Логотип Идель
Бу – сер!..

«ДУСТЫМ МӘХӘББӘТ АҢЛАТТЫ»

«2 яшькә кечерәк дус егет көтмәгәндә мәхәббәт аңлатты. Без аның белән төрле темаларга рәхәтләнеп сөйләшә алабыз. Бергә күңелле, ләкин мин аны егетем буларак күрмим. Дуслыкны да бозасы килми. Нишләп карарга икән?»

Аноним, 18 яшь

 

Алсу Талибуллина-Фролова, психолог:

– «Кыз белән егет арасында дуслык була аламы, юкмы?» – бу сорау бик күпләрне уйга калдыра. Дуслык булган очракта да, шул дусларның берсенең яшерен генә яратып йөрүе – гадәти хәл, чөнки табигать законнары шундый. Ул дустың белән киләчәктә сөйгән ярлар булыргамы, гаилә корыргамы, юкмы – анысы инде синең гаилә кыйммәтләренә булган карашыңнан тора.

 Гаиләдә синең өчен нәрсә мөһим? Ялкынлы мәхәббәтме, үзара аңлашып яшәүме? Әллә икесе дәме? Кемдер шулай, якын дусты белән тормыш корып, бәхетле була. Кемдер зур, ялкынлы мәхәббәт кирәк, ди.

Болай да булырга момкин: егет белән кыз гашыйк булып, гаилә кора, әмма икесе ике галәм кешесе булып чыга. Нәтиҗәдә, гашыйк булу чоры үткәч, бер-берсен аңламый башлыйлар.

Үзеңне аңлаучы, авыр чакта ярдәм итүче дус табу – ул бик зур байлык. Яхшылабрак кара, үз йөрәгеңнән сора: ни өчен син ул дустың белән үзеңне яхшы хис итәсең? Бәлки, күнелеңдә инде хисләр яралгандыр?

Шулай ук мондый исемлек язарга тәкъдим итәм: синең сөйгән егетеңдә нинди сыйфатлар булырга тиеш? Кайсы яхшы яклары өчен син егеткә гашыйк булыр идең, кайсы тискәре якларын кабул итә алыр идең? Аннары чагыштырып кара: ул сыйфатлар синең дустыңда бармы?

Дустыңны егет итеп күрмәсәң, ачыктан-ачык сөйләшегез, аңлашыгыз. Ул үз идеалларын аңлатсын, син үз идеалларыңны тасвирлап күрсәт. Чынлап та дуслык җепләрегез көчле булса, бер-берегезне аңларсыз, кичерерсез. Бар да сезнең кулда.

 

Илнат Фәрхуллин, җырчы, әти кеше:

– Статистика мәгълүматларына күз салсак, яшьтән дус булып йөргән егет белән кыз өйләнешсә, аларның бәхетле пар булу ихтималы зуррак. Алар күп еллар бер-берсен белә, бер-берсенә ияләнгән була. Аларга яшәү, тормыш алып бару да җиңелрәк биреләчәк. Шуңа күрә нишләп йөреп карамаска? Күктәге торнага алданып, кулыңдагы чыпчыкны ычкындырырга мөмкин бит.

Нәфисә Вәлиева, укучы:

– Ул синдә аңа карата мəхəббəт хисләре булмаганны белəме соң? Бəлки, синең дустанə мөнəсəбəтең артында мəхəббəт бардыр. Əгəр булмаса, син аңа турысын əйт. Дуслар икəнсез, бер-берегезне аңларсыз, кичерерсез, чын дуслар шулай итə.

Салават Кадыйров, студент:

– Мина калса, бу очракта дустыңа барысын да матур итеп аңлатырга кирәк. Ләкин моны араларны өзмичә, мөнәсәбәтләрне бозмыйча гына эшләү мөһим. Шуңа охшаш вакыйга минем белән дә булган иде. Мәктәптә укыганда, шулай сөйләшеп йөргән, дус булган кызга гашыйк булдым. Озак түзеп йөргәч, үзенә әйттем. Әмма дустым миңа: «Миндә сиңа карата дуслык хисләре генә, якын дуслар булып калыйк», – дип  җавап бирде... Мин барысын да аңладым. Азрак күңелем төште анысы. 4 еллап вакыт узды инде, аның белән әле дә бик якын дуслар без. Ул чакта дөресен әйткәнгә мин аңа бик рәхмәтле. Дуслыкны саклап калды.

Рәдифә Ногманова, журналист, әни кеше:

– Мәктәптә укыган чакта олимпиадада бер егет белән таныштык. Казанга укырга килгәч, яныма килеп йөри башлады. Мин дусларча кабул итәм моны. Дус кызлар: «Син аның үзеңне яратып йөргәнен күрәсеңме соң?» – диләр.  «Ул бит миннән кечерәк, энем кебек бит ул миңа», – дим. Үземә олырак егетләр ошагач, шулай кабул иткәнмен инде мин аны. Бер килде, ике килде. Килгән саен күчтәнәчләр ташый. Берсендә кызлар белән дискотекага чакырды. Кызлар кереп китте, без аның белән икәү урамда калдык. Шулай басып торгач, «ярый, керәм», – дим мин. «Тукта, сөйләшик инде», – ди. «Сөйләштек бит инде, керәм, тагын нәрсә сөйләшәбез?», – дидем. Барыбер әйтәсе килгән сүзен әйтә алмады ул. Шул килүдән соң бүтән күренмәде. Үпкәләп китте бугай. Аны үпкәләтүем күңелдә төер булып калды. Хат та язып карадым, җавап килмәде.

Әгәр дустың чыннан да ышанычлы, яхшы икән, нигә әле аның яратуын кабул итмәскә? Йөрәгеңә якын китерә алмасаң, дусларча мөнәсәбәтләрне саклау ягын карарга кирәк. 2 яшь зур аерма түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X