Логотип Идель
Белми калма

«ЦИФРЛЫ ЛИКБЕЗ»: ИНТЕРНЕТ ЧЕЛТӘРЕНДӘ ҮЗ-ҮЗЕҢНЕ ДӨРЕС ТОТУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН ЯҢА ПРОЕКТ

Россия цифрлы үсеш министрлыгы Интернет челтәрендә цифрлы грамоталылык һәм куркынычсызлык күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән «Цифрлы ликбез» проектын эшләтеп җибәрә.

Проект җәйге каникуллар алдыннан мәктәп укучыларына, укытучыларга һәм ата-аналарга Интернет челтәрендә үз-үзеңне дөрес тоту сценарийлары, киберкуркынычларга җавап бирү ысуллары турында мәгълүмат җиткерәчәк. Ул «Саннар дәресе» проектының кушымтасы булып тора.

«Күптән түгел үткәрелгән сораштыру мәгълүматлары буенча, балаларның 82 проценты социаль челтәрләрдә таныш булмаган кешеләрдән дуслыкка гаризалар ала, балаларның 30 проценты кибербуллинг, аларның 14, ә өлкәннәрнең 38 проценты исә онлайн-мошенничество очраклары белән очрашкан. Күп кенә кешеләр үзләренең барлык аккаунтларына да бертөрле парольләр куя һәм беренче тапкан Wi-Fi челтәренә тоташа. «Цифрлы ликбез» проектының максаты – зарарлы контентны балаларның үзләренә билгеләргә, үзләре турында мәгълүматны аңлы рәвештә чыгарырга, шәхси публикацияләрдән файдалануны чикләргә һәм цифрлы мәдәниятне сакларга өйрәтү», – дип билгеләп үтте Россия цифрлы үсеш министрлыгының программаларны һәм проектларны координацияләү департаменты директоры Татьяна Трубникова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев