Логотип Идель
Белми калма

«УРАМ»ДА ВЕЛОСИПЕДЛЫ ЭКСТРЕМАЛЬ ТУРНИР УЗАЧАК

13 апрельдә «УРАМ» экстрим-паркының эйр-паркында BMX һәм МТВ буенча турнир үтәчәк. Ярышның максаты – экстремаль спортны популярлаштыру, физкультура-спорт эшенең сыйфатын арттыру, яшьләрне даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү.

BMX һәм MTB – төрле трюкларны башкару өчен эшләнгән велосипедлар.

Ярышларда ике яшь категориясе кысаларында катнашырга мөмкин. Mlad – 5 яшьтән 14 яшькә кадәрге спортчылар категориясе,  Star исә – 15 яшьтән өлкәнрәк спортчылар өчен, анда спортчылар, һәвәскәрләр һәм төрле төбәк командалары вәкилләре катнаша ала.

Турнир барышында катнашучылар үзләренең иң көчле трюкларын күрсәтеп, бер-берсенә каршы торачак. Ярышлар җиңүчеләре судьялар коллегиясенең тавышлары белән билгеләнә. Һәр катнашучының үз трюгын күрсәтергә икешәр омтылышы булачак.

Ярышларның гомуми приз фонды 150000 сум. Катнашырга теләк булган очракта түбәндәге сылтама буенча теркәлергә кирәк.

Ярышлар турында тулырак мәгълүматны паркның телеграм каналында табып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев