Логотип Идель
Белми калма

YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЕКАТЕРИНБУРГТА ШОУКЕЙС ӘЗЕРЛИ

24 июнь Yummy Music лейблы Екатеринбург шәһәрендә уза торган Ural Music Night фестивалендә заманча татар музыкасы шоукейсын оештыра.

Россия күләмендә уздырыла торган Ural Music Night (Екатеринбург) музыкаль фестивалендә тәүге тапкыр барлык актуаль татар музыкасын бер сәхнәдә ишетеп булачак. Yummy Music инди-лейблы резидентлары биш сәгатьлек программа әзерли. Шоукейс Уен спорт төрләре сарае каршында (Олимпийская набережная, 3) узачак. 24 июнь 20:30дан төнге сәгать 01:00гә кадәр әлеге мәйданда УСАЛ, GAUGA, Juna, ОММАЖ, URTIC, qaynar, Shanu, Malsi Music һәм Ilgiz чыгыш ясаячак. Шоукейсның барлык катнашучылары быел яңа альбом чыгарып өлгерде, кайберләре исә өр-яңа, музыкаль мәйданчыкларга әле чыгарылмаган материалларын башкарачак.

Аннан тыш, шул ук сәхнәдә, 18:30-20:30 сәгать аралыгында башка шәһәрләрдән килгән төрле бәйсез артистларны, Marat Taturas, Feal, Arkey June, URAANны күреп һәм ишетеп булачак.

Ural Music Night  –  Екатеринбургның 100 мәйданчыгында Россия һәм чит илдән килгән 2500 музыкантны берләштерүче илкүләм фестиваль. Аның катнашучылары –  музыка өлкәсендә беренче адымнарын гына ясаучы һәм танылырга өлгергән, төрле жанрларда уйнаучы музыкантлар. Быел Ural Music Night фестивале хедлайнерлары арасында МакSим, Курара, Свидание, Татьяна Овсиенко, Песняры, Eilenkrig Crew, Запрещённые Барабанщики һәм башка артистлар бар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев