Татарстанның интернат йортларында тәрбияләнүче балалар өчен китап җыю башланды



Республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Татарстандагы интернат-йортлар өчен китаплар җыю буенча акциясен башлап җибәрде. Бу хакта бүген "Татар-информ" матбугат конференциясендә Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белдерде.




"Без оешмаларның китапханә фондын тулыландыру максатыннан китап җыю буенча аерым акция игълан иттек. Аны 15 сентябрьдән 1 ноябрьгә кадәр уздырабыз", – диде спикер.

"Башка министрлыктагы хезмәттәшләребезгә, преприятие һәм оешма вәкилләренә мөрәҗәгать итәбез: әгәр өегездә сезгә кирәк булмаган китаплар бар икән, бәлки кемдер күченәдер, без бик теләп бушка бу китапларны стационар оешмаларыбыз өчен кабул итәчәкбез", – дип өстәде министрлык башлыгы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 1 май 2021 - 14:19
    «БЕЗНЕҢ ӨЙДӘ ГЕЛ ЭШЛӘП ТОРЫРГА КИРӘК...» «Безнең өйдә шундый кагыйдә бар: син гел нәрсә дә булса эшләп торырга тиеш. Идән ю, өстәл җыештыр, гөлләргә су сип, кер төр, тик утырма гына... Берәр фильм карый яки китап укый башласам: «Эшең беттемени?» – дип килеп җитәләр. Минем ял итәсем, вакытны үзем теләгәнчә уздырасым килә. Әниләргә шуны аңлата алмыйм...»
    622
    0
    0
  • 8 май 2021 - 18:49
    НИЧЕК ШИГЫРЬНЕ РЕКЛАМАГА ӘЙЛӘНДЕРМӘСКӘ: КУКМАРА УКУЧЫЛАРЫ ИҖАТЫНА КҮЗӘТҮ Кукмара районына «Әйдә, киттек» проектын төшерергә баргач, яшүсмерләр безнең кулга бер өем шигырь китереп бирделәр. Ә без шигырьләр укырга яратабыз. Димәк, бу санда Кукмара районы яшь шагыйрьләренең иҗатларына күзәтү ясарбыз.
    267
    0
    0
  • 9 май 2021 - 09:55
    ҖИР ЙӨЗЕНДӘ ӘКИЯТ БАР! Җир йөзендә әкият бар Таңда исеп куя җил, Чал дулкынны куа җил —
    265
    0
    0

Блоглар