Логотип Идель
Бу – тема!

Айфонга ия булу өчен йолдыз карау да җитә!

Яңа айфон. Дубайга ялга барып кайту. Хаски белән танышу. Яхшы югары уку йортына керү. БДИда һәр фән буенча 100 бал җыю. Влогыңда 5 000 000 язылучы.

Синең дә якын киләчәккә текләкләрең шушындыймы? Ә аларның бик җиңел генә тормышка ашуын телисеңме? Дустым, бу бит бик җиңел – йолдыз атылганны көтеп торасың да, теләгеңне телисең. “Аның кадәр йолдызны кайдан табыйм?” диярга ашыкма, нәкъ менә бүгенге төндә синең бер дигән мөмкинлегең бар – күк аязган очракта Геминидлар агымын күзәтергә мөмкин. Ә бу йолдызлар яңгыры дигәнне аңлата!

Гадәттә әлеге агым Җир күгендә ел саен 4-17 декабрьләрдә “кунак була”. Аның иң көчле “дулкыннары” 14 декабрьгә каршы төндә көтелә. Сәгатенә 120 метеорга кадрә күзәтеп булачак икән, дустым. Күз алдыңа китер, сәгать саен 120 теләк тели аласың!

Әлеге агым – “атылучы” йолдызлар саны буенча иң рекордлысы: әйтик, 2011 елда аларның саны сәгатенә 200дән артып киткән. Үзенчәлекле ягы да бар икән геминидларның – алар күк йөзен аркылыга кисүче сызык кебек түгел, ә үтә якты йолдыз кабынган кебек күренәләр. Моңа агымның Җирне артыннан куып барган үзенчәлекле хәрәкәт траекториясе сәбәпче.

Йолдызлы яңгырын күкнең көньяк өлешеннән эзләргә кирәк, аеруча ул сәгать төнге 2 ләрдән соң активлаша. Күзәтүләр өчен иң яхшысы – эре шәһәр утларыннан читтә булырга кирәклеген әйтеп торырга кирәкмидер.

Геминидлар агымын 1862 елда ачалар. Аларның нигезе дип саналган Фаэтон астероидын галимнәр 1983 елда гына күрәләр. Геминидлар агымын тәшкил иткән элементлар 1000 еллык тарихлы дип санала. Димәк, алар әле Казанга нигез салынуга шаһит булганнар. Теләкләреңне онытмас өчен яттан өйрәнеп ал да, дустым, ашык йолдызлар атылганын карарга!

Искәндәр ХӘБИБУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев