Логотип Идель
Белми калма

«ТАРХАН» БӘЙГЕСЕНЕҢ II СЕЗОН ФИНАЛИСТЛАРЫ БЕЛӘН – ЭКСКУРСИЯ ТУРЫНА! 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы 8-9 июль көннәрендә «Тархан» тарихи-мәдәни бәйгесенең II сезон финалистлары өчен ТР музей-тыюлыклары буенча экскурсия туры оештыра. Турда катнашучылар 8 июль 8:30да Казан федераль университетының төп бинасы каршында очрашачак.

Искәртеп узарга кирәк, әлеге бәйге өлкән сыйныф укучылары арасында үткәрелә. Бәйге Россия, Татарстан, төрки халыклар мәдәниятен һәм тарихын популярлаштыруга, уку культурасын алга этәрүгә, тарихи-мәдәни китапханә мирасына кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән.

Тур кысаларында бәйгенең II сезон финалистлары КФУ музейларында, Чистай дәүләт тарих-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгында, Биләр дәүләт тарих-археология һәм табигый музей-тыюлыгында, Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгында булачак. Балалар өчен экскурсияләр, шулай ук лекцияләр оештырылачак.

Исегезгә тәшерәбез, «Тархан» тарихи-мәдәни бәйгесенең II сезонында Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районыны «Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбе» укучысы Исхакова Илүзә Фәрит кызы җиңүче булды.

Икенче урынны Саба муниципаль районының «Рост» Шәмәрдән лицее» укучысы Нурмиева Ильвина Ирек кызы алды, өченче урынны «Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе» укучысы Рахматуллин Фәрил Факил улы яулады.

Сүз уңаеннан, бәйге финалистлары һәм җиңүчеләре ВУЗга кабул итү кампаниясе кысаларында КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтындагы «Төрки халыклар тарихы» укыту профиленә керү мөмкинлегенә ия булды. Исегезгә тәшерәбез, телепроектның беренче сезон җиңүчеләре өчен дә укырга керү хокукы  бар иде.

«Безнең өчен “Тархан” – уңышлы эксперимент, аны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы КФУ һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә үткәрә. Киләчәк үткән тарихны белүдән башлана һәм безнең өчен телепроект, беренче чиратта, төрки тарихны һәм мәдәниятне алга этәрүдән гыйбарәт. Шулай ук чит ил укучылары да бәйгедә катнашуга гариза бирсеннәр өчен берничә ил вәкилләре белән сәйләшүләр уздырдык. «Тархан»ның киләчәге зур дип уйлыйм», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының мәдәният министры Ирада Әюпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев