Логотип Идель
Белми калма

Тынычлык турында син нәрсә беләсең?

15 февральдә Казан дәүләт энергетика университетында «Тынычлык территориясе» дигән кейс турниры узды. Татарстандагы терроризм, экстремизм профилактикасына багышланды ул. Чараны «Кадрлар резервы» катнашучысы Гүзәл Әмирханова оештырды. Аңлатып узабыз: кейс турниры – командалар арасында уздырыла торган ярышлар. Анда һәр төркем кейс форматында бирем ала һәм шуларны чишәргә тиеш була.

Чара дәвамында беренче курс студентлары, командаларга бүленеп, төрле темаларга булган сорауларга баш ваттылар. Һәр команда үзенең презентациясе белән чыгыш ясады. Чарада студентлар терроризмның асылын, аның максатларын карадылар, гадәттән тыш хәлләр вакытында куркынычсызлык нигезләренә төшенделәр.

Студентлар мәгълүматны интерактив юл ярдәмендә төшенде. Бу аларга терроризм темасын яңадан ачарга мөмкинлек бирде. Мисал өчен, «Интернет челтәрендә терроризм» кейсын чишкән вакытта яшьләр интернетта террористлар куллана торган төп юнәлешләр турында белде. Шул ук вакытта терроризмга каршы тору ысулларына да төшенде. Терроризм белән көрәшә торган оешмалар, аларның төп функциясе белән дә танышты.



Россиянең күп кенә шәһәрләрендә теракт турында ялган мәгълүматларның сәбәбен белде. Җитмәсә, мондый ялган мәгълүмат өчен җаваплылыкка да тартырга мөмкиннәр. Студентлар бу мәгълүматтан да читтә калмады.

«Кем, ни өчен һәм ничек террорист була?» дигән кейста яшьләр вербовкага тиз бирелүчән кешеләр төркемнәрен билгеләде. Аларны нинди алдау юллары белән бу пычрак ятьмәгә тартулары турында да белде. Яшьләр мохитендә экстремизм һәм терроризм очракларын киметү буенча профилактик чараларны да уйлап тапты.

Шулай итеп, КДЭУ студентлары хәзер терроризм, экстремизм турында мәгълүматлы булды, бу куркыныч күренешләрдән ничек сакланасын да белде.









Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев