Логотип Идель
Бу – тема!

«5 СЕКУНД» КАГЫЙДӘСЕ:БЕР ЭШ ТӘ КАЛМАЯЧАК!

Юкны бушка аударып, бүгенгене иртәгәгә калдырып, калган эш өстенә карлар яудырып йөрисеңме? Алайса бу язма нәкъ менә синең өчен! 1, 2, 3, 4, 5.! 5 кә хәтле саныйбыз һәм эшкә тотынабыз!

Нинди кагыйдә соң ул?

Кагыйдәнең эчтәлеге мондый: теләсә-кайсы эшкә тотыну өчен нибары 5 секунд вакыт җитә, ягъни бишкә кадәр саныйбыз һәм эшкә тотынабыз. Бу кагыйдәгә таянсаң, хәтта эшлисе килмәгән нәрсәләрне дә эшләргә була.

Әлеге кагыйдә ничек эшли?

“Нинди сәер кагыйдә бу?” – дип уйга калдыңмы? Булмастай эш кебек тоеламы? Практика нәкъ киресен раслый. Бу кагыйдә ничек эшли соң? Аның эффективлыгы нидә?

1. 5кә кадәр санаганда баш мие “5”лене финиш итеп кабул итә. Шуңа өстәп “Алга!” дип тә кычкырып җибәрсәң, эшкә тотыну тагын да җиңелрәк булыр.

2. Кем генә үзен алдалаганнарын яратсын? Үзеңне-үзең алдалавы бигрәк тә сәер булыр иде. Әгәр үзеңә: “5кә кадәр санагач, эшкә тотынам”, - дип вәгъдә итсәң, бу үзенә күрә бер энергетик этәргеч булачак.

Кагыйдәне ничек итеп кулланырга?

Классик мисал – будильник белән уяну. 5 минут саен аны күчереп ятканчы, 5кә кадәр санагыз һәм сикереп торыгыз!

Бу кагыйдәне тормышның бик күп өлкәләрендә кулланырга була. Мисал өчен:

– Берәр кешегә кычкырасы килгәндә 5 кә кадәр санагыз. Санап бетергәнче, тынычланып өлгерәчәксез.

– Берәр проектка тотына алмыйча йөргәндә дә әлеге кагыйдә ярдәмгә килә. Диплом эшеңә тотына алмыйсыңмы? 5, 4, 3, 2, 1! Документны ач һәм яза башла.

– Берәр кешегә шалтыратырга куркып йөрисеңме? 5кә хәтле сана һәм шалтырат.

Табибка языла алмыйча йөргәндә дә шушы кагыйдәне куллан.

Ничек телисез шулай, кайчан телисез шунда кулланыгыз. Кагыйдә сезгә вак-төяк эшләрдә дә, җитди карарлар кабул иткәндә дә ярдәм итәр. Иң авыры – беренче адымны ясау. Аннан соң алай ук куркыныч булмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев