Логотип Идель
Белми калма

XIX-XX ГАСЫР КУРЧАКЛАРЫ ҺӘМ УЕНЧЫКЛАРЫ КҮРГӘЗМӘСЕНӘ КИЛҮ ӨЧЕН 6 СӘБӘП

16 декабрьдә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Балачак тарихы. XIX-XX гасыр курчаклары һәм уенчыклары» дигән Яңа ел күргәзмәсе ачыла. Ул 14 гыйнварга кадәр эшләячәк. Ни өчен син бу күргәзмәне күрергә тиеш? 6 сәбәпне язмада җыйдык!

1. Күргәзмәдә уникаль курчак музее фондыннан 400 дән артык әйберне күрә алачаксың. Коллекция белән аудиогид таныштыра.

2.Экспозициядә Россия империясе, СССР, Германия, Франция, АКШ, Германия Демократик Республикасы фабрикалары ясаган борынгы курчаклар һәм уенчыклар тәкъдим ителә.

3. Анда карнавал костюмнарындагы зур курчаклар, кесә фарфор курчаклары, фарфор, пыяла һәм металлдан ясалган антиквар курчак сервизлары, сюрприз һәм үз кәгазь чыршысы белән 100 яшьлек немец Раштуа бабае булачак.

4. Күргәзмәнең бер бүлеге популяр һәм сирәк совет курчакларына һәм уенчыкларына багышланган. Алар – агач-пычкы чүбе массасыннан, полиэтиленнан, целлулоидтан, мамыктан, тукымадан һәм металлдан эшләнгән әйберләр.

5. Экспонатларның күбесе талантлы сын осталары һәм рәссамнар тарафыннан ясалган. Сыннарның кулларында шундый ук уенчыклар тоткан балалар сурәтләнгән иске төссез фотолар белән тулыландырылган.

6. Кунаклар 1960-1970 еллар стилендә бизәлгән балалар бүлмәсендә була алачак. Анда бизәлгән чыршы тора, ә аның астында – машиналар, курчаклар, тимер юл, китаплар, диафильмнар һәм башка әйберләр. Бүләкләрне икешәр Кыш бабай һәм Кар кызы саклый. 

Фото Казан Кремленең рәсми сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев