Логотип Идель
Бу – тема!

3D АНИМАЦИЯ, ТАРИХ, ТУЛГАН АЙ: БОЛГАРДА «КАРА ПУЛАТ» ОПЕРАСЫ КҮРСӘТЕЛДЕ

12-13 нче август көннәрендә Болгар музей-тыюлыгы территориясендә «Кара пулат» операсы күрсәтелде. Моңарчы бары тик театрда гына күрсәтелгән спектакль ачык һавада, тарихи урында куелды. Опера open-air форматында узып, меңнән артык тамашачыны җыйды.

Чараны Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев ачып җибәрде:

«Котлыйм! Бу чыннан да эпохаль көн. Болгарны бөтен дөнья тануы да, аның ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасына керүе дә милләтебезнең тырышлыгы белән бәйле. Нәрсә генә эшләсәк тә бар башлаганыбыз килеп чыга, чөнки без ул эш белән янабыз!»

«Кара пулат» операсы 2015 елда Татарстан Республикасының дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев җитәкчелегендәге «Яңарыш» фонды ярдәмендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында куелган иде. Бу елгы премьера Идел буе Болгар иленең ислам динен кабул итүенең 1100 еллыгына туры китерелде. Ә операны Болгар җирендә кую – оештыручыларның күптәнге хыялы һәм максаты. Һәм, ниһаять, ул хыял чынга ашты!

«Кара пулат» операсының нигезендә – Аксак Тимер гаскәрләре тарафыннан яндырылган унике кыз турындагы риваять. Опера өчен либреттоны Ренат Харис, ә музыканы Эльмир Низамов язган. Спектакльнең режиссеры Илгиз Зәйниев.

«Кара пулат»ны ачык һавада күрсәтү, чыннан да, бик уңышлы алым булды. Спектакль барышында тамашачы үзен спектакль караган кебек түгел, ә тарихи вакыйгаларда катнашучы итеп тойды. Чөнки саф һава, 3D анимация, һәм күтәрелеп килә торган тулган ай тарихи мохитне тудырды. Актерларның уйнавы да югары дәрәҗәдә иде.

Тамаша Кара пулатның эч ягы буйлап төзелгән сәхнәдә һәм ачык җирдә барды. Оркестр өчен махсус оркестр чокыры ясалган иде. Ә иң мөһиме опера Кара пулатның үзенә бернинди зыян да китермәде. Оештыручылар әйтүенчә, спектакльне куйган вакытта тарихи объектка максималь рәвештә сакчыл караш булган. Ә артистлар исә Кара пулат аларга эшләргә энергия, көч бирә дип белдерделәр.

Төп рольләрнең берсен башкаручы Илгиз Мөхетдинов:

«Мондый open-air форматындагы чараларны бөтен дөньяда уздырып торалар. Татарстанда да аларның шундый югары дәрәҗәдә куелуы бик сокландыра. 12-13 гасырларда төзелгән тарихи бинабыз исән чакта аңа яңа сулыш биреп, мондый чаралар үткәрү бик кирәк һәм ул бик уңышлы узды. Бүгенге көнгә Кара пулат янында басып, шундый искиткеч музыка башкаруым белән мин бик горур.»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев