Логотип Идель
Белми калма

Су коену сезоны кайчан ачыла?

Татарстанда су коену сезоны әле башланмады, ә батып үлүчеләр саны инде 7 гә җиткән, 27 кешенең гомерен саклап кала алганнар. Яхшы хәбәр: соңгы 5 ел эчендә Татарстан сулыкларында батып үлүчеләр саны ике тапкырга кимегән. 2013 елда бу сан 185 булса, 2018 елда 97не тәшкил иткән.

Болар турында Татарстан республикасының кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр итте.

- Кешенең тәрбиялелек дәрәҗәсе үсте. Ел саен куркынычсызлык дәресләре, төрле акцияләр уздырабыз. Боларның да тәэсире юк түгел. Шул исәптән, хәзер мәгълүмат бик тиз тарала. Бер генә үлем, бәла-каза да ишетелмичә калмый, - ди ул .

Инспектор әйтүенчә, сулыкларда батып үлүнең төп сәбәпләре булып куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү, тыелган урыннарда су коену, исерек килеш су коену тора.

Бәла-казаларны кисәтү максатында махсус җиһазландылган урыннарда гына коену рөхсәт ителә. Әгәр җиһазландырылмаган, әмма су коену тыелмаган урын булса, коеныр алдыннан суның тирәнлеген, төбен тикшерү, куркынычсызлыгында инану сорала. Балаларга олылар күзәтүе астында гына суга керергә ярый.

Сүз уңаеннан, бу сезонда Татарстанда 3 яңа пляж ачылачак. Берсе Казанда, калган икесе Кама Тамагы һәм Минзәлә районнарында урнашачак. Шулай ук республика буенча берничә пляжны реконструкцияләү дә көтелә.

Бүгенге көндә Татарстанда 34 җиһазландырылган пляж бар. Аларның 8е су коену сезонына әзер. Быел ул 1 июньнән 31 августка кадәр дәвам итәчәк.

Зилә САБИТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев