Логотип Идель
Белми калма

«ЯШЬ ПРОФЕССИОНАЛЛАР» ЧЕМПИОНАТЫ СТАРТ АЛА

Татарстанда Worldskills хәрәкәте актив рәвештә үсүен дәвам итә. Бүген, 15 ноябрьдә Татарстан Республикасының «Яшь профессионаллар» төбәк чемпионаты старт ала. Анда 1803 кеше катнашачак. Һәр ел компетенцияләр арта бара, быел исә аларның саны инде 257гә җитте. Шулай ук елдан-ел Казаннан читтә булган ярышлар мәйданчыклары саны да артканнан арта, бу елны WorldSkills хәрәкәтенә Арча һәм Саба районнары кушылачак.

Worldskills хәрәкәтенең әһәмияте зур. Бу хакта Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры  Илсур Һадиуллин да әйтеп узды:

«Worldskills эгидасы астында узган ярышлар яшь белгечләрнең һөнәри дәрәҗәсен күтәрергә, иң яхшы халыкара практикаларны өйрәнергә, конкуренциядән курыкмаска, үзүсеш өчен яңа ысуллар табарга мөмкинлек бирә. Әмма беренче чиратта Worldskills чарасында катнашу төбәк икътисадын үстерү өчен төп бурычларның берсен хәл итәргә югары квалификацияле кадрлар әзерләүне тәэмин итәргә ярдәм итә»,  диде ул.   Һадиуллин сүзләренчә, чемпионатны уздыру өчен 68 мәйданчык җәлеп ителгән, алар республиканың югары уку йортларында, колледжларында һәм мәктәпләрендә урнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев