Логотип Идель
Бу – тема!

«АКЫЛ ФАБРИКАСЫ»ННАН 100 ИДЕЯ

Бу шимбәдә, «Татарча диктант» акциясеннән соң, «Татар телен яңача укыту» темасына багышланган «Акыл фабрикасы» белем бирү һәм проектлар төзү мәктәбенең икенче көне узачак. Төп тема – «Татар мәктәбе үсешенә 100 идея» булачак. Чарада берничә ай дәвам иткән тикшеренүләрнең нәтиҗәләрен яктырту, дөнья тәҗрибәсен истә тотып, татар мәктәбенең киләчәге турында сөйләшү, идеаль татар мәктәбе һәм, гомумән, төрле модельлар булдыру көтелә.

«Акыл фабрикасы» киң җәмәгатьчелекнең тәкъдимнәре нигезендә киләчәк татар мәктәбе концепциясен тәкъдим итү белән тәмамланачак, дип көтелә. Чарада татар теле укытучылары, мәктәп директорлары, галимнәр һәм студентлар катнашачак.

СПИКЕРЛАР


Социолингвист, Каталония, Шотландия, Уэльс, Чуашстан, Татарстан милли мәгариф системаларын өйрәнүче галим Эктор Алос-и-Фонт дөньяда төбәк телләрдә белем бирү тәҗрибәсе турында сөйлиячәк.

Татарстан республикасының Фәннәр Академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Тарих һәм милли мәгариф теориясе үзәге җитәкчесе Марат Гыйбатдинов һәм мәктәп директорлары Татарстан тәҗрибәсе белән таныштырачак.

Мәктәп оештыруның уңышлы тәҗрибәсе белән Казан шәһәренең 4 гимназия-интернат укытучысы Искәндәр Набиуллин һәм «Бала-сити» халыкара мультилингваль мәктәбе директоры Альбина Насырова бүлешәчәк.

Мәктәптә креатив киңлек булдыру белән Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының архитектура һәм дизайн институты директоры Карина Нәбиуллина таныштырачак.

Чыгышларын укудан буш вакытка, проектлар эшчәнлегенә Казанның 2 нче лицей-интернаты һәм алдынгы сәләтләрен күрсәткән балалар өчен «СОлНЦе» интернат-мәктәбе вәкилләре багышлаячак, фәннәрне укытуда яңа форматлар, дәресләргә күзәтүне исә инженер лицееның директор урынбасары Индир Халиков ясый.

Мәктәптә шулай ук Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты «Икетеллелек ретроспективасы» темасына багышланган күргәзмә тәкъдим итәчәк.
Чараны оештыручылар:

Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татарстан республикасының

Мәгариф һәм фин министрлыгы, Татарстан республикасының Мәгарифне үстерү институты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев