Логотип Идель
Бу – тема!

2021-2022 ЕЛ КАБУЛ ИТҮ КОМИССИЯСЕ: НИЧЕК? КАЙЧАН?

Июль башы! Димәк, бүген югары температура урамда гына түгел, ә вузларда да хөкем сөрә. Чөнки кабул итү комиссиясе әгъзаларының хәзер иң кызу вакыты: гаризалар кабул итү, документлар рәсмиләштерү, шәхси эш формалаштыру, абитуриентларга шәхси кабинет аша документларны дистанцион тапшыруда ярдәм итү...

20 июньнән Россия югары уку йортлары "бакалавриат" һәм "специалитет" программалары буенча документлар кабул итә башлады. Искәртеп узарга кирәк: 2021-2022 уку елына Татарстан вузларына 20 меңнән артык бюджет урыны бүлеп бирелгән. Бу узган ел белән чагыштырганда 20%ка диярлек күбрәк. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

“Шул исәптән 200гә якын урынны дәүләтнеке булмаган югары уку йортлары алды, – дип сөйләде Мәгариф һәм фән министры. – Быел бакалавриат һәм специалитет белем бирү программалары буенча укырга кабул итүнең контроль саннары сизелерлек артты”.

Һадиуллин, гадәттәгечә, федераль бюджет хисабына кабул итүнең контроль саннары буенча Казан федераль университеты, Казан милли тикшеренү технология университеты, Казан милли тикшеренү техник университеты һәм Казан дәүләт энергетика университеты лидер-вузлар булып торуын ассызыклады.

“Бюджет урыннарының күбесе инженер-техник әзерлек юнәлешләренә һәм педагогикага туры килә. Бу – мәгариф һәм педагогик фәннәр, информатика һәм исәпләү техникасы, химия технологияләре, электр һәм җылылык энергетикасы, машина төзелеше кебек эреләндерелгән белгечлекләр төркемнәре”, — дип билгеләп үтте министр.

Быел Татарстанда 44 вуз һәм аларның филиалы абитуриентлар кабул итә. Югары уку йортларында кабул итү кампаниясе 20 июньдә башланды һәм көндезге бюджет формасына 17 августка кадәр дәвам итәчәк.

Шулай ук 2021-2022 уку елына кабул итү кампаниясендәге төп үзгәрешләрне дә билгеләп үтик:

1. Абитуриент бер үк вакытта 5 югары белем бирү оешмасына гариза бирә ала. Шул ук вакытта чыгарылыш сыйныф укучыларына 10 төрле юнәлеш буенча документларны тапшыру мөмкинлеге бирелгән. Элек, мәсәлән, абитуриент документларны бары өч белгечлек буенча гына тапшыра ала иде.

2. Конкурс исемлегендә хәзер укырга керүчеләрнең исем-фамилиясе күрсәтелмәячәк. Моның урынына СНИЛС номеры яки абитуриентның уникаль коды теркәләчәк.

3. Вузларга керүнең "икенче дулкыны" гамәлдән чыгарылды. Әгәр элек беренче этапта бюджет урыннарының 80% тулса, икенче этапта калган 20% ы тулысынча тутырылса, хәзер абитуриентлар бер этап эчендә генә кабул ителәчәк.

4. Беренче чиратта, югары уку йортлары олимпиада җиңүчеләрен, ташламалары булган яки максатчан юнәлештәге абитуриентларны (целевик) кабул итәчәк. Калган кешеләр конкурс исемлегеннән төп бюджет урыннарына кабул ителәчәк. Конкурс исемлекләре көнгә кимендә биш тапкыр яңартылачак, бу абитуриентларга рейтингта үз позицияләре турында актуаль мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк. Искәртеп узарга кирәк: башка елларда мондый яңартуны көнгә бер генә тапкыр уздыралар иде.

Сүз уңаеннан, күпләр быелгы кабул итү кампаниясе, эпидемиологик вәзгыятьне тотрыкландыруга бәйле рәвештә, тынычрак режимда узачак, дип саный. Шул ук вакытта, узган ел сынау узган барлык яңалыклар, шул исәптән документларны читтән торып тапшыру да кулланылачак!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев