Логотип Идель
Бу – тема!

АКЫЛ КЕРӘ ДИГӘНДӘ ГЕНӘ... ЯКИ МИНЕМ АКЫЛ ТЕШЛӘРЕ БЕЛӘН КҮРГӘН МАҖАРАЛАРЫМ

Сәлам! Минем исемем Зилә, миңа 25 яшь һәм миндә бер акыл теше дә юк. Берсен дә калдырмадым! Кызгандым, әлбәттә! Үзеңнеке бит... Ләкин нишләтәсең...

Алдан кисәтеп куям – теш алдырганнан соң сезнең берничә көн ял булырга тиеш. Чөнки вакыйгалар төрле борылыш алырга мөмкин. Бит минеке кебек алагаем зур итеп шешәргә, мәсәлән!

Беренче акыл теше 20 яшьләрдә тишелеп чыкса, соңгысы әле башын да төртмәгән  иде. Һәм, чыгарга урын булмау сәбәпле, төртергә җыенмаган да булып чыкты.

Ә аларны «чүпләү» эше тешләремнең кәкрәюеннән башланды. Аскы рәттәге акыл теше чыкканда, үзенә урын җитмәгәч, калган тешләремне борды. Икенче чыккан акыл тешен инде ник алдырганымны да хәтерләмим. Өстәге тешләрем дә кәкрәймәсен, дип ахры.

Һәм менә астагы тагын бер теш бәреп чыкты, өстәгесе һаман күренми... Махсус сурәт (снимок) ясадык – теш бар, ләкин чыгарга җыенмый. Бер табиб «чыгарга урын бар, торсын» ди, икенчесе «алдырырга, урын юк» ди, ә мин тагын берсенә мөрәҗәгать итәргә булдым.

«Алдырырга!» – диде ул. «Урын бар кебек күренсә дә, урын юк, тешләр килеп төртелгән», – дип аңлатты. Әлеге сурәтне сезгә дә күрсәтми булдыра алмыйм.

Тешләр мәсьәләсендә миллиметрлар да зур роль уйный шул. «Вакытында алдырмасаң,  янәшәдәге тешләргә зыян килергә һәм аларны да алдырырга туры килүе ихтимал», – диде табиб.

Беренче ике тешне алдыру  берни булмаган икән...

22.12.2021

­­Тукталышта автобусны көтеп-көтеп тордым да, булмагач, такси белән стоматологиягә килеп җиттем. Андый-мондый борчулар да, курку да юк кебек. Әле Инстаграмга «бүген бу икәүдән арынабыз» дип сториз да кертергә өлгердем. Чын күңелемнән табибка ышанып, тешләремне аңа тапшырдым. Һәм...

Курку табибның: «Борчылмыйсызмы? Мораль яктан әзерме?» – дигән сүзләреннән соң барлыкка килә башлады. «Әзер», – дип җавап кайтарам. Үзем: «Әзерме соң мин?» – дип уйлыйм. Укол, тагын берне һәм тагын...

– Максималь дәрәҗәдә авырту тоюны туктатам торган уколлар кадыйм, - дип аңлатып бара табиб.

Табиб үзенең эшенә тотына. Мин чыннан да берни сизмим. Вакыт-вакыт үземнең теш табибында ятканымны бөтенләй онытам. Уйлар әллә кая еракларга алып кереп китә...

Табибка шактый азапланырга туры килде – тешләр зур авырлык белән алынды. Организмым «акыл керә дигәндә... нишлисең син?» дип бик озак тартышты булса кирәк.

– Кайнар һәм салкынны ашамаска, эчмәскә, төкеренмәскә, – диде табиб, – төчкергәндә рәхәтләндереп төчкерергә – тыелмаска.

Шактый гына түгәрәк суммамны калдырып, клиникадан чыктым. Кайтканда таксины кызыл автобуска алыштырырга туры килде. Чыкканда да, өйгә кайтканда да кәефем әйбәт иде әле... «Обезбол»ның тәэсире чыга башлаганчы... Ә аннан... Бит шешәргә, теш алган урыннар сызларга тотынды...

23.12.2021

Йокымнан уянып, көзге каршына килеп бассам...  Битем шешепме шешкән! Кыяфәт куркыныч! Әле ярый беркая барасы юк! Бу нормаль күренешме-юкмы икәненә инану өчен табибка язам һәм үземнең «чибәр» кыяфәтле фотомны юллыйм:

– Тәк, тынычлыкны саклыйбыз. Бу  - нормаль күренеш. Дүртенче көнгә шеш кими башлаячак.

– Шешне тизрәк бетерүнең ысулы юкмы? Бүген бит әле икенче генә көн! Иртәгә ни булыр!? – дип эмоцияләргә биреләм.

– Юк, монда сезгә бары вакыт кына ярдәм итәчәк. Борчылмагыз. Барысы да яхшы булачак.

...Табиб язган даруларны эчәм, алар арасында антибиотик та, авыртуны баса торганы да бар. Соңгысын чыдар хәл калмаганда эчеп куям. Чөнки хәтта су эчкәндә дә теш (дөресрәге, тешне алган урын) үтереп сызлый...

Кичен табиб хәлемне белеп яза:

– Бар да яхшымы?

– Әйе, ләкин мин авызны ача һәм чәйни алмыйм...

– Диета! Ашказаны өчен бик файдалы.

– Әйе, ләкин мин ул ашны чәйнәмичә генә йотам... Дөресен генә әйтәкәндә, әлеге адымга баруыма үкенә башладым.

– 2 теш урынына 4 теш аласы була иде. Менә шул вакытта үкенер идегез.

24.12.2021

Мин «яту белән тату» режимында. Бер нәрсә эшләргә хәл дә, теләк тә юк. Хәтта кибеткә дә чыгасы килми. Бу кыяфәт белән, син шту... Шешнең көннән-көн өреп кабарткандай зурая баруына инде ияләшә башладым. Ут яктысында ялтырап тора!

25.12.2021

Шеш кими башлады! Ләкин һаман да шулпада яшим, чәйни алмыйм.

1.01.2022

Куркып кына авызыма кыяр кабам. Чәйнәп була! Авыртмый! Көне буе рәхәтләнеп ашыйм! Белсәгез рәхәтлекләрен!

7.01.2022

Табибка бардым – җепләрне алдырдым.

9.01.2022

Кич. Тешемне нәрсәдер борчый. Бер урында җепнең алынып бетмәве ачыклана... Минем реакцияне сөйләп тормыйм...

11.01.2022

Авызымдагы соңгы кисәк җеп алына. Авызым бәхетле! Мин бәхетле!

14.01.2022

Барысы да яхшы. Вакыт чыннан да дәвалый! Шушы язманы әзерләп утырыш. Чыннан да бетте бит ә! Мәңге бетмәс төсле иде! Курыкмагыз, дуслар! Бу язманы куркытыр өчен түгел, сезне мораль яктан әзерләр өчен яздым. Һәр организм төрле. Сезнең очракта барысы да бик җиңел узып китәр, бәлки? Ә инде киресенчә булса, син беләсең – БАРЫСЫ ДА ҮТӘ, БУ ДА ҮТӘЧӘК.

Югарыда язылганнар хәтта акыл теше дә булмаган бер кызның хисләр тулы язмасына гына кайтып калмасын өчен, теш табибы Исрафилов Рамид Изамиддин улының акыллы киңәш, фикерләре белән дә уртаклашам:

– Акыл  тешен бөтен кешегә дә алдырырга кирәкме?

Юк, бөтен кешегә дә алдырырга кирәкми. Аның ничек үсүенә игътибар итү кирәк. Шуңа мин пациентларыма 3D сурәт ясарга киңәш итәм. Күп вакытта 14-15 яшьләрдә үк акыл тешенең ничек үсүен күреп була. Шуннан чыгып, теш үз урынындамы, дөрес үсәме, кариес башланмаганмы – барысын да ачыкларга мөмкин. Нормадан тайпылыш күренсә, акыл тешен алдыру кирәк, бу тагын да катлаулырак хәлләр килеп чыкмасын өчен эшләнә.

Әгәр инде тешләр туры, дөрес итеп чыкса һәм аларга чыгу өчен урын җитәрлек булса, аларны алмыйбыз.

Акыл тешен алдырырга кирәклеген берәр симптом аша аңлап буламы?

Еш кына кешеләр теш авырта диләр, әмма кайсы теш икәнен аңлый алмыйлар. Моңа акыл теше сәбәпче булырга мөмкин. Ул еш кына башка тешләрне дә, казналыкны да авырттыра.

Акыл тешен алдыруга ничек тә булса әзерләнергә кирәкме?

– Әллә ни әзерләнәсе юк инде (көлә). Миннән бер генә киңәш: акыл тешен алдырганнан соң сезгә берничә көн ял кирәк булачак. Шуңа күрә алдыруны яллар алдыннан яки каникул вакытына планлаштырыгыз. Табибка ышаныгыз – иң мөһиме шул.

Тешне алдырганнан соң нәрсәләр эшләргә ярый һәм ярамый?

1,5 сәгать ашарга, эчәргә ярамый. Авыз чайкарга, төкерергә киңәш итмим – бу рәвешле тешне алган урындагы куерыкны төкереп ташлый аласыз. Һәм шул рәвешле төзәлү вакыты озакка сузылачак. Кайнар эчемлек, ризыктан, душ, мунчадан, физик эштән тыелып тору мөһим. Йоклаганда акыл тешен алган якка ятып йокларга ярамый. Ә иң мөһиме – теш алдырган урынны актармыйбыз!

Еш кына теш алдырганнан соң бит шешә. Андый вакытта нишләргә?

Теш алдырганнан соң беренче 3-4 көндә битнең шешүе – нормаль күренеш. Гадәттә, дүртенче көнгә ул бетә башлый. Иң мөһиме – паникага бирелмәскә. Табиб белән элемтәгә чыгарга кирәк, бар да яхшы булуына инану өчен барып күренеп кайту яхшы булыр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев