармы?

– Һәрбер музыка укытучысының репертуарында да татар теле бар, әлбәттә. Ул безнең хезмәтебезнең олы бер өлеше дисәм дә була. Без халык, эстрада, балалар җырларын бик яратып башкарабыз. Хорда шулай ук татар композиторларының музыкасына, операдан өзекләргә зур игътибар бирәбез.

2011 елдан бирле «DELIZIA» хор төркеме Муса Җәлил исемендәге Татар Дәүләт Опера һәм Балет театрында «Сөембикә», «Җәлил» кебек операларда катнаша, татар телендә бик катлаулы виртуоз номерларны башкара. Шулай ук, төркемнең «Турандот» Италия операсында һәм «Борис Годунов» дигән рус операсында да катнашканы бар. Балаларга Татар дәүләт опера театрында чыгыш ясау бик ошый. Чөнки ул – классик  музыка белән кушылу, бер сәнгатьнең икенчесенә кагылуы. Болай син бала гына икән, анда – олы бер артист.

– Хор төркемнәреннән кала, аерым җырлаучылар турында нәрсә әйтә аласыз?

Миндә шөгыльләнә торган җырчы, солистлар да аерым эстрада бәйгеләрендә катнаша. Менә хәзерге вакытта, мәсәлән, ике солист – Кәрим Галиев белән Дилбәр Зиятдинова «Туган тел» һәм «Шаян ТВ» телеканалларында татарча тапшыруларда төшә. Кәрим хәтта «Сәйлән» тапшыруында финалга  кадәр үк узды.  

– Альбина Ягкуповна, җырда иң мөһиме нәрсә? Теләсә кайсы кеше яхшы җырлый аламы?

– Җырда иң мөһиме – музыканы тоемлау сәләте булу, аны ишетә белү. Һәркем җырларга өйрәнә ала, әмма бар кеше дә җырчыга әйләнә алмый. Чын-чынлап яхшы тавыш иясе булу – табигый сыйфат. Әгәр җырлау тәҗрибәсе, таланты булып, кеше аны киләчәктә тагын да үстермәсә, ул шулай бер урында тапталып торудан туктамаячак. Шуны әйтәсем килә: музыка мәктәбендә белем алу – киләчәктә музыка белән шөгыльләнергә теләүчеләрнең төп этапы.

Үз эшегездә иң ошаганы нәрсә?

– Мин балаларны бик яратам. Җырларга гына өйрәтеп калмыйм, ә аларда эстетик зәвык та тәрбиялим. Музыка мәктәбен тәмамлаган балалар башкаларга караганда креативрак, игелеклерәк булалар, дип уйлыйм.

– Кайбер балалар музыка мәктәбенә йөри башлый да, аннан ташлый. Баланың музыка белән кызыксынуын ничек саклап калырга?

– Балага кызыксынуны саклап калырга гаилә ярдәм итә. Шәхсән мин үзем, укытучы буларак, материалны кызыклы итеп бирергә тырышам. Әмма бала алган белемен өйдә ныгытмый икән, үзләштерелми калган авыр биремнәр туплана гына бара. Ата-ана берни аңламаса да, бала шөгыльләнгән вакытта, аңа мотивация биреп утыра икән, аңа җиңелрәк булачак. Гадәттә, «Вокал» һәм «Хор» – кызыклы дәресләр. Ә менә «Фортепиано» һәм «Сольфеджио» предметлары исә башкачарак, анда барлык биремнәрне дә, төшереп калдырмый, җентекләп эшләргә кирәк.  

– Укытучы үз укучыларыннан нәрсәгә дә булса өйрәнә диләр. Сез үзегезнекеләрдән нәрсәгә өйрәндегез?

 Хәзерге балалар үз-үзләренә бик ышанучан һәм шактый кыю. Аларга сүз иреге хас. Эшли башлаганда гына, миңа ул сыйфатлар җитми иде кебек. Ә хәзер исә мин балалардан өйрәндем дисәм дә була.

Альбина Ягкуповнадан тавышны кую буенча киңәшләр:

Тавыш аппаратын җылыту өчен – вокал күнегүләре, 15 минутлык распевка, Стрельникова буенча сулыш гимнастикасын эшләү бик мөһим. Шушы күнегүләр комплексын үтәгәч кенә, җырларга күчәргә мөмкин. Театр уку йортлары студентлары, корреспондентлар, телевидениеда тапшырулар алып баручылар еш куллана торган артикуляцион гимнастика да тәкъдим ителә. Шулай ук, дикция яхшырсын өчен, тизәйткечләр әйтергә кирәк.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев