Логотип Идель
Бу – тема!

Алабугада балалар арасында Коръән укучылар бәйгесе узды

Шәһәрнең Җәмигъ мәчетендә 16 яшькә кадәрле балалар арасында Коръән укучылар бәйгесе узды. Әлеге бәйге ел саен март аенда үткәрелә. Быелгы Коръән уку бәйрәмендә 70тән артык бала катнашты. Искәртик, быел катнашучылар саны башка елларга караганда ике тапкырга күбрәк. "Бу бик сөенечле күренеш", дип билгеләп үттеләр бәйгене оештыручылар. Быел башка еллардан аермалы буларак, бәйгедә Алабуганың Илмәт, Морт, Дөм-Дөм авылларыннан килгән балалар да катнашты. Бәйгенең максаты - балаларда Коръәнгә мәхәббәт уяту, сүрәләрне дөрес итеп укуны камилләштерү.

Бәйгенең төп өлеше башланыр алдыннан имам-мөхтәсиб Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов балалар белән әңгәмә уздырды. Балалар сорауларга җавап бирде, үзләренең белемнәрен күрсәтте.



Аннан соң, кагыйдә буларак, кызлар бер бүлмәдә, малайлар бер бүлмәдә үзләренең догаларны яттан сөйләү һәм китаптан укый алу осталыкларын күрсәтте. Ә инде мәчет һәм мәдрәсә мөгаллимнәреннән торган хөкемдарлар балаларның чыгышларына дүрт төрле бәя бирде. Беренчесе баланың киеме - кызларның күлмәктә һәм яулыктан булуы, малайларның башларында түбәтәй булуы. Икенчесе Тәҗвид белән, кагыйдәләрне үтәп, дөрес һәм матур итеп укуларына карадылар. Соңгы бәя китапка карап укуга куелды, чөнки кайберләре карап укый белә, ә кайсылары исә яттан гына сөйли ала.

Җиңүчеләрне дүрт яшь төркеме буенча ачыкладылар.

Бәйге нәтиҗәләре



Малайлар (3-6 яшь):


1 урын – Мөслим Шәйхетдинов
2 урын – Мөһәммәт Хөснелгатин
3 урын – Нурислам Нуртдинов

Малайлар (7-9 яшь):


1 урын – Ямин Хәйдаров
2 урын – Ибраһим Ганиев
3 урын – Мөһәммәт Шагалиев


Малайлар (10-12 яшь):


1 урын – Ясин Хәйдәров
2 урын – Аяз Шәмсетдинов
3 урын – Мөһәммәт Гомәров

Малайлар (13-14 яшь):


1 урын – Мөһәммәт Кадыйров
2 урын – Ранир Юсупов

Кызлар (3-6 яшь):


1 урын – Ясминә Шаяхметова
2 урын – Хәнифә Вәлиева
3 урын – Сөембикә Шаяхметова


Кызлар (7-9 яшь):


1 урын – Мәрьям Шәмсетдинова
2 урын – Әминә Мирзянова
3 урын – Хәбибә Вәлиева

Кызлар (10-12 яшь):


1 урын – Мәликә Шаяхметова
2 урын – Фәридә Фарзиева
3 урын – Мәдинә Гөлҗанова

Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр бирелде. Калган балалар да бүләксез калмады. Аларга катнашучы сертификаты һәм бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм бергәләшеп уеннарда уйнап һәм чәй эчү белән тәмамланды.











Фотолар: Алабуга шәһәренең яшь журналистлар берләшмәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев