Логотип Идель
Белми калма

ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ ӨЧЕН ҖӘМӘГАТЬ КИҢЛЕКЛӘРЕН САЙЛАУ БУЕНЧА ТАВЫШ БИРҮ: ХӘЗЕР ЯШҮСМЕРЛӘР ДӘ ТАВЫШ БИРӘ АЛА

15 апрельдән 30 майга кадәр киләсе елда төзекләндереләчәк территорияләр өчен онлайн-тавыш бирү уза. Барлык теләгән кеше дә 2023 елга «Безнең ишегалды» программасына кертеләчәк ишегалды территорияләрен сайлап алуга йогынты ясый алачак. «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры урынбасары Венера Камалова 3087 ишегалды арасыннан үзең теләгәнен сайлап, тавыш калдыру мөмкинлеге тудырылганын әйтеп китте. Һәр район төзекләндерелергә яисә төзелергә тиеш дип тапкан җәмәгать киңлегенә (парк, скверлар) тавыш бирә ала.

Тагын шунысы да бар, үз тавышыңны бары тик бер тапкыр гына калдырып була. Шуңа күрә алдан яхшылап уйларга кирәк. Шулай ук хәзер үз фикереңне белдерү һәм үз районыңны үстерүдә актив катнашу мөмкинлеге 14 яшьтән рөхсәт ителә. Венера Камалова сүзләренчә, иң мөһиме – куркып калмау, чөнки һәр тавыш хәлиткеч булырга мөмкин. Биредә яшьләрнең катнаша алуы аларның мәнфәгатьләрен тормышка ашырырга ярдәм итәчәк.

Тавыш калдыру өчен, башта ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында теркәлергә, аннан әлеге сылтама буенча үтәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев